20:15 "Көмеш каләм" №20 Каримов Ирек ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 8б сыйныф укучысы |
Милләтем,киләчәгем. Арттырмыйм да, киметмим дә шуныбел, Татар теле-энҗе, мәрҗән тулы тел. Моңлы тел ул, нурлы тел ул-туган тел. Баш очымда кояш булып тора гел. Һәрбер кеше үзенең милләте белән горурланадыр. Мин дә үземнең татар булуым белән, милләтемнең бер кечкенә генә йолдызы булуым белән бик горурланам. Татар милләте вәкилләре бөтен дөньяга таралган, алар кайларда гына яшәмиләр. Җир шарының һәрбер почмагында татар милләтеннән булган кешене очратырга була. Ләкин Татарстаннан бик еракта яшәсәләр дә, алар үзләренең тамырларын, нәсел җепләрен онытмыйлар. Туган ил яңалыклары белән кызыксынып, милләттәшләре белән даими аралашып торалар. Читтә яшәсәләр дә үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышалар. Балаларына, оныкларына туган телне өйрәтәләр, татар булулары белән горурланып яшиләр. Кызганычка каршы, без Татарстанда яшәсәк тә, арабызда үз туган телен начар белүчеләр, аны бөтенләй белергә теләмәүчеләр шактый күп. Татар милләтеннән булып та күбебез рус телендә сөйләшәбез. Ә бит татар телен өйрәнер өчен бездә барлык шартлар да булдырылган. Безгә татар теле мәктәптә өйрәтелә, туган телебездә тапшырулар, журнал-газеталар да җитәрлек. Ләкин, минемчә, туган телеңне яхшырак белер өчен күбрәк өйдә әти-әниләр белән сөйләшергә, әдәби китаплар укырга кирәк. Гаилә ул- тормышның нигезе, безнең җылы учагыбыз. Аның җылылыгы- изге туган телемдә. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк. Үзебезнең туган илебездә яшибез икән, ерак бабайлардан калган тел һәм матур гореф-гадәтләребезне без үк саклап калырга тиешбез дип уйлыйм мин. Мин үзем әти-әнием, әбием-бабаларым белән туган телемдә аралашам һәм киләчәктә балаларымның, оныкларымның да татар телендә сөйләшүен телим. Элек-электән татарларның бөтен дөньяга танылган шәхесләре бик күп булган һәм,гомумән,татарларның бик ярлылыры да гарәпчә укый- яза белгән. Ә инде Ризаэтдин Фәхретдин, Утыз Имәни, Габдулла Тукай кебек шәхесләр безнең милләтнең асыл ташлары, аларны бөтен дөнья белә. Хәзерге вакытта да безнең горурланырлык, бөтен дөньяга билгеле булган язучыларыбыз,җырчыларыбыз, галимнәребез, артистларыбыз, спортчыларыбыз бик күп. Киләчәктә, 2013 елда, булачак универсиада безнең Татарстаныбызның дәрәҗәсен тагын да биегрәк күтәрәчәк.Татар милләтенең киләчәге безнең кулда-яшьләр кулында! Киләчәгебез горурланырлык булсын өчен туган телебезне, тамырларыбызны онытмыйк! Каримов Ирек ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 8б сыйныф укучысы Укытучысы: Аглиева Гөлназ Фоат кызы |
|
Всего комментариев: 0 | |