20:12 "Көмеш каләм" №19 Гарипова Энҗе ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы |
Милләтем, киләчәгем. Киләчәкнең башы-бүгенгедә. Нинди шатлык картлык көнеңдә, Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә, Матур итеп туган телеңдә! Равил Фәйзуллин. Безнең милләт иң күп таралган милләтләрнең берсе. Шулай күп таралуына, татар халкы кайда гына яшәвенә карамастан үз телен, татар телен онытмаска, саклап калырга тырыша. Әби – бабайдан әти – әнигә,әти -әнидән – балаларга, оныкларга тапшырылып, татар теле гасырлар буе сакланып килгән. Татар халкы гореф–гадәтен югалтмаска тырышкан. Башка милләтләр белән аралашып алардан үзләренә күркәм гадәтләрне кабул иткән, үстергән, камилләштергән. Шул гасырлар буе сакланып килгән тел бүгенге көндә кризис кичерә, яшьләр татар телен оныта башладылар. Без күбрәк рус телендә сөйлибез һәм телне бөтенләй онытып барабыз. Бәләкәй балалар үзенең чын телен белмиләр, аның турында уйламыйлар да. Көннәр үткән саен кешеләр телләрен онытсалар, аларның киләчәге юк дип уйлыйм мин . Туган телнең зәгыйфьләнә баруы- ул милләтнең юкка чыга баруын күрсәтә . Милләт ул – теле булган халык .Туган тел язмышы–ул милләт язмышы. Татар милләтен юкка чыгудан саклап калу өчен, туган телебезне зәгыйфьләнүдән коткару өчен без тырышып укырга, татар телен тирәнтен өйрәнергә тиешбез . Гарипова Энҗе ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы Укытучысы: Аглиева Гөлназ Фоат кызы |
|
Всего комментариев: 0 | |