Главная » 2012 » Январь » 25 » "Көмеш каләм" № 17 Гайнетдинова Рәлинә ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 8б сыйныф укучысы
20:06
"Көмеш каләм" № 17 Гайнетдинова Рәлинә ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 8б сыйныф укучысы

Милләтем,киләчәгем.

 

Туган илкәй...

Бу исемдә язгы моңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт бер моң бар.

Бу исемдә- киләчәгем һәм үткәнем.

Туган халкым, туган илем, туган телем.

Минем милләтем-татар, мин үзем- мөселман кызы. Кечкенә генә йөрәгемдә ниндидер бер горурлык, шатлык нуры балкый кебек. Татар илендә туып, үз туган телемдә матур итеп сөйләшә алуыма беренче чиратта әти-әниемә, әби-бабаларыма рәхмәтлемен.

Ләкин бүгенге көндә телебезнең юкка чыгуы, яшьтәшләремнең туган телебездә аралашмавы бик кызганыч. Чөнки милләтнең саклануында тел- иң төп урыннарның берсен алып тора. Югыйсә татарча китаплар бик күп, телевизордан татарча тапшырулар даими алып барыла. Үз телеңдә сөйләшергә беркем дә комачауламый кебек.

Әгәр дә тарихка күз салсак, милләтебез иң югары үсеш чорын кичергән чорда- 20нче гасыр башында яшәгән, үзләренең укымышлылыгы, тирән фикерле хезмәтләре белән Рәсәйне генә түгел, бөтен дөньяны шаулаткан күренекле зыялыларыбыз белемнәрен мәдрәсәләрдә алганнар. Каюм Насыйри, Ризаетдин Фәхретдин, Галимҗан Ибраһимовлар кебек атаклы шәхесләр туган телебезне, милләтебезне дөньяга таныткан шәхесләр. Бөек рус язучысы Максим Горький да бит: "Татар аек, хак, эшчән халык”,- дип язып калдырган.

Минем әбинең гел әйтә торган сүзләре бар. "Кызым, исемең матур, татар булуың белән чын күңелдән шатланып яшә. Без татарлар- китаплы халык, намуслы, эшчән, , гадел, бик зур дәрәҗәләргә ирешкән халык. Шул горур исемгә тап төшермә!”

Әйе, чыннан да, мин үз телемне, ата-бабаларымның газиз телен бик яратам. Ә телебезне , динебезне саклап калсак, без яшәячәкбез!

Сүземне әбием язган шигырь юллары белән төгәллисем килә:

Милләт кызы- горур татар кызы!

Югалтма син гүзәл исемеңне.

Гуля түгел- син Гөлсылу-гөлдәй сылу,

Галя түгел син-Гыйльменур-илем нуры!

Аня түгел син-Айсылу-айның сылуы,

Маша түгел-син Миләүшә-матур чәчәк!

Әйе, зур мәгънә ята безнең исемнәрдә. Исемебез туры килә җисемебезгә. Киләчәктә үз парыбызны табып милләтебезнең йөзек кашы булырдай матур кызлар, батыр уллар үстерик! Шул чагында киләчәге мәңге булыр бөек милләтнең!

 

Гайнетдинова Рәлинә

ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең

8б сыйныф укучысы

Укытучысы: Аглиева Гөлназ Фоат кызы

 

Просмотров: 631 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...