Главная » 2012 » Январь » 25 » "Көмеш каләм" №16Вәлиев Салават ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы
20:03
"Көмеш каләм" №16Вәлиев Салават ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы

  Милләтем, киләчәгем.

Киләчәккә милләт Тукайларсыз,

Такташларсыз гына юл алмас.

Җырсыз-моңсыз затлар югалса да,

Җырлы-моңлы татар югалмас!

Фазыл Шәех.

Татар милләте- иң көчле, иң моңлы, иң укымышлы милләт. Бик күп гасырлар дәвамында яшәп килгән, телен, традицияләрен саклаган халык. Ләкин бүгенге көндә күпләре рус телендә сөйләшә, үз туган телен бөтенләй белми. Алар үз туган теленең нинди матур, нинди бөек икәнен аңламый. Әти-әниләр газиз балаларын туган телсез калдыралар. Нәкъ менә Вил Казыйханов шигырендәгечә:

И родной тел, и красивый,

Мамам-папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син туган тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

Без хәзер шулай сөйләшәбез. Мин бу шигырьдәгечә булуын теләмим. Безгә телебезне өйрәнергә, бу байлыкның кадерен белергә кирәк. Шагыйрь Фазыл Шәехнең сүзләре белән әйткәндә:

Татарның бар байлыгы-

Чиста һәм ак күңеле.

Дәртле, назлы, мәрхәмәтле,

Җырлы һәм моңлы теле.

Ул байлыкны саклар өчен без-милләтебезнең варислары үз телебездә матур итеп сөйләшергә, белмәгәннәргә ярдәм итәргә, аның матурлыгын, бөеклеген  башкаларга да күрсәтә белергә тиеш. Мин рус мәктәбендә укуга карамастан иптәшләрем, дусларым  белән үз туган телемдә аралашырга тырышам. Өйдә дә туганнарым белән матур итеп татар телендә сөйлим. Кечкенә сеңлемне дә бергәләп татар телендә генә сөйләшергә өйрәтәбез. Минемчә,рус телен дә белү кирәк, чөнки безгә белемне шул телдә бирәләр. Киләчәктә татар телендә укытыла торган институтлар, уку йортлары күбрәк булса,милләтебез өчен искиткеч яхшы булыр иде.

Киләчәккә килкәндә, әгәр милләтнең теле, дине бетмәсә, ул милләт беркайчан да бетми. Шуңа күрә туган телебезне, динебезне саклыйк, өйрәник һәм үзебездән соң килгән буыннарга үрнәк булыйк! Мин үземнең  милләтемнең киләчәге якты, нурлы булыр дип өметләнәм.

Укытучы: Аглиева Гөлназ Фоат кызы 

Вәлиев Салават

ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең

6а сыйныф укучысы

 

Просмотров: 685 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...