Главная » 2012 » Январь » 25 » "Көмеш каләм" №14 М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау мәктәбенең 7нче сыйныфукучысы Зиятдинова Чулпан
10:58
"Көмеш каләм" №14 М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау мәктәбенең 7нче сыйныфукучысы Зиятдинова Чулпан
Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам-
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта,
Каеннарым белән бергәләп.
Р.Миңнуллин.
                            Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара.Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели. Мин дә кечкенәдән үк әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем.Әнкәемнең: "Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!” дигән сүзләре хәтеремә бик тирән уелып калганнар.Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин! Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугачлар тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Авыл башына чыгуга, зифа каеннар яфракларын шаулатып, сары алкаларын селкетеп, безне һәр иртә авыл башы, олы юлдан мәктәпкә озатып калалар. Мин – татар кызы.Татар теле – газиз анам теле. Аның язмышы – минем язмышым.Аның кичергәннәре - минем кичергәнем.Милләтемнең һичнигә алмаштырмаслык йөзек кашы да ул. Туган телемне йөзек кашы белән генә дә чагыштыру аздыр. Ул – милләтнең җаны.Ул үлсә,милләт тә яшәми. Ул тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк. Ана телебездә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз без.Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларны иркәлибез. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Татар халкы – бик борынгы халык.Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән,иген иккән. Безнең халык – искиткеч тырыш, эшчән халык.Бу – татар милләтенең борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты.Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән! Әбием сандыгын гына ачып карыйк әле! Үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар,энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар, күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу милләтемнең күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе. Татарстанның табигате искиткеч бай, гүзәл. Бу турыда сөйләп кенә бетерерлекме соң?! Республикабыз елга-күлләр, урман-болыннар, уңдырышлы басу-кырлар белән бергә, җир асты байлыклары белән дә данлыклы.Җиребез буйлап мул сулы Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел агып үтә. Аларга күп сандагы кечкенә елгалар кушыла.Безнең зәңгәр күзле күлләребез дә бик күп. Һәр ел фасылының: кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган аерым матурлыклары бар. Минем туган ягым Апас районының гүзәл табигатьле Тутай авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Монда минем әби-бабаларым яшәгән, хәзергесе вакытта дәү әнием, әти-әнием, үзем, энем, туган-тумачаларым яшиләр.Алар да шушы авылда хезмәт итеп, безнең киләчәгебезне кайгырталар.Соңгы елларда авылымда зур үзгәрешләр булды: юллар салынды, йортлар тезелде, мәдәни-көнкүреш корылмалары төзү шактый уңышлы барды.Авылдашыбыз, җырчы сандугачыбыз, безнең горурлыгыбыз – Сара апа Садыйкова музее яңартылды, зур итеп тезекләндерелде. Нинди ямьле җирләр булмасын, минем өчен Татарстанымнан да, үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк...Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә моңнар ишетелми! Саратов гармунының кыңгырау тавышлары, скрипка сыздырулары, курай, кубыз моңнары – барысы да бар. Шушындый бай, гүзәл табигатьле җирдә, әлбәттә, яхшы күңелле кешеләр яши. Алар җир сөрәләр, иген игәләр, илемә гәрәбәдәй ашлык үстерәләр.Таңнан торып кемнәр җәйләүләргә юнәлә, сыерлар сава, терлекләр карый? Әлбәттә, терлекчеләр.Бу гади, тыйнак авыл кешеләре беркемнән бернәрсә өмет итмиләр, алар дәртләнеп эшлиләр дә эшлиләр. Тормыш дулкыннары мине кая гына илтмәсен, нинди генә юллар үтмим, һаман туган ягымны сагынырмын, күңелем белән, уем белән шул якларга омтылырмын. Язучы Гомәр ага Бәширов та бит туган якны "Яшел бишек” кә тиңли.Чөнки, Татарстан чыннан да яшеллеккә күмелгән.Бөтен табигать матурлыгын үз эченә сыйдырган . Менә син туган ягыңнан чыгып китеп бераз гына торып кара әле. Аның кайнар кояшын, кара-көлсу туфрагын, тәмле исле чәчәген һәм беренче чиратта, аның ачык йөзле кешеләрен сагынып кайтып керәсең.
Агыла да болыт агыла,
Туып-үскән туган ягыма...
Чыннан да, минем туган илем чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, бердәнбер Татарстаным! Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын безнең киләчәгебез!
Просмотров: 674 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...