Главная » 2012 » Январь » 24 » "Көмеш каләм" №13 Минигалиева Гөлфия Тәлгать кызы, Чувашиянең Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең татар теле укытучысы. Милләтем, киләч
21:35
"Көмеш каләм" №13 Минигалиева Гөлфия Тәлгать кызы, Чувашиянең Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең татар теле укытучысы. Милләтем, киләч

Милләтем, киләчәгем.

Без - татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без - татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

 

                     Гәрәй Рәхим.

 

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә.  Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында  яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья.  Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте  аша  керә. Сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче  сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә "әннә”. Һәр халык үз телен яратып "Ана теле” дип атый. Авылдан шәһәргә китеп яшәүче яшь аналарның үз балаларына телләрен сындырып рус телендә сөйләүләре, авыз тутырып баланың әнисенә "мама” диеп эндәшүләре һәркемнең йөрәген әрнетә, әлбәттә. Һәрбер ана үз баласына кечкенәдән туган телнең төшенчәсен аңлата килсә, үсә-үсә катнаш никахларның нәрсә белән бетәчәген төшендерә алса - милләтен саклауга күпмедер өлеш кертә дигән сүз.

 Милләтебезнең киләчәге телебезне саклый алуыбызга бәйледер.  Икенчедән, татар теле бер дә ким  тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле телләрнең  берсе. Әгәр  милләт язмышына, үз язмышыбызга битараф булмасак, татарлыкның, телебезнең, милләт булып яшәүнең, динебезнең кадерен белсәк, шушы изге төшенчәләрне сакласак, һәрвакыт азатлыкка һәм иреккә омтылсак, безнең киләчәгебез бар дигән сүз.

Татар халкы таралса таралган, ләкин  бирешмәгән, тамырлары тирәнгә яшеренгән имән кебек нык булган. Шыксыз караңгы еллар, гасырлар аның  исемен пычратып, тарих арбасыннан төртеп төшерергә теләсә дә, милли аңны, иманны саклап калу зарурлыгын аңлаган көрәшчеләре дә җитәрлек булган халкымның. Әби-бабаларыбызның милли дәүләтебезне, телебезне, динебезне, ирегебезне, җиребезне саклап, гасырлар буе тиңсез көрәш алып баруларын, бердәм милләт булып яшәүне безгә васыять итеп әйтеп калдыруларын онытмыйк.

Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Укытучы буларак, безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә, без әдәбият дәресләрендә укучыларыбызны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әтисен, әби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәбез. Әдәби китапларны яратып, чын күңелдән бирелеп укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле баерак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя. Укытучы - белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә әле ул. Ул, һичшиксез, яшь кешенең эчке дөньясын, карашларын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

Тагын шуңа  басым ясыйсы килә: рухи байлык, милли традицияләр бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.  Ә бит китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап татар өчен яшәү символы ул! Дөрес, хәзерге вакытта интернет челтәре аша бик күп мәгълүмат туплап була. Ә укучыларыбызның, күп очракта, компьютер артында кирәкмәгән уеннар уйнап, вакытларын сарыф итүләре бүгенгесе көндә бик аянычлы хәл. Һәр ата-ана баласын иң беренче үз газиз туган теле белән таныштырырга, шул телне бала күңеленә сеңдерергә бурычлы. Аннан соң гаилә телне баетырга, аны яшәү коралына әверелдерергә тиеш. Тел гаиләдә яшәү коралына әверелсен өчен, әти-әни үзара балалары белән бары тик туган телдә аралашырга, туган телнең матурлыгын күрсәтә белергә, тирән мәгънәсен тоемларга  омтылырга тиеш.. 

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт  үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп  гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.

Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. "Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”( Х. Сәрьян). Шулай ук,  Ә. Еникинең   "Әйтелмәгән васыять” әсәрендә  төп проблема – милләтнең рухи нигезен саклап калу, милли учактагы утны, җылы гаилә учагын саклау,  сүндермәү. Ә. Еникинең  күтәргән проблема һәр милләт вәкиленә дә кагыла. Бу проблеманы уңай якка чишү – яшь буынның бурычы. Әдип бу әсәре белән әхлак нигезләрен өлкән буын кешеләре тормышыннан эзләвенә игътибар итәргә, кеше рухының көче, матурлыгы, туган җиренә, теленә булган мәхәббәте сурәтләнгән образларның әһәмиятен аңларга, шундый сыйфатларны үзеңдә булдырырга теләк, омтылыш уятырга ярдәм итә. Мондый мисалларны бик күп китереп булыр иде.

Татар халкы  кайда гына яшәсә дә, нинди шартларга куелса да,  үз тормышын көйли алган, кеше җилкәсендә яшәмәгән. Без чын татар авылында яшибез, татар нәселен, җирен, телен, динен, традицияләрен менә шушы авыллар саклый, алар киләчәккә алып бара. Бу очракта безнең балаларыбызга куркыныч янамый.  Мәктәбебездә 300 бала белем ала, тирә-яктан укырга килүчеләр юк, сыйныф бүлмәләребез тулы, балаларның шат авазлары яңгырап тора. Ә инде авылдан читкәрәк китәбез икән, әлеге мәсьәлә катлаулана. Чагыштырмый мөмкин түгел, чөнки балалар саны елдан-ел азая бара, ачыш итеп әйтүем түгел, мәктәп булмаган авылның киләчәген күзаллау авыр түгел. Бүгенгесе көндә һәрбарчабызны милләтебез язмышы, аның киләчәге дулкынландыра, борчый. Укысыннар балалаларыбыз русча да, инглизчә дә. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган телебез икәнлеген онытмасыннар иде алар. Үсеп буйга җиткәч, җәмгыятьтә үз урыннарын алгач, Тукаебызга ияреп «Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы» диярлек булсын киләчәк буын кешеләребез.

Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,

Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!

Якла, Ходай, якла татарыңны!

Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

                         Роберт Миңнуллин.  

Минигалиева Гөлфия Тәлгать кызы, Чувашиянең Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең татар теле укытучысы.

 


Просмотров: 836 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Тукайдан-бабайдан  
0
Гөлфия сеңелем, бик матур эчтәлекле. Сездән укучыларыгыз да үрнәк алып, алар да эчләрендә булганны тышка чыгарырлар. Тукай балалары булдыра бит алар. Үткән бәйгедә катнашып иң югары бүләк алучылар да безнең тукайлылар бит. Әфәрин.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...