Главная » 2012 » Январь » 24 » "Көмеш каләм" №12 Илшат Саттаров, Арча Татарстан
20:05
"Көмеш каләм" №12 Илшат Саттаров, Арча Татарстан

УРТА ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ    АВТОНОМИЯЛЕ ДӘҮЛӘТ    МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

АРЧА     АГРАР-СӘНАГӘТ       ҺӨНӘР   КӨЛЛИЯТЕ     УКУЧЫСЫ  ИЛШАТ   ИЛДУС   УЛЫ САТТАРОВ.         Татар теле һәм әдәбият укытучысы- Гәрәева Айгөл Рәшит кызы.

 

Туган телем-иркә гөлем!

   Мин күп милләтле Рәсәй илендә  яшим. Ватаным-татарстан, туган телем – татар теле. Анам теле- саф татар телендә иркенләп суйләшәм , ике телле милләттә яшәүче буларак рус телен дә яхшы беләм,  киләчәкне күзаллап инглиз телен дә яратып үзләштерәм. Әмма күңелемә иң якыны: туган телем- татар теле.

   Үзем чын татар егете булуым белән горурланам мин. Бик бай күңел җәүһәрләре бар бит минем туган телемнең!Нинди матур бишек җырлары белән иркәләп йоклатмый яшь ана үзенең нарасыен. Ә нинди генә уен коралларында уйнап , җырлап арган йөрәкләрне ял иттерми безнең талантларыбыз. Нинди генә мәкаль   , мәзәк, мәсәлләребез юк безнең?! Чылтырап аккан чишмәдәй моңлы тавышлы талантларыбыз туган телдә халкыбызның  иҗат җимешләрен тарата.

   21 нче февраль –  халыкара  туган тел көне дип игълан ителде. Без үзебезнең җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирүче туган телебез- татар теле бер көндә генә түгел, ә һәр көн хөрмәтләргә тиешбез. Әмма, кызганычка каршы, туган телебезгә  барлык кеше  дә  бертөрле карашта түгел. Арабызда телне яхшы белә торып та бозып, төрле ямьсез сүзләр катнаштырып сөйләшүчеләр аз түгел. Үзе татар булып та татарча бер авыз  сүз белмәүчеләр , татар икәнеңне белеп, кырын караучылар да юк түгел.

   Татар егете буларак , туган телебезгә мондый карашка битараф була алмыйм. Яшьтәшләремне туган телебезгә игътибарлырак  булырга чакырам, рус телендә генә сөйләшүчеләр белән дә  татар телендәге  матур сүзләрне  аңлатып аралашам. Шөкер, уңай күренешләр дә күп.  Башка милләттән була торып та , татар телен үзләштерергә тырышкан, өйрәнгән кешеләрне дә беләм. Боларын күреп , тыңлап торгач күңел сөенә, анам теленең шундый тәэсир көченә ия булуына шөкерана калам.

  Мәңге яшәсен, яшьнәсен минем туган телем, иркә гөлем татар теле! Буыннын буынга күчсен аның матурлыгы! Ә без яшьләр, кая гына барсак та туган телебезне онытмыйк, аны кадерләп саклыйк, югалтмыйк!

Туган телем- татар теле

Миңа көч, куәт бирә.

Киләчәге якты булсын диеп,

Аңа телисем килә.

Просмотров: 561 | Добавил: Admin | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...