Главная » 2012 » Январь » 16 » "Көмеш каләм" №3. Хусаинова Илүзә Фиргатъ кызы Кукмара «Кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
09:24
"Көмеш каләм" №3. Хусаинова Илүзә Фиргатъ кызы Кукмара «Кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Милләтем,  киләчәгем.

                                                              Бу дөньяның төсен, ямен,зәүкын

                                                              Кем аркылы, ничек белдем мин?

                                                              Бишектә үк мине өйрәтүчем,

                                                             Туган телем-бәгърем, син ул, син.

                                                                                               (Хәсән Туфан.)

      Кеше гомерендә, аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, әйберләр була. Шуларның берсе дип мин туган телебезне саныйм. Ул-кешенең дөньяга аваз салган минутыннан, соңгы сулышына кадәр янәшә. Баласы дөньяга тууга ана үзенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың да беренче әйткән сүзе туган телендә "әннә” дип яңгырый. Татар теле яшәсә, татар милләте дә яши һәм яшәячәк. Моның шулай икәнен без Г.Тукай, Дәрдемәнд, Н.Думави, С.Рәмиев кебек шагыйрьләребезнең татар милләте өчен борчылып язган шигырьләреннән күрәбез. Бу шигырьләр яшьләребезнең милли узаңын үстерүдә, халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану хисләре тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйныйлар.

       Татарстанның мөстәкыйльлек алуы, татар теленең дәүләт теле дип кабул ителүе нәтиҗәсендә республикабызның үзендә дә, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә дә милли мәктәпләр, гимназияләр ачылды, татар телен укытуга игътибар артты. Татар милләтенең яшәвенә безнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да өлеш кертәләр дип саныйм мин. Чөнки без менә үзебезнең мәктәптә генә дә (рус мәктәбе булса да)  татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрледән-төрле чаралар уздырып кына торабыз. Һәм бу уздырган  чаралар  безгә телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә, аның никадәр бай һәм тирән мәгънәле икәненә төшенергә ярдәм итәләр. Тел, моң, хәтер бердәмлеге-рух саулыгы-болар һәр милләтнең асылында яталар. Алар яшәсә, телебез яшәячәк, телебез яшәсә, милләтебез беркайчан да бетмәячәк. Әле без кечкенә чакта, әниләр сөйләгәннән чыгып хәтерлим, татар телебезгә ихтирам бөтенләй беткән булган. Озак еллар буе халкыбызга бетү, таралу куркынычы янаган. Ләкин таралса таралган, чәчелсә чәчелгән, халкым бирешмәгән, тамырлары тирәнгә яшеренгән имән кебек нык булган, бил бирмәгән; кирәк икән-хәйлә белән, кирәк икән, көрәшеп, үзен-үзе саклаган. Бүген минем халкым иманга кайту юлында.  Иманга кайтабыз, димәк, рухыбыз яңара, ныгый. Родионы, телевизорны ачабыз икән моңыбыз- җырыбыз җир шарының төрле почмакларында(татар яшәмәгән урын аз) аваз сала. Татар моңының көче шаккатарлык.  Моң ул- югала барган телебезне саклап калырга ярдәм итүче дә.

          Татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Безнең халкыбызның  күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган.Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр.Телебез үзенең үсеш дәверендә күп төрле кыенлыкларны, киртәләрне үткән. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калган. Ә милләтебезнең саклануы ул турыдан- туры телгә бәйле. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана.

                                Асыл сүзләреңне, туган телем,

                                Биреп торчы миңа аз гына.

                                Бөтенләйгә түгел-вакытлыча,

                                Тик җитәрлек гомер азагыма.

                                Синнән алган һәрбер сүземне мин.

                                Күз карасы кебек саклар идем.

                                Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

                     Дога итеп кенә ятлар идем. (Роберт Миңнуллин.)

Язмамда әйтергә теләгән фикерем шул: телебез яшәсә, милләтебез дә яшәячәк. Туган телем, татар телем-минем милләтемнең киләчәге ул.

                                                              Хусаинова Илүзә Фиргатъ кызы

                                                              Кукмара «Кичке (сменалы) гомуми

                                                              белем бирү мәктәбенең

                                                              10 сыйныф укучысы.

                                                              Җитәкче татар теле һәм әдәбияты

                                                              укытучысы Заһриева Ләйсән Рафаэль кызы.  

Просмотров: 646 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...