Главная » 2012 » Январь » 26 » "Көмеш каләм" №22 Илвир Сахапов МБББУ “Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы
06:09
"Көмеш каләм" №22 Илвир Сахапов МБББУ “Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы

                            Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә,

                                        өченчедән, ул халык үзе бетә.                                                                                                                                   Г.Исхакый

   Без – татарлар. Татар милләте – рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән;бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт иткәннәр.

   21 нче гасыр – фән – техника, ясалма җепләр, кеше кулы, акылы иҗат иткән Җир һәм Ай иярченнәре чоры. Шушы ясалма дөньяда ихласлыгыңны, чиста иманыңны, моңлы күңелеңне, шат елмаюыңны, хезмәт сөючәнлегеңне саклап кала алырсыңмы син, татар милләте?!

   Милләтне ялган бетерә дип саныйм мин. Үзара мактанышу, чынбарлыкны ялган буяулар белән күрсәтү, милләтеңнең проблемаларын күрергә теләмәү ул... Буш вәгъдәләр, эшләнмәгән эшләр, матур докладлар, юк – барга һаваланулар...

                             Без шауладык инде, көлә – көлә,

                             Халык тыңлап торды, җилкә кашып.

                             Матур заманнарга килә – килә,

                             Туры сүзне әйтик, горур басып, - ди татар шагыйре Гамил Афзал.

                             Моңлы без, дәртле без, көчле без,

                             Алыплар торалар артыңда.

                             Якты сүз, кыю сүз, туры сүз –

                             Чатнатып әйтергә тартынма! –

 ди ул икенче шигырендә.

    Милләтебез, минемчә, бүгенге көндә үз баласына шәфкать күзе белән карый. "Саклагыз безне!” – ди алар икесе дә. Киләчәгебезнең имин, матур, бәхетле булуын телиләр.

    Мин миләтем яшәешенә өмет күзе белән карыйм. Ул безне үстергән, безгә белем, һөнәр бирә икән, без шул белем – һөнәрләрне аны саклап калуга файдаланачакбыз. Ана телебездә китаплар язарбыз, фәнни ачышларыбызны игълан итәрбез, ул телгә балаларыбызны өйрәтербез. Болар барысы да – безнең милләт каршындагы бурычыбыз.

     Кеше, бишектә тирбәткән, сөтен имезгән анасын бервакытта да онытмаган, картлыгында тәрбияли икән, үзен олы юлга чыгарган, моңын, телен, күңел җылысын биргән зур әнкәсен – милләтен дә онытырга тиеш түгел.

   Бүгенге көндә минем милләтем  - Муса Җәлиле, Фатих Кәриме, Тукае булган бөек милләт ул.

   Татар халкының рухи тормышы сүнмәгән, ул мәңге яшиячәк! Милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаган!

                           Халкым әнә: "Ирек! Азатлык!” – дип,

                           Ил өстенә ташлый чакыру.

                           Иген игә, сабантуйлар ясый –

                           Мөмкин түгел

                           Бу халыкны төпкә батыру! –

ди шагыйрь Рашат Низамиев.

                           Җир шарын васыять итик балаларга!

                           Сакласыннар ,

                           Олыларның ышанычын акласыннар!

   Назыйм Хикмәтнең тирән мәгънә салынган шигырендә сүз Җир язмышының киләчәктә бүгенге буыннар кулына калачагы турында бара.

   Халкыбызның гасырлар дәвамында формалашкан гореф – гадәтләренә туры килмәгән гамәлләрне – аракы эчкән, тәмәке тарткан, белем алуда һәм эштә гаме булмаган кешеләр – милләт үсешенә өлеш кертә алмый.

   Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: татар иленең киләчәге яхшы күңелле кешеләрдә булсын иде!

Илвир Сахапов МБББУ "Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы (укытучысы Илмир Сахапов)

Просмотров: 774 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...