Главная » 2012 » Январь » 19 » Көмеш каләм" №6 Озын Куак урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов Илмирның иҗади эше
16:08
Көмеш каләм" №6 Озын Куак урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов Илмирның иҗади эше

Милләтем,киләчәгем. Озын Куак урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов Илмирның иҗади эше. Укытучым Зөлфирә Шәйхулла кызы Таҗетдинова. Татар милләтенең язмышы турыдан-туры ислам дине белән бәйле. Дин безнең күп гасырлар дәвамында татарларны татар итеп саклап калуда зур өлешен кертте. Ислам динен милләт сагында торучы фактор дип әйтергә дә була. 16-18 гасырларда ислам татар халкы өчен иң зур, дөресрәге, бердәнбер таянычка әверелгән. Аллаһы Тәгаләгә инану, халыкка көч биреп, аны берләштергән һәм христианлашып юкка чыгудан саклап калган. Татар халкы ислам дине традицияләреннән читкә тайпылмаган. Һәр адымнан бисмилла әйтеп атлап, башкарган эшләрендә дингә каршылык китермәгән. Христиан дәүләте уртасында яшәп, үзен юкка чыгудан саклаган татар милләте ислам диненең мөмкинлекләреннән файдаланып кына калмыйча, бөтен дөньясына үрнәк була алырлык яшәү рәвешен формалаштырган. Ата-бабаларыбыз зирәк, тормышка аек акыл белән караучы мөселман булып кала алганнар. Тормыш нинди генә авыр сынаулар куйса да, аннан чыгу юлларын диннән качып түгел, аңа таянып эзләгәннәр. Совет хакимияте елларында милләтне, диннән аерырга тырышсалар да, ислам безнең тормышыбыздан бөтенләй юкка чыкмады. Гореф-гадәт, йола рәвешендә генә булса да сакланып калды. Ислам тормышта нигез булудан тукталды . Катнаш никахлар, эчкечелек, тәртипсезлек кебек күренешләр гадәткә керде. Үзгәртеп кору еллары тормышыбызга төрле үзгәрешләр кертте. Динебез тагын көч ала башлады. Без хәзер дин турында бик күп сөйләшәбез. Әгәр уйлап, фикерләп карасак, нәрсә соң ул дин? Әйдәгез, җавап биреп карыйк. Дин – ул кешенең юлы. Димәк, динле кеше-юллы кеше. Ә хәзер шундый сорау куябыз: " Юлдан бару җиңелме, йә булмаса юлсыз җирдән бару җиңелме?” Әлбәттә, әйләнгеч булса да , без юлдан барырга тырышабыз, чөнки юлсыз китсәк, урманнарда, далаларда адашып калуыбыз бар. Ә хәзер дөрес юлны күрсәтеп барып,татарлар яшәгән төбәкләрдә мәчетләр ачыла, мәдрәсәләр эшли. Үзебезнең авылга килгәндә, биш вакыт авыл мәхәлләсе өстендә азан тавышлары ишетелә. Атна саен җомга намазына киләләр. Туган телебезне,гасырдан килгән мәдәниятын, олыларны олылап, кечеләрне ихтирам итә авылдашларым. Бүген халкыбыз мул, матур яши. Халкымның тормышы уңай якка нык үзгәрде, бөтен уңайлыклары белән яңа йортлар салалар, төзек юллардан йөриләр. Сабантуйны гөрләтеп үткәрәбез. Бәйрәмнең сыйфатлары елдан-ел үзгәрә, яхшыра. Яше-карты, дус-ишләр барысы да милли мәйданга килә. Сабантуй барлык йолаларына туры китереп уза. Авылдашларыбыз Сабантуйны иген кырлары язгы яңгырны көтеп алган кебек каршылыйлар. Шуннан соң аларның рухлары күтәрелеп киткәндәй була. Сабантуй ул халыкның рухи тормышын чагылдыра, үткәнен бүгенгесе белән бәйли. Ул – татар кешесенең яшәеш, берләшү, киләчәккә омтылу билгесе. 340 елдан артык тарихы булган авылым халкы бу тарихи бәйрәмне бердәмлектә каршы алыр, киләчәктә дә зурлап оештырыр. Озынкуаклылар-кунакчыл халык. Бәйрәмгә кайтканнарны танышлары, дуслары, туганнары көтеп алалар. Менә шундый милли бәйрәмнәр булганда, татар халкының гомере озын булачагына минем шигем юк. Шулай ук без татар газеталарын яздырабыз, динебезне өйрәнәбез, тарихны, телне онытмыйбыз. Дини бәйрәмнәрен зурлап үткәрәбез. Кунак өстәлендәге беленнәр, өчпочмак, бәлеш,кайнатма, чәк-чәк кебек тәмле-татлы ризыклар, күмер самоварлары җырлап утыра. Җырлап, пырылдап кайнап утырган самоварлар янында ак яулыклы, түбәтәйле бабайларның сүрәләр, аятьләр, зекер һәм салават укулары. Боларны күрү һәм ишетү үзе зур бәхет. Шушы җәннәт җимешләрен ашарга, корбан ите авыз итәргә, ураза тотарга, намаз укырга, мәчеткә йөрергә Аллаһы безгә ризалыгын биргән. Әлхәмдүлилләһи шөкер, мин бу дөньяга мөселман булып туганмын. Халкымның күркәм күренешләренә шаһит булгач, милләтемнең яшәешенә ышанычым бар. Милләтем үзе генә үсү түгел, аның борнап чыгып үсеп килүче дине дә чәчәк атып мул уңышын алып килер әле. Республикадагы авылларда да дин мәсьәләләре югары дәрәҗәдә. Авылларда милли һәм дини тәрбия бар, димәк милләт саклана. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китү урынлы булыр дим: бездә төрле милләт халкы яши , халыклар һәм төрле диннәр арасында аңлашылмаслык юк. Киресенчә үз арада татулык, бер-беребезне аңлау, ихтирам итү сизелеп тора. Россиянең башка төбәкләренә үрнәк итәрдәй яшәп ятабыз. Алдагы көннәрдә дә төрле милләт халкы арасында яшәүләребезгә карамастан чын татар булып калуларын телим. Бу кечкенә генә иншамда барын да бөртекләп язу мөмкин түгел, шулай да бу бәйге күп темаларны ачарга сукмак күрсәтеп бирде. Туган телебездә язган иншаларны укып аңлашабыз, туган телебезнең , милли һәм дини бәйрәмнәребезнең матурлыгын күрәбез. Туган телебезгә, халкыбызга булган мәхәббәт хисләре мәңге яшәсен, мәңге чәчәк атсын!

Просмотров: 595 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...