Главная » 2012 » Январь » 20 » Көмеш каләм" №7 Татарстан Республикасы , Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 рус урта мәктәбенең 7А сыйныф укучысы Идиятуллина Айсылу иншасы
08:26
Көмеш каләм" №7 Татарстан Республикасы , Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 рус урта мәктәбенең 7А сыйныф укучысы Идиятуллина Айсылу иншасы

          Милләтем,киләчәгем!

                                                        Дүрт йөз ел буе

                                                        Ниләр күрмәдек,

                                                        Түздек,чыдадык,

                                                        Һаман үлмәдек. 

Бу өзек Мәҗит Гафуриның "Татар байрагы” дигән шигыреннән. Шигырьдә татар милләтенең үлемсезлеге, батырлыгы турында языла.

Мин - татар милләтеннән.Үземнең шул милләттән булуым белән горурланам. Аның шундый матур, шундый чиста теле, яхшы кешеләре, танылган галимнәре, атаклы язучылары, җырчылары, дөрес фикер йөртүче җитәкчеләре бар. Димәк, дүрт ярым гасыр иреклектән мәхрүм булып яшәгән, үзенең милли дәүләтчелеге булмаган татар милләте әле югалмаган.Әле мин татар булуым белән горурлана алам икән.Дәреслекләрдә, романнарда, кинофильмнарда, тарихны бозып, татарларны кыргыйлар, мәдәниятсез халык дип күрсәтү тормышка ашмаган.Милләтебез яши!!!Аның киләчәге бар.Моңа һәм милләтемнең якты киләчәгенә иманым камил!

Туган җир ул кеше күңеленә

Ана сөте белән салына...

Тәпи баскан җирем,эчкән суым

Кара, акмы, ачы, татлымы-

Бөтен гомерем белән түли алмам

Шушы җирдә яшәү хакымны.

                         Саҗида Сөләйманова.

Кайда барсаң да үзеңнең туган җиреңне бик сагынасың, яратып искә аласың. Дөрес, туган җиреңдә син тугансың, үскәнсең, анда синең тормышыңдагы иң истәлекле вакыйгаларың, туганнарың, дусларың. Ничек инде аны яратмаска?! Анда сиңа бөтенесе таныш, истәлекле. Туган җиреңнең матур табигате, җирләре һәм кешеләре. Тормышыңның иң әһәмиятле вакыты туган җиреңдә үткән.

Кешелек дөньясында бер тылсымлы көч яши. Ул - безнең телебез. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, нәфислегенә сокланганнар.Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдерә.Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә чагыла.Тел гасырлар буе яшәп килә.Телнең иҗатчысы - халык.Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, чын халыкның телен, чын халык рухын гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип бик дөрес күрсәткән.Татар теле -дөньяда иң матур тел!Татар теле- ул минем туган телем, ә туган телгә бик сак килергә кирәк, аның диңгездәй киң байлыгы, чишмәдәй саф үзенчәлекләре зур осталык белән дөрес файдаланырга, ул рухи байлыкны сакларга, чиста тотырга кирәк.

Татар теле- безнең туган телебез.   Ә без үзебез- татарлар.          Иң борынгы вакытлардан тарихта татарлар горур, тырыш, түзем, батыр, бердәм һәм уңган халык булып яшәгән һәм яши.Татарлар Россиянең һәм СССР таркалганнан соң мөстәкыйльлек алган дәүләтләрнең, дөньяның төрле почмакларында да очратырга мөмкин.Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында күп кенә күренекле кешеләр- дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре, галимнәр, журналистлар һ.б. кешеләр чыкканнар.Татар халкы үзләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр һәм саклыйлар.Алар элек-электән хөрмәткә лаеклы булганнар, шуңа күрә үзебезнең милләтебезне сакларга, яратырга һәм дус-тату яшәргә кирәк. Без татарлар- без булдырабыз!

                III Төбәкара "Милләтем, киләчәгем”бәйгесенәдә катнашучы.

Татарстан Республикасы , Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 рус урта мәктәбенең 7А сыйныф  укучысы Идиятуллина Айсылу иншасы.

Җитәкче: Вилданова Ләйсән Марс кызы.

 


Просмотров: 674 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...