Главная » 2012 » Январь » 21 » "Көмеш каләм" №10 Апас районы Болын-Балыкчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә Нияз кызы
16:40
"Көмеш каләм" №10 Апас районы Болын-Балыкчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә Нияз кызы

Татар булуым белән горурланып яшим    

                                   Татар исеме горур яңгырый                                                                                   Л.Гумилев.          Мин чын татар авылында туып-үскән татар кызы буларак, татар дигән кодрәтле исемне йөрткән бөек милләтем дәвамчысы булуым белән чиксез горурланам. Татар милләте гомер гомергә тарихта үз эзен калдырган, данлы һәм шөһрәтле милләт ул. Милләтләрне юкка чыгару, телсез, мәдәниятсез, мәгърифәтсез калу куркынычы янаган чорда, бигрәк тә көчле иманлы, милли рухлы бөек милләт икәнлегебезне  расларга кирәк. Милли горурлыгыбыз гына безгә милләт булып сакланып калырга җирлек тудыра ала. Тарих битләренә күз салыйк та, милләтәшләребезнең бөек улларын, кыю, сәләтле кызларын,  күренекле шәхесләрен барлыйк.

        Танылган гыйлем ияләре-Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, бертуган Бубилар, бөек әдипләребез Кол Гали, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Җәлил һәм Алиш, бөтендөньяга танылган галимнәребез, курку белмәс генералларыбыз һәм башка бик күп данлыклы каһарман татарларыбыз бар безнең. Милләтәшләребез, кайсы өлкәдә эшләсәләр дә, беркайчан да татар дигән исемгә тап төшермәгәннәр. Без аларның һәммәсен күз уңында тотып, милләтебез алдында изге эш-гамәлләре белән горурланырга, киләчәк буыннарга да, Тукайча итеп әйтсәк, "без тарихта эзле” икәнебезне хәтердә кат-кат яңарту кирәктер. Үз ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны белү, безгә үрнәк булырлык талант ияләрен, бөек шәхесләребезне олылыу да ул. Татар-бөек милләт, ә халкым–горур халык минем!

        Милләте өчен утка-суга керергә әзер Фәүзия Бәйрәмова сүзләренә күз салыйк: "Әйе, без татарлар, күп төрле – кайсыбыз сәхнәдә, кайсыбыз сәүдәдә, кемдер авылда яши, кемдер – зур шәһәрдә.  Әмма кайда гына булсак та, без милләтебезнең иманы, әхлагы, теле, бәйсез киләчәге турында кайгыртырга, шушы юлда көне-төне тырышырга тиешбез. Алга чыкканнар артта калганнарга ярдәм итәргә, байлар – ярлыларга, галимнәр – наданнарга ярдәм итәргә, үзендә булганны башкалар белән бүлешергә тиешләр. Үзара туганлашып, ярдәмләшеп яшәгәндә генә татар милләте исән калыр,” -дип яза ул.

         Без дөньяда иң борынгы халыкларның берсе. Игенчелекне, терлекчелекне иң элек безнең бабайлар башлап җибәргән. Иң беренче сарайларны безнең нәсел кешеләре салган, иң беренче дәүләтләрне дә алар төзегән Дөньяда беренче алла исемнәре, беренче дога сүзләре төрки телдә яңгыраган. Төрки халыклар, төрки дәүләтләр Африкада, Европада да, Кытай, Монголия җирләрендә дә яшәгән. Алтын Урданың төп халкы турыдан-туры безнең ата-бабалар- кыпчаклар, болгарлар, нугайлар булган.

          Идел-Урал буйларын иңләп алган, инде ике мең елдан бирле яшәп килгән үз җиребез бар. Хәзерге йортыбыз-Татарстан- шуның бер өлеше. Без менә шул йортның иминлеген сакларга, шушы җирне бизәргә һәм бер адым чигенмичә, бер адым тайпылмыйча алга барырга тиешбез.. Үз татарыбызны, үз халкыбызны саклап калырга, үстерергә, көчәйтергә тиешбез.Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телендә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә, халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе:  мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга менгезә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә.         Үземнең иншамны Гәрәй Рәхимнең "Без – татарлар” дип исемләнгән шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Без - татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Мишәр татарлары,

Типтәр татарлары,

Нократ татарлары,

Керәшен татарлары -

Тагын бик күп, бик күп татарлар.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез! 

              Апас районы Болын-Балыкчы  төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                      5 нче   сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә Нияз кызы

 

Просмотров: 755 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...