Главная » 2012 » Январь » 22 » "Көмеш каләм" №11 Айзатуллова Ризилә Рәмис кызы Чувашия Республикасы Батыр районы Э.З.Феизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе укучысы.
17:14
"Көмеш каләм" №11 Айзатуллова Ризилә Рәмис кызы Чувашия Республикасы Батыр районы Э.З.Феизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе укучысы.

Айзатуллова Ризилә Рәмис кызы

Чувашия Республикасы Батыр районы

Э.З.Феизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе  укучысы. 

Ана күңеле балада, бала күңеле далада. 

                                                                               Ялгыз ана. Картлар йортында...

                                                                               Өмет чаткылары сүнмәгән.

                                                                               Җан учагын кабызыр утның

                                                                               Ерак киткәнлеген сизмәгән.

                                                                                      Зөлфия Нигманова.

          Милләтнең бүгенгесен, киләчәген гаилә, туганлык, туган илдән башка күз алдына китереп булмый.

Әни, туган авыл, туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изгеләр, иң газизләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк кебек. Әниең сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне сеңдергән...

Күп кенә әсәрләрдә (Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять", Х. Сарьян "Бер ананың биш улы", Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр") аналарның балага мөнәсәбәтләрнең изгелеге чагыла. Балалрның әти-әниләренә булган мөнәсәбәтләрен чагылдыра торган әсәрләр дә бар. Ш.Хөсәенов "Әни килде”, А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән”  әсәрләрендә балаларның әниләренә карата салкын караш, мәрхәмәтсезлек  тасвирлана.

Бүген картлык көннәрендә әти - әниләрен  язмыш иркенә ташлап калдыручылар бармы?  Йорт-җирсез кешеләр, хәзерге көндә, шәһәрнең иң зур проблемасына әйләнеп бара. Ә авыл җирлеге турында нәрсә әйтеп була? Анда да шундыйлар бармы?

Батыр иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынган  мәгълүмәтләрдән мин түбәндәгеләрне беддем.   "Һәр авылда  ялгыз, ташланган олы яшьтәге  кешеләр бар. Халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге шундый кешеләрне урнаштыру өстендә эшли. Чувашия Республикасында олы яшьтәге кешеләрне урнаштыру буенча 6 үзәк эшли. Шуларның 3се Батыр районында урнашкан. Берсе – Тархандагы психо-неврологик интернат. Икенчесе – Тархандагы олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен вакытлыча яшәү үзәге. Өченчесе – Кызыл Чишмәдәге олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен вакытлыча яшәү үзәге.  Тарханда 6 урында 6 кеше. Чишмәдә 17 урында 17 кеше. Мәсәлән, Кызыл Чишмә олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен вакытлыча яшәү үзәгендә 17 кешенең 14се ялгызлар булса, 3 кешенең балалары бар. Ә ул балаларның үз гаиләләре, йортлары бар, яшәү өчен бөтен шартлары тудырылган. Тик өйләрендә әти-әниләре өчен урын юк. Балалар аналарын картлык көннәрендә ярдәмнәреннән мәхрүм иткәннәр. Алар үзләре дә иртәме-соңмы шул хәлгә калмаслармы?.

Авыр, авыр, нәрсә авыр?
Авыр аналар каргышы.
Бу каргышны алганнарны
Көтә Сак-Соклар язмышы.   (Ф. Яруллин.)

 Шунысы куанычлы, Шыгырдан авылыннан картлар йортында тәрбияләнүчеләр юк. Олыларга карата җылы мөнәсәбәт гаиләдә кечкенәдән ук салына. Гаиләләрдә балалар әби-бабай белән тәрбияләнәләр. Элек-электән үк бала тәрбияләүдә әби-бабайларның өлеше әйтеп бетергесез зур. Алар оныкларында туган телебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләгәннәр.

Карт кешенең бәхете зур пенсия алуда гына дип уйласагыз, нык кына ялгышырсыз. Бәхетле картлык – янәшәңдә сине кайгырткан балалар һәм оныклар булуда. Ә иң зур бәхетсезлек ул – ялгызлык. Ялгыз картлар үзләрен беркемгә дә кирәксез итеп сизәләр.

Әхлаксызлык тамыр җәя. Газета-журналларда басылган "Ананы чиратка салдылар”, "Ана күңеле балада”, "Картлар йорты”, "Ташланган аналар” шикелле мәкаләләр җанны тетрәтә. Йөрәк әрнеткеч күренешләр турында языла аларда.

Нинди сәбәпләр этәрә соң кешеләрне үз әти-әниләрен картлар йортына тапшырырга? Кешеләрдә әхлаклылык сыйфатлары кими баруның сәбәбе нәрсәдә?

Россиялеләрнең әхлакый сыйфатлары кими баруы турында күп языла һәм сөйләнелә. Билгеле, бу күренешнең күп төрле сәбәпләре бар.   

Хәзер бездә сатыла торган китапларны карагыз: аларда үтереш, суеш, фәхишәлек турында сөйләнә.

Экраннарда  үтерү, талау, көчләүнең иң пычрак, иң куркыныч күренешләрен, шулай ук аерым кешеләрнең һәм криминал төркемнәрнең әхлаксызлыгын, үрнәк алу өчен диптер инде, бик тәфсилләп күрсәтә. Халык гореф-гадәтендә төпләнгән элекке идеалларның күбесе юкка чыкты.

Әхлаксызлык сыйфатлары арта баруның чираттагы  сәбәбе – алкоголизм. Алкоголизм акылның җимерелү процессын туктата алмаслык итте. Шул сәбәпле акылга зәгыйфь, гарип балалар туа.

         Җәмгыятьтә әхлаксызлыкның көчәюенең тагын бер сәбәбе – гаиләнең һаман таркала баруы. Гаиләдә туганнар арасында мөнәсәбәтләр начарлана бара, яшьләр өлкән буыннан аерыла. Балалары  әби-бабаларының әкият сөйләвеннән, китаплар укуыннан мәхрүм калды.

         Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: "Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр”, - дигән.

Безгә иң якын кешеләр ата-аналарыбыз. Шуның өчен аларга Һәрвакыт итагатьле булыйк, эштә һәм сүздә аларга каршы килмик. Шул вакытта аларның да  һәм үзебезнең дә  күңелләребез рәхәт табар, тормышыбыз гүзәл булыр.

 

Просмотров: 1458 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...