Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" №155 Зилә Зәйдуллина, Чичкан төп мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы
22:10
"Көмеш каләм" №155 Зилә Зәйдуллина, Чичкан төп мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Мин Чувашстандагы кечкенә бер татар авылының кечкенә генә бер кызчыгы булам. Татарстаннан читтә яшәсәк тә, татар телендә чыга торган газета- журналларны алдырабыз. Үзем дә "Салават күпере” журналына кечкенә хикәяләремне җибәреп торам. Күптән түгел, 2012 елның 1 санында да берсе басылып чыккан иде.

        Татар телен мәктптә өйрәнәбез. Өйдә дә, урамда да татарча сөйләшәбез.ТНВ каналы да безгә яңалыкларны көне буе татарча сөйли. Үзебезнең татар телевидениесе булу – бөтен татарлар тормышы белән танышуга, аралашуга зур мөмкинлек бирә.Халкым кайда гына яшәсә дә, үз телен, үз гореф – гадәтләрен, йолаларын саклап кала.

       Һәр елны ЮНЕСКО үлеп баручы телләрнең исемлеген игълан итә. Шул исемлеккә керәсе түгел иде. Туган телен белмәгән кеше чит телләрне дә яратмый, белми дигән сүз. Мәктәптә без татар теленнән кала чуваш, рус, инглиз телен өйрәнәбез. Әйтмисең,барысын да белеп бетерүе авыр. Ләкин күпме күбрәк беләсең, шул хәтле белемең арта, дөньяга карашың киңәя һәм туган телеңнең якынлыгы арта.

      Күптән түгел, миңа шагыйрь, язучы, публицист , Тукай премиясе, Җәлил премиясе лауреатлары Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсендә булырга туры килде. Ул әле язучы гына түгел,  ул - минем абыем, әтиемнең бертуган абыйсы да. Ул кичәдә миңа да Ркаил абыйның шигырен Камал театры сәхнәсеннән уку насыйп булды. Бу минем өчен бик дулкынландыргыч  мизгелләр иде. Бөек артистлар чыгыш ясаган, спектакльләрен уйнаган, бөек шагыйрьләр үлемсез шигырьләрен сөйләгән сәхнәдә син дә басып тор эле, алай гына түгел, бөек шагыйрь абыеңның шигырен сөйлә... Үз милләтем, үз телем белән горурлану хисләре кичердем мин ул онытылмас иҗат кичәсендә. Телебезнең , милләтебезнең киләчәге – безнең кулда, яшьләр кулында. Рабит Батулла да, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина да, Газинур Моратлар да яшь буын язучылары иҗаты белән горурланып сөйләделәр.  Димәк, әдәбиятыбызның  да  киләчәге бар.

     Ил башлыгы Медведев быелгы 2012 елны Тарих елы дип игълан итте. Бу бик мөһим адым дип уйлыйм, чөнки кеше үзенең үткәнен белми торып, киләчәккә омтыла алмый. Һәр халыкның горурланып сөйләрлек тарихы, каһарманнары бар. Алый гына да түгел, бер – берсе белән аралашып сөйләшергә  теле булырга тиеш. Бөек шагыйребез Г.Тукай телебезне, милләтебезне күкләргә күтәрде, әдәбиятыбызга маяк булып килеп керде. Әлегә кадәр дә галимнәребез Тукай иҗатын өйрәнәләр, яңадан – яңа ачышлар ясыйлар.

    Милләтебез гомер буена килгән изге гореф – гадәтләрне күп буыннарның каннарына сеңдергән. Моны аңлаган кеше генә ихтирамга лаек, бәхетле була аладыр.

Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын! Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!

Просмотров: 697 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 1
1 Гуля  
0
Молодец!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...