Главная » 2012 » Февраль » 12 » "Көмеш каләм"№96 Татарстан , Кумара, 6 Б сыйныфы укучысы Шәрипов Ильяс Илдус улы
21:11
"Көмеш каләм"№96 Татарстан , Кумара, 6 Б сыйныфы укучысы Шәрипов Ильяс Илдус улы

Милләтемнең бер бөртеге мин, газиз улы,

Күңелемдә чыңлый милли моңым.

Җырларымны сиңа багышлыймын,

Кабул итеп ал син, туган ягым!

Язмамны әниемнең шигырь юллары белән башлыйм. Әйе, мин дә татар милләтенең бер баласы. Күңелемдә туган ягыма, халкыма  карата иң җылы хисләр белән сугарылган матур көйләр туа. Кулыма гармунымны алсам, милли моңнар күңелем түреннән ургылып чыга. Ерак диңгезләргә коючы зур ташкын елгалар төптән, җирнең нәкъ үзәгеннән ургып чыгучы кечкенә чишмәләрдән башлана. Чишмә ничаклы тирәннәнрәк күтәрелсә, аның суы да шул чаклы тәмлерәк, сафрак һәм салкынрак була. Минем милләтем – бөек татар милләте. Без – үткәнебез һәм киләчәгебез булган милләт. Минем халкымның да тамырлары бик тирәндә, тарихи көзгесендә аның катлаулы үткәне чагыла. Милләтемнең бүгенге тормышында борынгы бабаларыбыз кичергән вакыйгалар үз урынын алып тора.

 "Бар уем кичен – көндезен,

  Синең хакта, милләтем”,- дип язган сөекле Тукаебыз.

Мин дә, тормышка гашыйк бала, үземнең уй-хыялларым, эш-гамәлләрем белән халкымның бүгенгесе һәм киләчәге турында  кайгыртып, аның язмышына нәни генә булса да өлеш кертәм дип уйлыйм.

Мин үзем, Шәрипов Ильяс Илдус улы, Татарстанның Кукмара районы Кукмара бистәсендә яшим. Безнең районыбызда төрле милләт кешеләре гомер кичерә, ләкин күбебез татар милләтеннән. Без рус мәктәбендә укысак та, саф татарча, үз ана телебездә матур итеп аралашабыз. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз, толерантлык төшенчәсен дә аңлап, дөрес яшибез. Башка милләтләрне дә хөрмәт итәбез. Районда катнаш гаиләләр бик күп: я әтисе урыс, я әнисе, ләкин барсы да мәктәпләрдә татар телен өйрәнәләр. Рус балалары да рәхәтләнеп иншалар язалар, яратып укыйлар, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашалар.

Мин төбәгебезнең 4 нче мәктәбендә 6 нчы б сыйныфында белем алам. Алты яшемнән музыка мәктәбенең баян сыйныфында музыка серләрен өйрәнәм. Кулыма беренче тапкыр баян алган көнемнән алып, халкымның милли көйләренең аһәңлеген төрле конкурсларда, концертларда тыңлаучыларга җиткерергә тырышам. Минем бу иҗат юлымның башында газиз әти-әнием тора. Алар миндә туган халкымның җыр-моңнарына мәхәббәт уяттылар, беренче уйнаган көйләрем дә татар халык көйләре иде. Миңа кушылып, гаиләмдә кичләребез җырлап уза. "Сарман”, "Алмагачлары”, "Кошлар кебек”, "Күбәләгем” кебек җырлар ничәмә – ничә еллар аша милләтемнең яшәү мәгънәсен, тормышны ярату хисен саклап китергәннәр. Бүгенге көндә дә җырлый аларны халкым. Яшәү рәвешен җырларындагыча гади генә, ләкин гадел итеп еллар аша киләчәккә алып барырга тырыша.

Рус мәктәбендә белем алуга карамастан, мәктәбебездә татар моңнары белән сугарылган бәйрәм-кичәләр, милли уеннар, концертлар даими булып тора. Әнием, Шәрипова Рәмзия Рөстәм кызы, безгә туган телебезнең үзенчәлекләрен, әдәби мирасын өйрәтүгә зур хезмәт куя. Татар халык җырларын бәйрәмнәрдә генә түгел, дәресләре аша да күңелебезгә сеңдерергә тырыша. Сыйныфтан тыш чараларга әзерләнгәндә, мәктәбемдә гармун моңы яңгырый. Яшьтәшләрем дә миңа кушылып җырларга талпынып торалар.

Тел язмышы — милләт язмышы. Безнең горурланып сөйли торган телебез, үзебезнең халыкка гына хас гореф-гадәтләр бар. Мәктәбебездә бер генә милли бәйрәм дә игътибардан читтә калмый. Сабантуй бәйрәме мәктәбебездән үк башлана. Гармун моңына ияреп, кызлар-егетләр һәр сыйныфка кереп, Сабантуйга бүләк җыябыз, милли уеннарда катнашабыз. Кукмара урамнары буйлап татар көйләрен яңгыратып, район халкыннан бәйрәмгә бүләк җыю чарасыннан да читтә калмыйм мин. Капка төпләре саен тукталып, җырлап, биеп күңел ача халкым. Мәктәбебездә татар халкының онытылып барган уеннарын яңарту, безнең җирлектә генә уйналган уеннарны өйрәнү максатыннан "Түгәрәк уен” чарасында да яратып катнашабыз.

Безнең Кукмара искиткеч табигате белән генә түгел, талантлы шәхесләре: шагыйрьләре, композиторлары, фән эшлеклеләре белән дә бик бай. Безнең як халкы үз җиреннән чыккан талантларны һәрвакыт ихтирам итә, алар белән хаклы рәвештә горурлана. Шулардан үзешчән композитор Илгиз Зарипов, шагыйрь Харис Мостафин, шагыйрә Наилә апа Сәгъдиеваларны горур атарга мөмкин.

"Туган телем – иң изге үткәнем,

Истәлеге газиз анамның.

Туган телем – якты киләчәгем,

Җырлар җыры минем баламның”,-

дип яза якташ шагыйрәбез Наилә апа.

Туган җир. Туган туфрак. Аңа булган тойгыларны һәр кеше үзенчә әйтә, җырлый.Туган як моңы аны һәрвакыт иҗатка дәртләндерә. Шуңа күрә туган җиргә, туган як табигатенә багышланган әсәрләр халкымның иҗатында зур урын алып тора.

"Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен”,  -

дип язган бит бөек шагыйребез Г. Тукай да. Мин дә шул нәни генә хезмәтем белән халкымның йөрәк хисләрен уятырга телим, милләтемнең үткәнен хәтер чоңгылыннан эзләп алып, яшьтәшләремә, киләчәк буыннарга тапшыруны күз алдымда тотам.Үзем өйрәнеп, күңел кыллары аша сызылып чыккан халкымның моңнарын киләчәккә дә җиткеререргә насыйп булса иде.

                                   Туган ягым, синең чишмә җырың,

                                   Моңга сара минем күңелне.

Яңгыратсам иде җырларымда

Яшьнәп узган һәрбер мизгелне.

Туган ягымдагы тургай тавышларында да, чишмә агышларында да, елга камышларында да җанга якын милли моңнарны ишетәм. Туган ягымның гүзәллеге гармун моңы булып, җырыма күчте.Әйе, шул халкым җырлары аша мин үзем дә көйләр иҗат итәргә өйрәнеп киләм. Инде репертуарымда кадерле әниемә, миңа акыллы киңәшләре белән булышучы әтиемә, туган мәктәбемә багышланган җырларым да бар.

Үз телебез, моңыбыз, үз милләтебез безгә газиз. Ул бит ана сөте белән кергән. Кайда гына яшәсәм дә, нинди генә һөнәр иясе булсам да, мин үз туган телемдә сөйләшәчәкмен, халкым моңнарын көйләп яшәячәкмен. Телем, моңым, милләтем белән чиксез горурланачакмын. Кешенең үз туган халкының тарихи-мәдәни мирасын яхшы белүе аның туган иленә, теленә, халкына, ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте, хөрмәте турында да сөйли. Халык үз милләтенең үткәнен  никадәр хөрмәт итсә, киләчәген кайгыртса, башка халыклар арасында шулкадәр зуррак абруй казана. Без тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнергә, сакларга, тагын да үстерергә, баетырга тиешбез.

 Туган телем, мөкатдәс моңым яшәсә генә, татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның яме-гаме тагын да артыр.

Эшне башкарды: 6 Б сыйныфы укучысы

Шәрипов Ильяс Илдус улы

Җитәкче: югары квалификацион категорияле

татар теле һә әдәбияты укытучысы

Шәрипова Рәмзия Рөстәм кызы



 

 

Просмотров: 645 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...