Главная » 2012 » Февраль » 21 » Шәйхетдинова Алинә Саба районы Шәмәрдән лицее
16:57
Шәйхетдинова Алинә Саба районы Шәмәрдән лицее

Бу татар, һай сибелгән... Рәсәйнең бөтен картасы татар белән чигелгән. Р.Миңнуллин Үз халкыңның, үз җиреңнең тарихы, ата-бабаларның тормышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Чөнки кешенең үткән заманнарга мөнәсәбәте аның гражданлык позициясен, шәхес булу дәрәҗәсен һәм, гомумән , тормышка карашын билгели. Менә шуңа күрә дә тарихны, борынгы мәдәният истәлекләрен, халыкның гореф-гадәтләрен, йола-кануннарын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Тарих – канлымы ул, шанлымы – барыбер халык хәтеренә чигелә барган. Халыкны көчсезләндерү сәясәте башланганчы, безнең милләтебез бердәм, шуңа күрә дә бөек, куәтле булган. Татар халкының сәясәте Урыс дәүләте сәясәте белән тыгыз бәйләнгән. XVII гасырда Себер татарларын һәм башка халыкларны көчләп чукындыру көчәя. Татарны чукындырганнар, асканнар, кискәннәр, сөргенгә җибәргәннәр. Бу турыда: Болгарында болганган, Суварында сызланган. Сараенда саргайган – Синдер, татар кешесе. Себергә себерелгән, Чиләбедә чиләнгән, Ырынбурда орылган – Синдер, татар кешесе, - дип ачынып язды шагыйребез Гәрәй Рәхим. Таркату сәясәте революциядән соң аеруча да кискенләшә. Инкыйлабның беренче көннәреннән үк Совет дәүләтенең максаты татар зыялыларын, алдынгы көчләрен юк итүдән гыйбәрәт була. Милләтебезнең "кулак” мөһере тагылган иң булдыклы, эшчән затлары Ерак Себергә һәм төньякка сөрелгән. "Халык дошманы” , "Төркия шпионы” дигән яман исем тагылып, галимнәр, язучылар, хезмәт сөючән тырыш крестьяннар юк ителә. Алар атып үтерүгә, төрле срокларга төрмә һәм сөргенгә хөкем ителәләр. Мөмкинчелеге булганнар гына чит илләргә кача ала. Татар милләте - рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык – кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны?! Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт иткәннәр. Арада шактый кызык язмышлы кешеләр дә бар. Үзбәкстан, Әфганстан, Иран, Төркиядә һәм берничә гарәп илләрендә яшәп, төрле уку йортларында белем алып, төрекчәсен дә, фарсы, гарәп телләрен белгән, французча һәм инглизчә дә иркен сөйләшә алган, туган телен дә онытмаган татарлар бар. Илгә сугыш афәте янагач та, халкыбызның лачындай ир-егетләрен сугышның иң кайнар нокталарына ташладылар. Аларның күпмесе, әсирлеккә эләгеп, чит җирләрдә яшәп калырга мәҗбүр булган. Язмыш ничек кенә кыйнаса да, җәберләсә дә, татар халкы үзенең илаһи көчен, рухи ныклыгын, милли йөзен саклап калган. Кайда гына яшәсә дә, татар халкы үзенең хәләл көче белән көн күргән: шахтада күмер чапкан, ерак тайгаларда урман кискән, торф чыгарган, балык промыселларында эшләгән. Туган нигезеннән аерылып, чит җирләргә чыгып китеп, күпме михнәт чигәргә, күз яшьләре түгәргә мәҗбүр булган алар! Бик күп еллардан бирле рус хакимияте астында яшәгән һәм чит илләрдә, бигрәк тә Төркиядә "Казан төрекләре”, ”Идел-Урал төрекләре” кебек төрле-төрле исемнәр белән аталса да, үзен "татар” дип атап йөртә бу милләт. Ә татарлыкка килгәндә, ул тирәнгә, эчкә яшерелгән, татарлык аның характерында, дөньяга карашында, яшәү рәвешендә чагыла. Белгәнебезчә, татар бөтен дөньяга таралган һәм алар, кайда яшәсәләр дә татар хәсрәте белән яналар, күңелләрендә татар өчен кайгыру, яну бар. Татарстанны, татар халкын яраталар. Алар кальбе белән дә, йөрәкләре белән дә татар. Ерак чит илләрдә яшәсәләр дә гореф-гадәтебезне, туган телне онытмыйлар. Өйләрендә - милли ризык – өчпочмак, пәрәмәч, бәлешләр пешеп тора. Балаларын да: ”Сез - татар кавеменнән, татар икәнлегегезне оныта күрмәгез, татар милләтенә файдалы кешеләр булыгыз, сезнең әби-бабаларыгыз Татарстаннан чыккан”, - дип тәрбиялиләр. Шушы милли хис татарларны ерак илләрдә дә бер-берсенә якынайта, берләштерә. Бөтен дөньядагы татарлар берләшергә тиеш. Бөтен дөньяга татар тавышын ишеттерергә, белдерергә иде дигән теләк белән яши алар. Бөтендөнья татар конгрессы милләтебез көчләрен берләштерүне төп бурыч итеп куйды. Татар халкы язмышына кагылышлы зур үзгәрешләр булды. Татарстан алга киткән республикалар рәтенә басты. Мең еллык тарихы булган Казанны татар халкы рухи кыйбласы, мәркәзе дип кабул итә. Кайда яшәвенә карамастан, татар кешесе тормышта үз урынын таба, үз кадерен югалтмый. Милләтебезнең башка халыклар арасында танылуы эзлекле рәвештә үсә бара. Дөньякүләм танылган галимнәр Роальд Сәгъдиев, Вил Мирзаянов, мәшһүр биючеләребез Рудольф Нуриев һәм Ирек Мөхәммәдов, шахматчылар Гатаулла Камский һәм Алисә Галләмова, талантлы композиторыбыз София Гобәйдуллина, хирург Ринат Акчурин – милләтебезнең горурлыгы, йөз аклыгы. Һәрберебезнең дә язмышы гаиләгә, милләтебезгә, дәүләткә бәйле. Төрле җиргә таралган халкым тату гаилә булып яшәр, милләт буларак "чәчәк атар”. Мин сөекле халкымның якты киләчәгенә, башка милләтләр белән дус һәм тату яшәячәгенә ышанам. Милләтемнең лаеклы кызы була алсам, мин үземне бәхетле кеше итеп тояр идем. Шәйхетдинова Алинә Тәлгать кызы Татарстан Республикасы Саба районы Шәмәрдән лицее, Җитәкче: Галимова Лилия Вәгыйзь кызы 422050, Татарстан Республикасы Саба районы Шәмәрдән авылы Ф.Кәрим ур., 15-11

Просмотров: 945 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...