Главная » 2012 » Февраль » 10 » "Көмеш каләм"№89 БР Благовар районы Шырлык урта мәктәбе Юнусова Әлфия Әлфәт кызы 10 нчы сыйныф укучысы.
21:24
"Көмеш каләм"№89 БР Благовар районы Шырлык урта мәктәбе Юнусова Әлфия Әлфәт кызы 10 нчы сыйныф укучысы.

И туган телем!
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
(Разил Вәлиев)

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк.

Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңы үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

 Бүгенге көндә туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль проблема булып тора. Чөнки тел – халыкның бөтен яшәү гөмерендә тапкан һәм табынган социаль –мәдәни байлыкларының иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе –зиһен байлыгы. Ана теленең моңын, аһәңен аңлау өчен кайвакыт бер бишек җырын ишетү дә җитә. Аның мәгънә тирәнлегенә шаккатып, эчке бер ләззәт кичерергә теләсәң, халыкта йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә төшер, әдипнең маһир каләменнән чыккан китап сүзен укы.
Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй –милли көй, иң матур тел –туган тел”. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була.
Борынгы заманда тел осталары сугышларны туктаткан, гадел хөкем чыгарган, патшаның олы киңәшчесе булган. Тел белгәнне олылаганнар, аңа түрдән урын биргәннәр. Аның әйткәне халык сүзенә әйләнгән. Исеме онытылганда да, тапкыр сүзе илләр гизгән, гасырдан гасырга күчкән.
Бүген син –миңа, мин сиңа эндәшкән сүзләр белән моннан йөз ел элек тә, мең ел элек тә безгә таныш түгел әллә кемнәр үзара аралашкан. Алар белгәннәрен бик күбен без онытканбыз да. Ә шулай да тел үсә, үзгәрә. Бик матур мәгънәле сүзләр кулланылыштан төшеп кала, әйтелеше сөйләмебез аһәңенә ярашмаганнар да телебездән төшми. Еш кына аңа зыян да салына.
И газиз ана телем! Синең язмышың –безнең язмыш. Милләтемнең һичнигә алыштырмаслык йөзек кашы да син.
Туган тел –милләтнең рухы, җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Шуңа күрә телне сакларга, кадерләргә кирәк. Телнең матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Туган телебезне онытсак, үзебезнең балачагыбызны, кичергән сөенечләребезне дә онытырбыз. Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә "әти-әни” дип беренче сүзебезне әйткәнбез, әкиятләр тыңлаганбыз, җырлар җырлаганбыз. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үскән саен, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга да ярдәм иткән ул.
Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер –берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:
"Кил, өйрән, и туган, бел башка телне, Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер.”
Мин аның белән килешәм. Телләр белү олы байлык дип уйлыйм. Мин –гади татар кызы, гүзәл Башкортстан җирендә туганмын. Һәр кеше үзенең туган телендә һәм үзе яшәгән республика телен дә өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. Фән нигезләрен мин рус телендә өйрәнәм, ә туган телем минем каныма ана сөте белән кергән
һәм  гомер буена озатып баручы юлдашым да.
Һәр татар кешесе милләтем дип янып, туган телем дип өзгәләнеп, диненә, туган иленә тугры булып яшәсә, без телебезне югалтмаячакбыз дип уйлыйм. Яклыйк, саклыйк, өйрәник туган телебезне! Горурланыйк туган телебез белән!

Халкың белән горурланыр өчен
Нигезең бар, татар баласы.
Татармын, дип сөен-
Бөек халык
Тарихларда мәңге каласы!

Б

Р Благовар районы  Шырлык урта мәктәбе

Юнусова Әлфия Әлфәт кызы 10 нчы сыйныф укучысы.


Просмотров: 661 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...