Главная » 2012 » Февраль » 4 » "Көмеш каләм" №71 ,Шыгырдан вылы , Илюзә Пазюкова
20:29
"Көмеш каләм" №71 ,Шыгырдан вылы , Илюзә Пазюкова
Милләтебез чәчәк атсын!
Татар иле, татар халкы
 Ил түреннән горур атлый.
Тукай моңын, Тукай телен Күңел түрендә саклый.
Туган тел, туган як, туган җир, милләтебезнең киләчәге - болар барысы да үзара бәйләнгән. Туган телебез югалмаса, милләтебез югалмас. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була. Мин үзем мөселман кызы. Туган ягымны, туган авылымны, туган телемне яратам, элек-электән килгән гореф-гадәтләребезне ихтирам итәм, татар булып тууым белән чын күңелдән горурланам. Нинди генә авырлыклар килсә дә, татар халкы үзенең телен, динен югалтмаган, ислам динен күпме генә тыйсалар да, татар үзенең кыйбласыннан ваз кичмәгән, тез чүкмәгән. Мин Шыгырдан авылында яшим.Авылдашларым элеккеге гореф-гадәтләрне саклап, хөрмәт итеп, ислам диненең кануннары белән яши. Кадерле бәйрәмнәребез - Ураза һәм Корбан гаетләре гөрләп уза. Бәйрәм көннәрендә өйләрдә тәмле ризыклар пешә, туган-тумача кунакка йөрешә. Кунакка йөрешү, бүләкләр бирешү кешенең җанына ял бирә, туганлыкны ныгыта. Авылыбызда җиде мәчет эшли. Мәчетләребезнең ишеге һәркем өчен ачык, күңелләрне, йөрәкләрне тетрәндәреп, тирә-юньгә азан тавышы тарала. Мәчетләргә яшьләрнең дә теләп йөрүе һәркемне сөендерә. Күптән түгел генә төзелгән "Өч сәхабә” мәчетебез сокланырлык бизәлеше, матурлыгы белән чит ил кешеләренә дә күрсәтерлек. Авылыбызда ел буена туйлар гөрли, сабыйлар күп туа. Димәк, татар милләте арта, үсә бара. Милләтемнең тагын бер күркәм бәйрәме – бәби чәе, бәби туе. Нәсел дәвамчысына әби-бабай да чын күңеленнән шатлана. Әби-бабайлы йортта бала миһербанлы, йомшак күңелле, динле, тәүфыйклы булып үсә, яхшы тәрбия ала, чөнки әбисенең сихри әкиятләрен, моңлы бишек җырларын тыңлый. Бала яшь чактан ук татар милләтенең гореф-гадәтләрен аңына сеңдереп үсә. Ә Сабантуйларыбыз ничек матур уза безнең! Татар милләтенең иң матур, иң күркәм бәйрәме. Сабантуйлар элек-электән кешене эшкә рухландырган, язгы чәчүләр беткәннән соң, кешеләр йөрәкләренә ял, беләкләренә көч алганнар. Татар милләтенең киләчәге яшьләр кулында. Милләтнең данын, дәрәҗәсен арттыру өчен, аның үткәнен белергә, киләчәген кайгыртырга кирәк, билгеле. Милләтебез гөрләп чәчәк атсын дип, безнең авылда бик күп эшләр эшләнә. Татар булуыбыз белән горурлану, аны яратырга өйрәтү иң беренче чиратта әти-әни бурычы булса, мәктәп тә тәрбия эшендә зур роль уйный. Яшь буынга татар милләтенең асылын, гореф-гадәтләрен аңлату, аларга әдәп, дин кануннарын өйрәтү өчен, укытучыларыбыз бик күп көч куя. Кичәләр, диспутлар оештырыла, кинофильмнар күрсәтелә, татар теле һәм әдәбияты атналыклары бик оешкан төстә үтә. Монда татар теле укытучысы Ишмуратова Сания Мәүлет кызының да өлеше зур. Мәктәбебездә музей эшли. Анда татар халкының борынгы эш кораллары, тегү, чигү, бизәнү әйберләре куелган. Авылыбызның күренекле кешеләре, мәктәпнең үткәне, бүгенгесе турында стендлар ясалган. Болар безгә, укучыларга, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен өйрәнергә, татар милләтен хөрмәт итәргә өйрәтә. Авылым сәхнәсендә очып-очып татарча бииләр, йөрәкләрне, күңелләрне тетрәндереп, моң агыла, татар җыры, татар моңы... Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Мәктәптә дин дәресләре дә алып барыла. Дин әһелләре белән очрашу, аларның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлау да укучыларга бик кирәкле гамәл. Чөнки дин бетсә, тел дә бетә. Ә инде тел бетсә, халык халык булудан туктый. Авылыбызда милләт өчен көчен дә, вакытын да, малын да кызганмаучы фидакарь кешеләр байтак. Балаларны дингә өндәүче, аларның киләчәге якты булсын өчен тырышучы кешебез – Әлбир хәзрәт Крганов. Аның җитәкчелегендә авылда ел саен "Рамазан” фестивале үтүе дә моңа ачык мисал. Спорт ярышлары, ирекле көрәш бәйгеләре, балалар өчен Сабантуйлар бездә бик еш үткәрелә. Ә былтыр Шыгырданда үткәрелгән Федераль Сабантуй һәркемнең күңелендә тирән эз, онытылмаслык хатирәләр калдыргандыр. Шунда бик күп авылдашлар матди ярдәм белән дә, эшләре белән дә зур булышлык күрсәттеләр. Беренчедән, бу игелекле эшләре белән үзләренә савап алсалар, икенчедән, бу эш татар милләтенең бер-берсенә ярдәмчел, миһербанлы икәнен, элеккеге гореф-гадәтләрнең халык арасында югалмавы турында сөйли. Мин авылда яшәвемә, авылда туганыма шатланып бетә алмыйм. Чөнки урамга чыксам, мәчетләребездән моңлы азан тавышы яңгырый, мәктәпкә килсәм, дусларым белән татар телендә аралашам, өйгә кайтсам, телевизордан "Татарлар”, "Халкым минем”тапшыруларын карыйм, татарча җыр тыңлыйм. Күп татар авылларында да моның шулай булуы бик сөендерә. Минем милләтем горур ул, татар милләте яши һәм яшәячәк!!! Горурлан син, татар, телең белән, Горурлан син, татар, илең белән, Буыннардан-буыннарга күчкән Мәңге югалмас ана телең белән!
Просмотров: 955 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...