Главная » 2012 » Февраль » 4 » "Көмеш каләм" №67 Бөгелмә, 7нче гимназиянең 5нче В сыйныфы укучысы Мөнирова Илүзә
08:24
"Көмеш каләм" №67 Бөгелмә, 7нче гимназиянең 5нче В сыйныфы укучысы Мөнирова Илүзә
Кич җитте. Күрше бүлмәдә телевизордан бишек көе яңгырый. Бүлмәгә керсәм, балалар өчен һәр кич бара торган "Күчтәнәч” тапшыруы тәмамлана икән. Әбием әйтә:”Кызым үзебезнең татар” Спокойный ночи”ен карый алмадың инде!” Мин шунда уйлап куйдым:”Нигә әбием аны татар "Спокойной ночи”е?- дип әйтә икән. Без күбрәк русчасын карарга өйрәнгәнебез өчен икәнме? Чынлап та, безнең Бөгелмә халкы бөтенләй урыслашып бара инде. Ә мин бит - татар баласы.Туган телем - татар теле. Мин үз телемне бик яратам.Татарча матур итеп сөйләшә беләм. Туган тел дип әйтүгә, Габдулла Тукайның шигыре исемә төшә: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Безнең татар телебез бик моңлы, матур. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән.Ул минем өчен әби-бабам һәм әтием-әнием кебек үк бик якын. Татарстанда яшимен:
Туган телдә серләшәм.
Горурланып әйтә алам:
"Мин татарча сөйләшәм!”
Укыйм, язам, хәтта җырлыйм
Туган илем иркендә.
Әйдә,татарча сөйләшик -
Оялма, дустым, син дә. Туган телендә сөйләшмәгән милләтнең киләчәге юк, дип уйлыйм.Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас кебек, телебезгә дә моңлылык хас.Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Мин дә үз илемнең нечкә күңелле бер баласы.Татар җырларын бик яратам. Шуның өчен мин балалар вокаль студиясенә йөрим. Безнең җитәкчебез, Әхмәтшина Фәния Салиховна, үзе дә бик яхшы татар телендә сөйләшә һәм моңлы итеп җырлый. ”Моңлы халык начар була алмый,”-ди ул. Мин аның белән килешәм. Моң ул – халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы булыр! Үземнең татар милләтеннән булуыма бик горурланам, чөнки татар халык җырлары, моңнары милләтебезне югалтудан, бетүдән саклап калган иң кадерле бер мирас. Барлык балалар бишек җырын ишетеп үссәләр, һичшиксез, үз туган-туфрагын, милләтен, телен, халкын һәм Ватанын яратучы булып үсәчәк. Дусларым, әйдәгез бергәләп телебезне саклыйк, бер-беребезне яклыйк,чөнки безнең милләт – бердәм һәм горур милләт. Бәлки безнең якташлар арасыннан җырларда җырланырдай тарихи шәхесләр дә чыгар. Мин моңа бик ышанам.
 
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7нче гимназия"Милләтем,киләчәгем!” исемендәге иҗади эшләр конкурсына Милләтем – горурлыгым.
7нче гимназиянең 5нче В сыйныфы укучысы Мөнирова Илүзәнең иҗади эше. Җитәкче: II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Г.Р.
Просмотров: 574 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...