Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №65 Алексеевск районы, Родники урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Рәмзия Рафик кызы.
11:28
"Көмеш каләм" №65 Алексеевск районы, Родники урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Рәмзия Рафик кызы.
ТР, Алексеевск районы, Родники урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Рәмзия Рафик кызы.
Туган теленә битараф булучыларга гаҗәпләнәм!
 Ә ни өчен кешеләр шундый матур, бай, ягымлы татар теле була торып та, русча сөйләшергә тырыша соң әле? Татар теленең дәүләт теле буларак киң даирәдә аралашу дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы да, күп еллар диннең бетеп торуы дә сәбәпле булгандыр. "Динсезлектән денсезлеккә бер адым” дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Кызганычка каршы, татар теленең аралашу даирәсе кими. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада рус телен үзләштерә. Тел ул - мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үз­гәрт­мәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк. "Милләтем исән, рухы сау булсын өчен мин бүген, хәзер ни эшли алам? ”,- дигән сорау һәркемне борчыса гына, тел саклана ала. Бүгенге яшьләрнең күбесе "Татар теле белән кая барасың?”-диләр. Ә бит кеше башта үз телен камил белергә, моннан тыш чит телләр белергә тиеш. Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә. Җандай кадерле гүзәл, Туган телем минем! Туган телем –татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Әби-бабаларыбыз шушы телдә бер-берсе белән аралашкан, хисләрен бүлешкән, бездә туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Туган телебез безгә васыять булып буыннан –буынга тапшырылып килергә тиеш. Дәүләт телебез ике тел: рус һәм татар телләре. Хәзерге вакытта укучыларга бу ике телне белү мәҗбүри. Бу телләр буенча, БДИ һәм БРИ бирергә була. Татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча БРИ бирүчеләргә югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты факультетларының ишекләре һәрвакыт ачык. Ә бит 11 ел буе татар мәктәбендә укыган укучыларга калган фәннәрне рус телендә бирү бик авыр. Киләчәктә башка фәннәрдән дә БРИ бирү мөмкинлекләре тудырылса, без бик шат булыр идек. Рәсми чыганаклардан караганда, татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә дип санала. Бу - без Россиядә сан ягыннан икенче урында торабыз дигән сүз. Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз чәчәк атар. Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шарт­ларда ни эшләргә була? Тел проблемасын шушы шартларда хәл итәргә кирәк. Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең үзеннән тора. Без­гә беркем дә туган телдә сөйләшергә комачауламый, урамда да, укыган урыннарда да шулай ук. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем безне та­тар­ча тәрбияләүдә аяк чала?! Беркем дә комачау итми. 70 нче елларда ук Эс­то­ниядә эстоннар бер-берсе белән бары тик туган телендә генә сөй­ләшкән, берсе дә тыя алмаган. ә бит ул совет заманасы булган. Бар нәрсә үзебездән то­ра. Мәҗбүри татар теленә өйрәтеп булмый. Кыйнап татарча сөйләш­терү мөмкин түгел. Бу кешенең рухи таләбе, халәте булырга тиеш. Милләтне элек дин генә саклап калган, хәзер исә заман үзгәрде. Безгә иң бе­рен­че чиратта телне сакларга, аны үстерергә кирәк. Монда кешенең белем дә­рә­­җәсе дә, халыкның үз тарихын, телен белү дә, хөр­мәт итү, дин дә керә. Икенчесе — ул материаль байлык, яшәү дәрәҗә­се. Кешенең кесәсендә акча юк икән, аңа милләт тә, милли проблемалар да кирәкми. Рухи һәм материаль байлык яһүдләрне саклап калган. Татар милләт буларак саклансын өчен, халык рухи яктан да, материаль яктан да бай булырга тиеш. Милләтнең тамыры, биг­рәк тә татарныкы авылда. Та­тар телен саф, камил бел­гән кешеләр шунда яши. Ләкин газ керсә дә, юллар салынса да, кайбер авыллар бетеп бара. Ни кызганыч, моңа халыкның битараф, үшән булуы да ярдәм итә. Ан­да мәк­тәпләрне, мәдәният учакларын да бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Ул бүген татарның терәге. Авыл юкка чыкса, тел дә, мил­ләт буларак, халык та бе­тә. Шушы хакыйкатьне аң­лар­га иде. Татар теленең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә, әйдәгез без аны саклыйк, яклый, үстерик...
Просмотров: 611 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 татар кешесе  
0
Бас,бас! Укысыннар, бас!!!

2 Тукайдан-бабайдан  
0
Татар кешесе, ник инде бик ошагач басмаска кушасыж инде.

1 татар кешесе  
0
Бик ошады,басмагыз!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...