Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №62 Кәримова Регина ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
11:13 "Көмеш каләм" №62 Кәримова Регина ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы |
Кәримова Регина ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мин бит- татар кызы!
Мин бит татар кызы диеп,
Үз телемдә эндәшәм.
Үз телемдә шигырь сөйлим ,
Үз телемдә яратам.
Мин бит татар кызы диеп,
Саф татарча сөйләшәм.
Үз телемне, үз динемне,
Милләтемне үстерәм.
Татар милләтеннән диеп,
Мин горурлана алам.
Өч балама мәхәббәтне,
Ана сөтеннән бирәм.
Өч кызыма бишек җыры,
Күп әкиятләр укыйм.
Милләтне гаилә бирә,
Шуны онытмыйк, диим.
"Бисмилла” диеп ачылса,
Балаларда телебез.
Милләтебез яшәр, үсәр,
Бергә булса уебыз.
Гаиләдә балаларга,
Туган телне өйрәтик.
Милләтебез бөеклеген,
Балаларга сеңдерик.
Сабантуйлар гөрләп торсын,
Бәйрәмнәре күп булсын.
Гореф- гадәт онтылмасын,
Милләтебез гөрләсен.
Бар татарга эндәшәмен,
Телебезне югалтма!
Үс син,нык бул, югалма син,
Милләтем, яшә,яшә!
|
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...