Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №60 ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаймуратова Розалия Виктор кызы
11:05
"Көмеш каләм" №60 ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаймуратова Розалия Виктор кызы
ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаймуратова Розалия Виктор кызы
Минем милләтем һәм киләчәгем.
 Анам теле-телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
 Синбулганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
Мин милләтне милли үзаң яшәтә дияр идем. Әгәр дә без халкыбызның мәдәни тарихына мөрәҗәгать итсәк, кызыклы закончалык күрербез: милли узаң үсеше мәдәни үсешнең алшарты , нигезе икән . Мәдәният чәчәк аткан заманнар үткәндәге рухи ядъкәрләргә актив мөнәсәбәттә торулары белән характерлана . 20 йөз башымтатар әдәбиятын гына алып карыйк. Бу чорның әдип-галимнәре һәм меңәрләгән укучылары, төрле кыенлыкларга да карамастан, тарихны –остаз , рухи истәлекләрне дәреслек итеп, тырышып күп нәрсәгә өйрәнгәннәр . Кызганычка каршы , 90нчы елларда субъективизм көчәя: тарихтан гыйбрәт, сабак аласы урынга, без аны үзебез өйрәтә, шомарта, көндәлек лозунгларга яраклаштыра башладык . Шуның аркасында халкыбызда , милләтебездә хәтерсезлек артты , узаң дигән төршенчә түбән дәрәҗәгә төште , телебезнең, милләтебезнең алга таба яшәеше кыл өстендә калды. Ниһаять, соңгы вакытларда халыкта милли үзаң җанлану , тарих, элеккеге мәдәни мирас белән кызыксыну күзәтелә башлады. Меңләгән елгалар ,инешләр , диңгезләрдән Дөнья Океаны барлыкка килгән кебек , галәмнең меңләгән кавем кичерешләре , шатлыклары – кайгыларын берләштергән мәдәниятләреннән Гомумкешелек мәдәнияте барлыкка килгән . Без аларның һәркайсын сакларга тиеш. Татар милләте-империяләр тоткан, башкаларга империяләр төзеп биреп ,үзе үк дәүләтсез калган һәм шул ук вакытта үзен басып алган империянең үзәк игътибары һәм коточкыч басымы астында биш гасырга якын чорлар-искиткеч зур югалтулар аша исән- имин саклана алган милләт . Шушымы яклауга лаек түгел?! Мондыйлар кешелек тарихында сирәк. Мондыйлар арасында иң атаклылары –яһүдиләрдер .Алардан кала бәлки без-татарлардырбыз . Яңа эрага кадәр үк Рим империясе тарафыннан юк ителгән Израиль-Иудея дәүләте Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Көнчыгыштагы иң көчле дәүләтләрнең берсенә әверелде. Чынлык шуннан гыйбәрәт иде: яһүдләр үз телләрен-ивритны онытканнар иде. Әмма алар бөтен дөньяга сибелсә дә , үзләренең кайсы милләттән икәнлеген истән чыгармады. Һәм моның бер төп сәбәбе : яһүд халкы элитасының милләтне саклауга юнәлдерелгән максатын гамәлгә ашыра бару. Ә без нишлибез соң? Иң элек бер-беребезнең уңышларыннан көнләшеп , йокыдан калабыз. Кайберәүләр еллар буе бер-берсе белән юкны бар итеп судлаша. Ә менә күптән түгел Мәскәүнең " Культура” каналы аша милләт , милли тәрбия хакында бик кызыклы әңгәмә алып барылды. Тапшыруда Дәүләт Думасы депутатлары, күренекле галимнәр катнашты. Анда төп сүз бүгенге рус тәрбиясе турында барды. Тапшыруны алып баручы Третьяков,нәтиҗә ясап: " Рус кешесен империя өчен җан атычу итеп тәрбияләргә кирәк , башкача сөйләү –күз буяу, уенчаклык кына”,- диде. Ә мин : " Безгә бүгенге татарны кем, ничек итеп тәрбияләргә кирәк ? " –дигән сорауга җавап эзләп башватам. Революциягә кадәр татарны ислам дине, шуңа нигезләнгән менталитет саклап калган . Иң кыен заманнарда да татар гаиләсндә үрнәк балалар тәрбияләнгән . Бу бик мөһим ,Мөхәммәд тәйгамбәр дә: " Тау урыныннан күчкән дисәләр,ышанмагыз, холык үзгәрде дисәләр , ышанмагыз,” - дип юкка гына әйтмәгән инде. Совет тәрбия системасының да уңай яклары бар. Әмма анда милли тәрбиягә бөтенләй урын бирелмәде .Әйе, большевиклар мөмкин булганны эшләргә алынсалар да, моннан берни дә килеп чыкмады. Бүген кич урамга чыгарга куркабыз икән, бит аңа нигез шул чакларда салынган. Әмма! Башыңны имә,бөек татар халкы! Син Рәсәйне инде биш гасыр ил итеп тотып,миллион корбаннар биреп,бәйсез итә киләсең.Әмма кадереңне белмиләр. Синекен генә түгел, башкалар кадерен дә. Үзенең "төп халкы” исәпләнгән урысныкын да. Аның каравы, Аллаһы Тәгалә синең һәм башка иманлылар кадерен белә. Шуңа да бары тик Аның кадере белән генә исән, телле һәм динле-иманлы син, татар милләте! Әгәр яшисебез килә икән , татар байлары мәдрәсәләр , югары уку йортлары ача башларга тиеш. Авылдамы , шәһәрдәме ,һәр татар анасы-татарча укытучыга , һәр татар йорты татар мәктәбенә әверелергә тиеш. Башыңны күтәр дә,алга,татар милләте! Рәсәйнең бергә сабанга җигелгән , бергә урак урган,бергә җырлаган , бергә балалар үстергән 180 исемдәге халкы милләтенең узара килешеп яшәве, дуслыгы нигезендә , Азат Рәсәй оныкларына.
Просмотров: 569 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...