Главная » 2012 » Февраль » 1 » "Көмеш каләм" №46 Гиләҗетдинова Лилия Булат кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
09:19
"Көмеш каләм" №46 Гиләҗетдинова Лилия Булат кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
Минем милләтем һәм киләчәгем Гиләҗетдинова Лилия Булат кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы. Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы
 И туган тел,и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Г.Тукай
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай үзебезнең җанга якын булган татар телебез турында бик әһәмиятле шигырь юлларын язып калдырган.Бу исә балалар туган көненнән үк ана телендә сөйләшергә һәм тәрбияләнергә тиеш.Балалар бакчасында сабыйларны үз туган теленә өйрәтүне,әдәбият белән таныштыруның сыйфатын күтәрүне алдынгы мәсьәләләр рәтенә куела.Ана теле-тою,сизү,йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк,рухи тамырдан акыл ,фикер эшчәнлегенә,белем һәм күнекмәләр туплауга,кешеләрне танып белүгә юл кыскарак.Ана сөте белән кергән йөрәк,сизү,тою теле булганга аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз,тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, сөйләмдә чит-ят сүзләр буталып йөрүен яратмаган,татарның татар белән саф татарча сөйләшүен,үз ана телендә милләтеңә хезмәт итүне,аны алга өндәүне таләп иткән.Үз баласының нинди шартларда зиһенле белемгә омтылучан,гаилә җанлы,кешелекле булып үсәсен үз тәҗрибәсендә ачыклаган.Татар халкыбызның нигезе борынгы Идел Болгар татарларыннан чыккан.Хәзерге вакытта бу җирдә күп кенә үзгәрешләр кертәләр.Элекке җитәкчебез Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә бу җирдә музей төзелә башлады.Татар халкының чыккан,яшәгән җирен күрергә һәръяктан кешеләр экскурсиягә киләләр.Бу җирне изге җир дип атыйлар. Дәүләтебез,милләтебез һәм бабаларыбызның киләчәге үткәнебезнең иң яхшысын кире кайтаруга,аны яңартуга,ягъни тарихыбыз,мирасыбызны,татар халкының гореф-гадәтләрен, телен,аның элек-электән килгән бала тәрбияләү,гаилә корү , хезмәткә өйрәнү,тормышка әзерләү тәҗрибәсен яңадан өйрәнүгә килеп тоташа.Татар халкы элек-электән эшчән,намуслы,тәртипле,әдәпле,кунакчыл,ачык йөзле булуы белән танылган.Матур гореф-гадәтләр,кунакка йөрешүләр,милли бәйрәмнәр уздырулар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән.Өлкәннәрне аксакал дип йөрткәннәр,авыр хезмәт башкара алсалар да,алар гаиләдә терәк булып саналганнар. Ата-ана мирасына күз салсак, без үзебез өчен бик күп гыйбрәтләр алыр идек. Туган теленнән,нигезеннән читләшү,туган телне махсус өйрәнмәү,балаларны кешелек горурлыгыннан мәхрүм итә,саф чишмә кебек җырлап-чыңлап торган телебезне томалый,тупас булып үсәргә юл ача. Үз милләтен,ана телен хөрмәт иткән кеше ике телне бергә кушып сөйләшмәскә тиеш.Ике телне бутап сөйләшү үзе үк культурасызлык билгесе.Тел өйрәнүне сабый чакта ук өйрәтергә кирәкне безгә онытмаска кирәк,чөнки галимнәр раславынча,кеше үзенә аласы белемне һәм тәрбияне 70 процентын 6 яшькә кадәр үзләштерә,калганын гомере буе тулыландыра гына.Милли горурлыгыбыз булган шагыйребез Габдулла Тукай да сабыйның күңелен язылмаган ак дәфтәр белән тиңләгән һәм шундый юллар язып калдырган : "Саф әле күңелең синең,һичбер бозык уй кермәгән, Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән ". Димәк ,балаларны тәрбияләүдә иң изге хәзинә-туган тел !Без һәм бездән соң киләчәк буын,аларны тәрбияләүгә бәйләнгән безнең тормышыбыз.Безнең генә түгел, милләтебез, илебез киләчәге дә безнең кулда.Милләтебезнең киләчәге һәрберебезне борчырга тиеш. Милләтебезнең үсүенә һәрберебез нинди дә булса кечкенә өлешен кертсә,милләтебез үсәр ,алга барыр иде.
Просмотров: 602 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...