Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" №150 Актаныш , Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Кашбразиева Лилия Илшат кызы.
16:52
"Көмеш каләм" №150 Актаныш , Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Кашбразиева Лилия Илшат кызы.

Минем милләтем – горур һәм моңлы татар халкы. Аның үз язмышы, үз теле һәм үзенә генә хас йолалары, гореф – гадәтләре бар. Мин үз телем һәм милләтем белән горурланам. Чөнки, безнең татар халкыннан нинди генә күренекле шәхесләр чыкмаган. Мәсәлән, язучылар-шагыйрьләр: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Роберт Миңнуллин. Җырчылар: Флера Сөләйманова, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Салават Фәхетдинов, Хәния Фәрхи. Композиторлар: Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова. Безнең милләтебездә бик күп бәйрәмнәр, йолалар бар. Алар безнең халыкның бердәм, татау һәм эш сөючән икәнен күрсәтеп тора. Тырышып, бар көчен биреп эшләгән кеше рәхәтләнеп бәйрәм дә итә. Күмәкләшеп, өмәләр үткәреп авырлыкларны җиңгән икән, аның күңел ачулары да татулыкта, дуслыкта үтә. Бүгенге көндә дә бу сыйфатлар әле югалмаган: бар дөньяны шаулаткан Сабантуйлар, авылларда сакланып калган Каз өмәләре, Нәүрүз, Сөмбелә, Карга боткасы, Корбан бәйрәме шуны дәлилли. Сабантуй барлык йолаларны туры китереп уза. Аның мәйданына яше – карты агыла. Ә укалы камзуллары, каймалы читекләре, чигелгән түбәтәй-калфаклары, бәби итәкле купшы күлмәкләре һәм алъяпкычлары бу гүзәллекне тагын да бизи. Татар милләте - бик моңлы халык. Хәтта моң сүзе белән ул башка милләттән аерылып тора. Күңел түреннән чыккан "Бөрлегәнем”, "Күбәләгем”, "Әпипә”, "Ай, былбылым”, "Эх алмагачлары” әле бүген дә бер бәйрәмдә дә җырланмыйча калмый. Ә инде озын көйләрдән "Карурман” кебек җырларны бары татар кешесенә генә хас булган моңга ия җырчы гына башкара аладыр. Безнең милләтебезнең тагын үзенә генә хас милли ризыклары бар: бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк. Бик күп кешеләрдән ишеткәнем бар: чит илләргә чыгып киткән якташларыбыз яки кунакка баручылар нәкъ тә шул өчпочмакларны үз итә икән. Моның, әлбәттә, милли сере бардыр... Кайбер кешеләр үз милләтебезнең теле - татар телендә сөйләшми. Ә бит ул Татарстанда яши. Бүгенге көндә бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә үткәрелә, ә татар мәктәбендә укыган укучы аны ничек бирсен?! Шуңа күрә ул рус мәктәбендә укырга тырыша. Шулай да, мин милләтебезнең киләчәге бар дип уйлыйм. Хәзерге вакытта татар телен өйрәнер өчен бездә барлык шартлар да булдырылган. Ләкин, минемчә, милләтебез телен яхшылап өйрәнү өчен күбрәк әдәби китаплар укырга кирәк. Телебезне, милләтебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Моның өчен бары тик аны саклап яшәргә кирәк. Туган илеңдә яшәү, туган телеңдә сөйләшү – әйтеп бетергесез зур бәхет ул.

Просмотров: 650 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...