Главная » 2012 » Февраль » 14 » "Көмеш каләм" № 133 Мифтахутдинова Илназ, Урмай авылы
21:05
"Көмеш каләм" № 133 Мифтахутдинова Илназ, Урмай авылы
Минем милләтем һәм киләчәгем.
Милләт – кешеләрнең табигый берлеге. Татар, урыс, чуваш һ. б.лар турында сөйләгәндә, без аларны милләтләр дибез. Без, шул ук күренешләргә халык, дибез.
Үз милләтеңне ярату, аның белән горурлану һәр кешенең табигый ихтыяҗы. Тиешле иҗтимагый, социаль һәм икътисади шартларда теге яки бу милләтнең телен, динен, язуын үзгәртү максаты белән тулаем басым ясалырга, көч кулланырга мөмкин. Ләкин, шуңа карамастан, без үзебезнең милләтебезнең вәкилләрен нигез булып калуларын дәвам итәргә тиешбез.
Татарлар - борынгы заманнардан бирле динле, китаплы милләт. Әле ислам диненә кадәр үк борынгы элгәрләребез тормышының оештырылышындагы әхлаклылык сыйфатлары ягыннан башкалардан нык аерылып торганнар. Татарлар өчен динеңә хыянәт итү – үзең өчен иң изге булган чикләрне атлап чыгу дигән сүз. Татар милләте – бик тә тырыш һәм эшчән милләт. Татар, үз телеңне югалтма, битеңне пычратма, чөнки үз телеңне белмәү – наданлык. Татар милләте яшәешенең нигезе һәм төп мәгънәсе – культура. Безнең тарихыбызда ислам дине аеруча зур роль уйнаган. Татар милләте ислам дине нигезендә оешкан, дәүләтен дә ислам нигезендә корган. Диннән ваз кичкәч кенә дәүләтсез - милләтсез калган. Әлбәттә, дин ул үзе культураның бер элементы, ә кайвакыт иң мөһиме дә. Культура халыкның бөтенлеген билгели һәм аны үткәннән киләчәккә алып бара. Татар милләте, безнең милләтебез, элек-электән үк үзенең көе, моңы белән аерылып торган. Моң – язмыш ул. Татар җаны моңнан ярала һәм татар кешесенең күңелендә татарлыгы барыбер баш калкыта. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзеңнең туган теле. Татар – мөселман телен торгызу, шуңа ярышлы рәвештә татар имласын булдыру милләт каршында торган бурычларның иң зурысы. Тел – милли яшәешенең гамәли күрсәткече, милләт сагында торучы соңгы корылма. Туган телебез - татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай тел. Безнең милләт дуслыгы, бердәмлеге, татулыгы белән аерылып тора. Дус булу өчен, милләтләр тигез булырга тиешләр, чөнки аларның берәрсе үзен өстен итеп санаса, башкалар кимсенү хисләре кичерә, мондый шартларда дуслык барлыкка килә алмый. Татар милләте шуңа күрә башка милләтләрне дә хөрмәт итәргә тиеш. Милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел, үз хокукларыбызны кысарга без беркемгә ирек бирергә тиеш түгел! Бергәлектә, татулыкта – көч, ди бит халык. Рухи туганлык, шул рәвешле, тугандаш халыклар белән "тел, лөгать вә гадәт алмашып” яшәр өчен табигый нигез тудыра. Үзебез менә шундый горур, гайрәтле, иманлы һәм тәвәккәл булсак, безне беркем дә җиңә алмас. Һәрчак истә тотарга кирәк, без татарлар – бер халык. Дәрдмәнд әйткәнчә:
Татарлыктан татар һич гарь итәрме, Кеше үз исмене инкяр итәрме. Татарлыктан татар угълы татармын, Татар тугел димә – башың ватармын!
Кем син,татар? Уйлан! Үз җаныңны тыңла һәм җавап бир. Татар, бер генә мизгелгә туктал да, милләттәш туганыңа явыз һәм нәфрәтле карашыңнан арын. Газиз милләттәшеңә үпкә саклама. Үзара ызгышны туктат. Синен, бурыч – көчле булу, димәк, халыкның бердәмлеген саклау. Алай гына да түгел, син үз тирәңә төрки һәм башка халыкларны да тупларга бурычлысың, чөнки илдә буталыш барганда, кемдер гомуми киләчәгебез өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш. Без белемле, бай, акыллы, зирәк, бер-беребезгә һәм башка халыкларга карата түземле булырга тиеш.
Татар кояшы чыгып килә. Йокысыннан арынып, дөньяга чыккан милләт аның беренче нурлары җылысы тудырган саба җилләрен инде тоемлый. Өченче меңъеллык – татарныкы! Без анда кыю һәм нык адымнар белән керергә тиеш. Аһ-ваһ кылмаска, гел зарланып тормаска, мөшкел хәлебез сәбәбен башкалардан эзләмәскә – Аллаһ Тәгалә бар халыкларга да көрәш мөмкинлеге биргән. Тырыш, уйла, бердәм һәм оешкан бул, төшенкелеккә бирелмә, тормыштан сабак һәм гыйбрәт ала бел, үз көчеңә ышан, милли культураңның югарылыгына шик тудырма, ана теленә, әби-бабайлар моңына тугрылыклы бул, иманыңа кайт, зирәклек, тәвәккәллек һәм активлык күрсәт – сине дә, мөстәкыйльлек һәм хөрлек көтә, и газиз Татарым!

Просмотров: 738 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...