Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм" №131 Лениногорск, Урмышлы мәктәбе 4 нче сыйныф укучысы Фәртдинова Ангелина
22:52
"Көмеш каләм" №131 Лениногорск, Урмышлы мәктәбе 4 нче сыйныф укучысы Фәртдинова Ангелина

Туган илем – алтын бишек. Минемчә, туган җиреңне ярату, халкыңа тугрылыклы булу, үз халкыңны, үз телеңне ярату – милләтебезнең киләчәге ул. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез нинди авыр елларда яшәп, күп авырлыклар, ачлык-ялангачлык кичерсәләр дә, туган телләреннән, диннәреннән ваз кичмәгәннәр.

     Татар халкы бик кунакчыл, ярдәмчел; чисталык, пөхтәлек яратуы белән дә башка милләтләрдән аерылып тора.  Без – балалар да шундый булырга тырышабыз. Әти-әниләребез безнең җәмгыятькә файдалы, сабыр холыклы, тырыш, тыйнак табигатьле булып үсүебез өчен тырышалар. Мәктәпләрдә укытучыларыбыз безне туган телебезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Кайсыбыз гына яратмый икән ягымлы, җылы, матур итеп ана телебездә әйтелгән сүзләрне! Барыбыз да иркә, матур сүзләрдән сөенәбез, үзебез дә кешеләрне шул сөенечтән мәхрүм итәргә тиеш түгелбез.

       Безнең җәмгыятькә белемле, үз туган илен һәм үз туган телен яратучы, акыллы, шәфкатьле яшь буын кирәк. Шул чагында татар милләте югалмас, гасырлар буенча дәвам итәр.

      Милләтемнең киләчәген мин үз илен, үз телен яратучы, белүче кешеләр кулында итеп күз алдына китерәм. Киләчәк буыннар үз тарихын, үз телен онытмасын иде!

         И туган тел, и матур тел,

         Әткәм-әнкәмнең теле.

         Дөньяда күп нәрсә белдем

         Син туган тел аркылы.

  Туган телен белгән милләт җир йөзеннән югалмас, буыннар чылбыры дәвам итәр.   

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы "Урмышлы төп гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесе.

 

Башкарды: 4 нче сыйныф укучысы Фәртдинова Ангелина Анатолий кызы

Тикшерде: Башлангыч сыйныф укучысы Хасаншина Резидә Һади кызы

                                          

                    

Просмотров: 577 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...