Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм" №130 , Лениногорск, Урмышлы мәктәбе 4 нче сыйныф укучысы Мостафина Әдилә Илнар кызы
22:50
"Көмеш каләм" №130 , Лениногорск, Урмышлы мәктәбе 4 нче сыйныф укучысы Мостафина Әдилә Илнар кызы

Дөнья матур – дөнья киң. Җир йөзендә нинди генә милләт халкы яшәми! Урысы да, татары да, чуашы да, бик-бик күп алар. Һәрбер кешегә үз милләте, үз теле бик якын һәм газиз. Кеше өчен дөньяда иң кадерле, иң якын урыннар була. Бу аның туган иле, туган җире, туган нигезе. Минем өчен иң газиз җир – туган авылым Урмышлы. Газиз, чөнки монда мин туганмын, тәүге кабат туган туфракка аяк басканмын, биредә минем телем ачылган.

      Мин - татар! Үземнең татар кызы булуым белән мин, әлбәттә, горурланам. "Мин бит татар баласы дип”,- авыз тутырып әйтерлегем дә бар. Безнең татар милләтеннән күпме танылган галимнәр, язучылар, спортчылар, биючеләр чыккан! Күп еллар тарихта үзләренең эзен калдырган галимнәребез, Тукайларыбыз, Җәлилләребез мәңге онытылмаслык итеп татар милләтен саклап калырга кирәк. Бүгенге көндә, әлбәттә, ул җиңел булмас. Шулай да һәрбер татар, ”Мин - татар!”, дип горурланып яшәсә, үз телен онытмаса, милләтебез яшәр, мәңге яшәр.

     Без дә үзебезнең кулдан килгәнчә, милләтебезне саклап калырга тырышырга, үз ана телебездә сөйләшеп, аралашып яшәргә тиешбез.  

     Мин - татар кызы, татар халкының, Тукай теле – туган телемнең дәвамчысы. Үз халкымның лаеклы кызы булып үсәсем килә. Киләчәккә шундый кызлар, малайлар үсеп җитсә, минем милләтем югалмас.

     Әйтәсе фикерләремне танылган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

              Татар дигән горур милләтем бар,

              Һәрчак илһам бирә җаныма.

              Шөкер, Ходам, татар баласы мин,

               Татарлыгым сеңгән каныма.     

 

Просмотров: 689 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...