22:47 "Көмеш каләм" №129 , Лениногорск, Урмышлы мәктәбе 3 сыйныф укучысы Хисамова Нәргизә |
И газиз татар телем син, Кадерле туган телем. Төрле телләр бакчасында,
Хуш исле гүзәл гөлем. Хәзер үзем дә җырларга яратам. Мәктәбебездә бик күңелле бәйрәмнәр үтә. Шулардан аеруча күнелгә якыннары: "Сөмбелә”, "Нәүрүз”, "Корбан бәйрәме”, "Сабан туй” бәйрәмнәре. ”Сабан туй” бәйрәмен бигрәк тә яратам, чөнки бу бәйрәм бөтен милләт халкын бер мәйданга җыя. Һәркем үзенең көчен, батырлыгын сынап карый. Авылымның үзәгендә биек манаралы мәчет урнашкан. Һәр җомгада манарасыннан изге азан тавышы яңгырый. "Корбан бәйрәмнәрендә” мәчет тирәсе гөрләп тора. Татар теленә мәхәббәт миңа әбием аша күчкәндер. Мөкәрәмә әбиемнең үзе язган шигырь дәфтәрләре инде дистәдән артып киткән. Әбием кебек мин дә шигырьләр язам:
Туган илем Татарстан Шунда туып үскәнмен Әниемнең бишек җырын тыңлап, Рәхәтләнеп йоклап киткәнмен.
Илләр – көннәр тыныч булсын, Аяз булсын зәңгәр күгем Туган илем чәчәк атсын Татар теле югалмасын.
Мин, горур Татарстанымны һәм татар телемне бик-бик яратам! |
|
Всего комментариев: 0 | |