Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм" № 126 Айгөл Гимальдинова, Урмай авылы
17:09
"Көмеш каләм" № 126 Айгөл Гимальдинова, Урмай авылы
Милләтем, киләчәгем...
 "И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле. .
 Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган туган тел аркылы.”
 Г.Тукай
Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Чынлап та, туган телне чын мәгънәсендә ярату Туган илне, әткәң-әнкәңне ярату белән бер.
Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – аның теле. Аның берсе генә бетсә, икенчесе дә югалыр. Ләкин, беренчесе булып, тел югалырга булдыра, аннан соң инде – милләт. Шуңа күрә кемдер: "Теле барның – иле бар.” – дип әйтеп калдырган.
Һәр буынның үз укытучысы бар. Безнекеләр – әти-әни, таякка таянган әби-бабайларыбыз. Борынгы заманнардан ук безнең бабаларыбыз телне саклап, буыннан буынга тапшырып баралар инде. Безнең өчен ул изге һәм кадерле сүзләрнең берсе. Һәр балага татар теле анасыннан бирелә.Ул телне тугач та ишетә һәм өйрәнә. Бәлки, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлардыр.
Җирдә яшәп килүче һәр халык үз телен яратып "Ана теле” дип атый. Телне бозуга күп мисаллар китереп була. Күбесе авыллардан күченеп китәләр..Ләкин нигә!?
Татарны милләт буларак саклап калучысы да, яшәткәне дә бары бер авыл. Аның тирәсен әйләндереп алган койма, капкалары шәһәрнен таш стеналарыннан да ныграк булып чыкты. Үлем белән яшәүнең кыл уртасында калган халык үз тормыш-яшәешен, дин-әхлагын ныгытып кына сакланып калган. Инде менә фән-техника заманы җиткәч, авыл киртәсе аша үтә күренмәле теле-радио дулкыннарның кереп, халыкның миен агулаган мәле. һәр авылның үз йөзе, үз төсе, үз тормышы, үзгәрмәс сыйфатлары бар. Үз игелеклеләре, үз имгәкләре дә чыга аннан. Вакыт узу белән кешеләрнең көнкүреш тормышы, сыйфатлары да үзгәреп тора. Авылда да шәһәрчә яшәп була хәзер. Шәһәргә китеп, бала тудырып, үз балаларын "әни” дияргә түгел, ә "мама” дип өйрәтәләр.Шуңа күрә хәзерге балаларның уй-фикерләре, белемгә омтылышлары башкача.
Шулай да, миңа элекке буын баласы күпкә бәхетлерәк булгандыр кебек тоела. Ул заманда шайтаннары: тегенди-мондый дендилары, телевизорлары, көн-төн сөйләп, җырлап торучылары булмаган. Ә хәзер нәрсә?!
Авылларда яшәп ятсак та, шәһәр кешеләреннән аздырып, урыс телендә сейләшеп йөрибез. Әлбәттә, эшләр өчен, яшәр өчен урыс телен яхшы белергә кирәк. Ләкин шул ук вакытта үз телебезне оныта барабыз. Менә Г.Ибраһимов сүзләрен язып үтәсем килә. Ул болай дигән: "Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү – тиеш.”
Әйе, туган телне белмәү – наданлык. Үз телеңне, үз мәдәниятеңне белмәү, бүтәнгә табыну, аларны үз мәдәниятеңнән өстен кую кебек зарарлы караш китереп чыгарга мөмкин. Бу нәрсә, минемчә, телгә, үз халкыңа мәхәббәт булмаудан килеп чыга. Үзебез сөйләшә торган телне теләсә ничек пычратабыз, чүплибез, сындырабыз. Әгәр дә без халкыбызның рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, иң беренче туган телебезне белергә тиешбез. Телне ярату өчен аны аңлау, һич югы аңларга тырышу кирәк...
"Тел - халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен куңел байлыгын мең еллар буена узенң сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә"- дип язган Гомәр Бәширов. Дәуләт теле буларак яшәргэ хакы бар татар теленең. Хәзинәбезне сакларга, аны кадерләргә тиешбез. Моңа мисал итеп бик күп акыллы кешеләрнең тел турында әйткән фикерләрен китерергә булыр иде. Мин биредә бары тик Энҗе Мөэминова сүзлерен искә төшереп китәр идем.
"Оныгыма татар теле буләк иттем,
Куңел түрен нурлап торыр шиңмәс гөлне-
Алтын, көмеш, җәүхәрләрдән кыйммәтлерәк,
Тукай, Такташ, Җәлилләрне биргән телне."
Әйе, чыннан да туган телебез булган татар телен киләчәк буынга өйрәтик! Тел белән авыл халкы яшәгәндә генә, милләт яши...



Просмотров: 789 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Айшат  
0
красиво написано:)молодец Айгель!:)))

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...