09:38 "Көмеш каләм" Шакирова Алинә, 10кл |
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә Татар күңеле ниләр сизгәнен, Мискин булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен. Габдулла Тукай. Гомерен милләткә багышлаган шагыйрь иҗатында милли мәсьәләләр үзәктә тора. Кайсы әсәрен алып карасак та, ул милли теманы читкә этәрмәде. Минем күңелемдә, Габдулла Тукай милли хисләр белән янып йөрүче шагыйрь булса,бүгенге көндә дә үзенең хикәяләре, мәкаләләре белән янучы иҗат кешеләре бар дияр идем. Язучылар татар милләтенең авыр язмышын дәүләтен югалткан халыкның мескенлеген чагылдыралар. Әйе, бүгенге көндә милләт өчен күп кенә язучылар,җәмагәть эшлекләре, укытучылар янып йөриләр. Безнең укытучыларыбыз да безгә дәресләрдә татар милли киемнәрне, гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәрне аңлаталар. Дәрестән тыш чараларда без милли уеннар,фольклор белән танышабыз, милли бәйрәмнәрне мәктәпләрдә үткәрәбез.Һәр ел саен безнең мәктәптә "Туган тел” атналыгы була. Туган тел! Һәрберебез өчен газиз, кадерле сүз бу. Чөнки, без үз телебездә "әти”, ”әни”, ”әби”, ”бабай”, ”апа”, ”абый”, ”эне”, ”сеңел” сүзләрен әйтәбез.Чыннан да, минем туган,татар, телем бик газиз. Татар теле миңа әти-әнием кебек якын, кадерле. Һәрбер кеше дөньяга беренче тапкыр аваз салгач, әнисе аңа туган телендә эндәшә. Бала да үз телендә сөйләшә башлый. Саф хисләрне дә кеше үз телендә аңлатып бирә. Кешегә нәселнең, халыкның асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме,тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.Хәтта , үз телебездә язылган мәкальләр дә, табышмаклар да бик тирән мәгънәле бит алар. -Тел әче дә була,төче дә була. -Тел сөйдерә дә,биздерә дә. Мәктәбебездә туган тел буенча "Зирәкләр һәм тапкырлар”,шигырь сөйләүчеләр конкурсы була,укытучы апабыз белән газета чыгарабыз.”Сөйкемле Шүрәле” конкурысын да катнашабыз. |
|
Всего комментариев: 0 | |