Главная » 2012 » Февраль » 4 » "Көмеш каләм" №68 Башкортстан, Благовар районы, Шырлык урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хаертдинова Алина
09:39
"Көмеш каләм" №68 Башкортстан, Благовар районы, Шырлык урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хаертдинова Алина
Башкортстан Благовар районы Шырлык урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хаертдинова Алина.
 Туган телем язмышы – милләт язмышы.
Чү!.. Ишетәсеңме?..
Юк, юк, бу – Чишмә тавышы түгел, бу - әнинең бишек җыры.  Әнә ныклабрак тыңлап кара әле.
"Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кайда киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Сабыена бүләккә.
Әлли-бәлли – бәү-ү...”
Мин тугач та шушы моңлы тавыш көйләнгән назлы сүзләрне ишетеп үстем. Әниемнең миңа биргән иң зур бүләге – минем исем атым һәм телем булды. Минем туган телем - дөньяда тәүге тапкыр "Әттә”, "Әннә” дип әйттергән, газизләрдән-газиз Ана телем – татар теле. Татар теле... Бу сүзләрне әйткәндә мин күкрәгемнән ургып чыгардай горурлык хисе кичерәм,данлы кыпчак даласының кылганнарын күргәндәй булам, битемә бәрелгән җылы җилдә әрем исен дә тойгандай булам. "Теле барның иле бар”, ди бит халык. Җырдай моңлы татар теле”, - ди бит шагыйрь. Кемнәрне генә матур сүзләр әйтергә, сокландыргыч шигырьләр иҗат итәргә илһамландымаган соң ул татар теле! Тукаебызны гына алыйк: ул үзе бер мавыктыргыч, сихри дөнья татар теле дөньясы. Һәр телнең үз иле, үз тарихы булган кебек, минем туган телемнең дә олы чал тарихы бар. Тарих ул – гасырлар вөҗданы. Туган телемнең тарихына күз салсам, горурланырлык та, сыкранырлык та урыннар җитәрлек. Күз алдына китер әле: шаулап-гөрләп, җырлап-көйләп ай-даланы гизеп йөрүче, ирек яратучы,буйсынмас көр Идегәй телен явыз көчләр кинәт богаулап ташлаганнар. Тел тыелган, җәберләнгән. Ләкин ташлар белән бастырып кына ургып аккан чишмәне буып куеп буламы соң? Юк! Туган телем барыбер үлмәгән, ул ныгыган, көчәйгән, һәм көннәрдән бер көнне,дәрья булып агып китеп, үзенең пакь исемен бөтен дөньяга ишеттергән. Әйе, минем туган телем бик күптән барлыкка килгәни. XVII-XVIII йөзләрдә ул рус дәүләтенең Шәрек илләре белән дипломатик мөнәсәбәтендә зур әһәмияткә ия булган. Менә шуңа күренекле тарихчы М. Худяков :” Руслар дәүләтчелек культурасы нигезләре белән татарлар аша таныштылар ",- дип яза. Рус дәүләте исеменнән Төркиягә, Иран, Һиндстан Монголиягә ул чорда җибәрелгән документлар, башлыча, иске татар телендә язылганнар. Халык шагыйре юкка гына болай димәгән. Син- минем тере тарихым, Син- минем киләчәгем. Тик синдә , газиз туган тел, Бәхеткә җитәчәгем. Туган телем язмышы – милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси – иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел – халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган социаль – мәдәни байлыкларының иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе – зиһен байлыгы. Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел” Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә гыйлемгә дә маһир була. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә үзебезнең татар телен белергә тиешбез. Ә инде , туган телебезнең нәфислеген саклау өчен, мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдыр­ган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз. Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге ни хәлдә?-дигән сорау мине нык борчый. Чөнки күпкенә ата – аналар балаларны ике тел өйрәтеп җафаланмыйк дип, ватып- җимереп булса да бишектән үк урысча гына өйрәтә башладылар. Мин бүген безнең кадерле әти - әниләргә әйтәсем килә, балаларны милли телдән мәхрүм итеп бәхетсез ясамагыз. Минем уемча, тел белүдән бала җафаланмый, армый да, киресенчә, белемгә омтылышы гына арта. Мин үзем Башкортстанда яшәсәм дә, татар кызы булам. Әтием дә, әнием дә татарлар. Балаларын да халкыбызның милли гореф-гадәтләре буенча тәрбияләп үстергән алар. Ә иң мөһиме- туган телгә ярату һәм чиксез хөрмәт хисе уяттылар алар бездә. Әниемнең бишек җырларында, сөйләгән әкиятләрендә, әйткән мәкальләрендә, яттан сөйләгән Тукайның шигырьләрендә - барысында да туган тел чагыла. Менә шулай минем өчен туган тел башланды. Ләкин мин әти белән әнигә тагын бер нәрсә өчен зур рәхмәтлемен. Алар миндә шулай ук туган телебезгә якын булган башкорт теленә карата да хөрмәт хисе тәрбияләделәр. Нинди акыллы һәм толерант кешеләр -минем әти белән әнием! "Үз телеңне онытма, кардәш телеңне дә хөрмәт ит!” Шундый принципка тугры тордылар алар. Күп кенә яшьтәшләремнең дә: "Миңа татар телен белү кирәкми.”- дип әйтүләре йөрәгемне телгәли. Ничек инде үз телеңне белми торып, башка телләрне өйрәнергә кирәк?Яшьтәшләрләрем, шуны исегездән чыгармагыз: туган тел- башка телләрне өйрәнүдә булышлык итүче иң мөһим ачкыч. Үзенең ана телен әйбәт белгән зат кына башка телләрне дә өйрәнергә-белергә сәләтле һәм киресенчә, үзенең ана телен юньләп белмәгән кеше, үз теленә мәхәббәте булмаган, аңарга кимсетеп караган, үз халкының әдәбиятын укымаган, мәдәниятеннән йөз чөергән бәндә икенче телне дә яхшы белмәячәк.Һәрхәлдә әлеге телнең бөтен нечкәлекләрен үзләштерә алмаячак. Туган тел- ул зур хазинә. Авыр сынауларга дучар булып та, яшәү белән үлем арасында булганда да ата-бабаларыбыз телне саклап, безгә җиткерә алганнар. Аны онытырга яки өйрәнмәскә хакыбыз юк! Халкыбызда Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе-мәрҗән бар,
Теләгәннәр чумып алыр,
Теләмәгән- коры калыр,-
дигән гыйбарә бар. Телебезнең нинди киң дәрья булганын истән чыгармыйк! Ә милли телне күтәрү өчен төрле юллар бар.Ул матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, кәгазьләрне татар телендә алып бару, төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү һәм башка күп сфераларда татар теленә юл бирү. Ә без, укучылар,татар телен саклап калу, үстерү өчен ниләр эшлибез соң? Туган мәктәбебездә татар теле дәресләрендә матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл итеп белдерергә, җор теллелеккә өйрәнәбез. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да нәкъ әдәби әсәрләребез, телебез җәүһәрләре ярдәм итә. Мәктәп, район, республикакүләм чараларда, олимпиадаларда актив катнашабыз, татарча тапшырулар карыйбыз , газета журналлар укыйбыз. Язучыларыбызга, туган телебезгә багышлап стенгазеталар чыгарабыз, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез, очрашулар үткәрәбез. "Үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән, җыр җырлаган шигъри җанлы кеше, һичшиксез, нечкә күңелле, җылы тойгылы, табигый матурлыклы һәм башка кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә –аңлый белүче бай рухлы шәхес булырга тиеш. Шул чакта гына кеше үзенең теленең гүзәллеген аңлый,”-дип өйрәтә укытучыбыз. Иншамны йомгаклап һәм яшьтәшләремә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: газиз туган телебезне– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар. Ф. Яруллин:«Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый»,- дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк
. Туган тел ул .Бездән соң да Яшәр өчен туган тел Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел. Дәрдмәнд
Просмотров: 724 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...