Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" №157 Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбе 9 сыйныф укучысы Акжигитова Альбина
22:19
"Көмеш каләм" №157 Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбе 9 сыйныф укучысы Акжигитова Альбина

Без татарлар! Бу сүзләрне мин бөтен дөньяны яңгыратып, шатланып әйтә алам! Мин горурланам үз милләтем белән! Аның кунакчыллыгы, киң күңеллеге, ярдәмчеллеге белән.

 Үзебезнең Кикин авылын гына карасаң, кешеләрнең кунакчыллыгы, эшчәнлеге сокландыра, таң калдыра. Бездәге Сабантуйлар бөтен туган-тумачаны берләштерә, сөендерә. Болында, табын артында, күңелләрдә  урын табыла татарга да, руска да, ерак шәһәрләрдән килгән дуска да.

   Авылым талантларын да онытмаска, әйтеп үтәргә кирәк. Авылда борын-борыннан талантлы кешеләр яшәгән: җыр, бәет, әкият чыгарган. Безнең яктан бит бөек язучылар, беренче татар роман һәм повесть авторлары - Муса Акъегет, Заһир Бигиев, кайсысы авылда яшәмәсә дә, үзен Кикиннан дип санаган. Мин дә күкрәк киереп әйтә алам: Заһир, Муса Бигиевлар, Муса Акъегет – безнең якның горурлыгы!

   Ә безнең авылларга нигез салучы дип исәпләнгән Арслан Полка турында буыннан буынга берсеннән-берсе мавыктыргыч  легендалар җиткерелә. Имештер патша хәзрәтләре сугышта күрсәткән зур батырлыклары өчен аңа бер тәүлектә күпме үтә алган кадәр җир бирергә карар кылган. Арслан Полка ничә атны алмаштырган, тик хәзер алты татар авылы яши торган җирләрне үтә алган, шуннан бу җирләр алты авыл дип атала. Бу батыр күмелгән җир дә тылсымлы: хәтта бик авыру кеше ул кабергә зыярәт кылса, якындагы чишмәнең суын эчсә, шунда ук терелә. Безнең әби-бабалар ул җирнең көченә ышанган, безнең әти-әниләр йөргән һәм безне  дә ул җирләрнең сихри көче, тылсымы үзенә тарта. Миңа калса, без  ул җирләрне онытсак, бу дөньяның яме бетәр кебек тоела. Мин теләр идем: мең елдан соң да безнең оныкларның оныклары бу кабер рәшәткәсенә бүгенгечә кулъяулык бәйләп, шифалы суын эчеп, җан тынычлыгы алып кайтсын. Шундый изге урыннарның, бөек шәхесләрнең, батырларның  данын саклый алсак, безнең милләт тә саклана, ә милләт сакланса, киләчәк бар.

   Милләтнең киләчәге ышанычлы булуының тагын бер шарты - телне саклап калу. Көндә иртә үз телеңдә "Исәнме” дип әйтә алсаң, күңелгә нинди әйбәт. Нинди матур! Нинди күп сүзләр, кайсыларыннан җылы бөркеп тора һәм мин шунда горурланып әйтә алам: " Бу минем телем, мин үз телемдә рәхәтләнеп, җәелеп сөйләшә алам”.  Шунда аңлыйсың: син үз җиреңдә, үз халкың белән! 

Себер татарымы син, Кырым татарымы, безнең ише мишәрме - барчабызга уртак әдәби тел - Тукай, Җәлил, Исхакыйлар теле  булганда, без бербөтен, без көчле! Минемчә, бала чактан бишек җырлары,  әбиең догаларын, әкиятләрен ишетеп, мәктәптә татарча укып, әдәбият диңгезендә колач җәеп йөзә алган баланың күңеле нечкә була. Ул инде һичшиксез әби –бабаларын да, динне дә, җиде буынга кадәр гаилә шәҗәрәсен дә өйрәнер, сугыш кырларында безнең якты киләчәк өчен  батырлача һәлак булган бабаларын да онытмас.  Андый балаларга тулы ышаныч белән олылар татарның киләчәген тапшыра ала. Сынатмабыз!

Мин ышанам: минем милләтем кайчан да бетмәс, югалмас, тарихта эзсез калмас, киләчәктә дә данлыклы урын алыр. Матур легендалары, нәфис теле, батыр, талантлы кешеләре булган халыкныңмы киләчәге юк? Без бар һәм булырбыз!

"Көмеш каләм”. Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбе  9 сыйныф укучысы Акжигитова Альбина. Укытучысы Баткаева Равилә Фәрит кызы.


 

Просмотров: 866 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...