Главная » 2012 » Февраль » 20 » Осипов Вадим Алабуга шәhәре, 4 нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы
16:06
Осипов Вадим Алабуга шәhәре, 4 нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы

"Син татармы?”дигәннәргә, "Әйе!”дип, әйтәм горур; Әтием-әнием дә татар, Балам да татар булыр! Әлегә мин үзем бала, Мәктәптә генә укыйм; Алда әле минем матур Киләчәгем, дип уйлыйм. Исемем, фамилиям русча язылып, русча әйтелсә дә, мин татар милләтеннән. Әтием дә, әнием дә, әбием белән бабам да татарлар. Үземнең татар милләтеннән булуым белән мин бик горурланам. Үз телемдә бар нәрсәне дә аңлыйм, рәхәтләнеп сөйләшә, аралаша алам. Татар теле-үз телем бик тә назлы, бик тә гүзәл булып яңгырый минемчә. "Минем милләтем, минем халкым бик кунакчыл, җор телле, җыр –биюгә оста ул. Минем яшьлегемдә дә шулай иде улым. Буш вакытыбыз булган саен, без-төрле милләт яшьләре:керәшеннәр,марилар,татарлар,бергәләп, матур-матур җыр-биюле уеннар оештыра идек, бер генә бәйрәмне дә онытмый идек.”,дип сөйли миңа әбием. Әтием белән без бик еш кына төрле кызык нәрсәләр турында сөйләшергә яратабыз. Ул миңа тормыш хәлләрен сөйли, яшәү кагыйдәләренә өйрәтә. Тормыштан алынган төрле мәкальләрнең асылына төшендерә. Миңа әле бары бер-ике яшь кенә булгандыр, әтием кичләрен, йокы алдыннан әкиятләр сөйли иде. Шунысы кызык, барысы да алар татар халык әкиятләре: "Алтынчәч”, "Өч батыр”, "Төлке белән торна”, "Төлке белән бүре” hәм башкалар. Минем башка халыкларның әкиятләрен ишеткәнем дә, укыганым да бар. Шулай да үз халкымның әкиятләре миңа кызыграк булып тоелалар. Алай гына түгел әле, әтием миңа ул әкиятләрнең эчтәлеген, мәгънәсен дөрес аңларга өйрәтте. Менә хәзер, үсә төшкәч, әтием миңа халкыбызның үткәне, кызыклы тарихы турында сөйли. Китапханәләрдәге татар халкы тарихы турында язылган китапларны үзем дә укырга тырышам. Үзем төшенә алмаган күп нәрсәләр очрый кайвакыт. Аларны миңа аңларга тагын әтием ярдәм итә. Яратам мин әтием сөйләгәннәрне тыңларга. Бигрәк тә кызык , аңлаешлы итеп сөйли бит ул. Без дә, аеруча, матур ял көннәрендә гаиләбез белән үзебезнең туган шәhәребезнең истәлекле урыннарында булырга яратабыз. Халкымның якты истәлеге булып торган hәйкәлләрне карап йөргәндә дә әтием аларның тарихын миңа бик кызык итеп сөйли. Мин үземне кызыксындырган сорауларны яудырам гына, ә әтием аларның бөтенесенә җавап бирергә өлгерә. "Халкыңның тарихын, үткәнен белү бик кирәк улым. Югыйсә, син үзеңнең кемлегеңне, нәселеңне белмисең, дигән сүз! Үз телеңдә сөйләшү, аралашу да үзе бер горурлык, зур бәхет ул!”,дип әйтергә ярата әтием.Әнием дә аның сүзләрен хуплый. Безнең гаиләбез бер генә милли бәйрәмне дә, дини бәйрәмнәрне дә читтә калдырмый. Сөйкемле дә соң, күңелле дә соң бәйрәмнәребез! Ул бәйрәмнәрдә, минемчә, халкымның гореф-гадәтләрен якыннан күрергә, тоярга мөмкинлек туа. Әле кечкенә генә булсам да, мин инде киләчәк hөнәремнең нинди буласын беләм. Телисез икән, сезгә дә сер итеп кенә әйтә алам. Мин-тарихчы булырга хыялланам.Үз халкымның тарихын төптән өйрәнергә , киләчәктә үземнең балаларыма, оныкларыма,гомумән, киләчәк буыннарга сөйләргә,өйрәтергә хыялланам мин. Моның өчен бик-бик күп тарихи китаплар укырга, эзләнергә кирәклеген дә яхшы беләм. Мине үз халкымның бер кечкенә генә өлеше итеп хис итәргә өйрәткән, күңелемдә, йөрәгемдә халкыма, телемә карата мәхәббәт хисләре уяткан өчен, иң беренче чиратта, мин үземнең әтием белән әниемә, әбиемә бик рәхмәтле. Яратам мин үз халкымны, Яратам мин телемне, Татар телендә сөйләшкән hәрбер-hәрбер кешене! Осипов Вадим Валентин улы Алабуга шәhәре, 4 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы.

Просмотров: 801 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...