Главная » 2012 » Февраль » 20 » Нуриәхмәтова Алия Әлмәт муниципаль районы 21нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
15:51
Нуриәхмәтова Алия Әлмәт муниципаль районы 21нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Минем милләтем һәм киләчәгем. Мин – татар милләтеннән. Татар милләте, татар халкы, татар теле- минем үткәнем, хәзергем һәм киләчәгем. Татар милләте җир шарының барлык почмакларына таралган милләт ул. Татарстанның төп халкы – татар милләтеннән. Шулай ук монда башка төрле милләт вәкилләре дә дус һәм бердәм яши. Татар милләте элек-электән уңган, тырыш, кунакчыл, аң-белемгә омтылучы милләт булган. Безнең гасырлардан-гасырларга сакланып килгән бик матур гореф-гадәтләребез бар. Хәзерге вакытта ул тагы да баерак, киңрәк юнәлеш алган. Татар милләте киң күңелле һәм шул ук вакытта горур халык. Мәкерле дошманга баш бирмәс, ә мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм кулын сузар. Соңгы елларда татар милләте барлык тармакларда да зур казанышлар яулады. Бигрәк тә мәдәният һәм сәнгать, спорт ярышлары, төзелеш, уку-укыту өлкәсендә дөньякүләм үсеш алды. Минем туган телем − татар теле. Шагыйрь Н. Нәҗми аны "җырдай моңлы", Р. Фәйзуллин "тыйнак, басынкы, түзем", И. Гыйләҗев "тәмле, күркәм, өстен", ә Хәсән Туфан исә "күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас" дип атый. Бүген татар теле җөмһүриятебездә дәүләт теле дип беркетелгән. Шуңа күрә аның кулланыш даирәсе дә киңәя. Ул инде хәзер − кешеләр арасында үзара аралашу коралы гына түгел, дәүләт эшләрендә дә тулы хокукка ия булган тел. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны ана теле дип атыйлар. Милләт яшәп калсын өчен, телне дә , динне дә уртак алып барырга кирәк. Дингә генә басым ясалса, халык югалырга мөмкин. Безнең горурланып сөйли торган телебез бар, үзебезнең халыкка гына хас гореф-гадәтләребез бар. Телне генә калдырып, динне онытабыз икән, без шулай ук югалырга мөмкин . Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз. Мин үзем татар милләтеннән, ләкин мин башка милләтләрне дә хөрмәт итәм. Тик үз телебез, үз милләтебез газиз безгә. Ул бит ана сөте белән кергән. Кайда гына яшәсәм дә, нинди генә һөнәр иясе булсам да, мин үз туган телемдә сөйләшәчәкмен. Телем, динем белән чиксез горурланачакмын. Мин татар милләтеннән булуыма чиксез шат. Татар милләтенең киләчәге якты һәм өметле дип уйлыйм мин.
Просмотров: 641 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...