Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№125 Нургалиева Алина Менделеевск шәһәре, “Гимназия №1” 9нчы сыйныф укучысы
15:01
"Көмеш каләм"№125 Нургалиева Алина Менделеевск шәһәре, “Гимназия №1” 9нчы сыйныф укучысы
Милләтебезнең йөзе – әхлаклылык. Әүвәл әхлак бозыла, икенчедән, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә.
Г. Исхакый.

Милләт язмышы мәсьәләләре бүгенге көндә бик актуаль. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый. Чөнки, җәмгыятьнең эчкечелек, наркомания, талау, кеше алдау, фахишәлек кебек чирләре тамырыбызга кадәр үтеп керә, милләтебезне төбеннән тарката башлады. Бу – берәүне дә битараф калдырмый. Санап үтелгән проблемаларны безнең буын язучылары да әсәрләрендә яктыртырга, үзләре аңлаганча сәбәпләрен күрсәтергә тырышалар. Шундый язучыларның берсе – Нәбирә Гыйматдинова. Аның повестьләре бер тында укылып чыга, чөнки һәрбер әсәр үзәгендә кеше, рух, мәхәббәт, әхлак, милли мәсьәләләр темасы ята. Болар – мәңгелек темалар. Кайсы гына әсәрен карасаң да, төп геройлары кешеләрне яманлык кылмаска, әшәкелектән тыелырга, имансызлыкны юлдаш итмәскә, башкаларны рәнҗетмәскә, табигатьне пычратмаска өнди. Менә минем кулымда – "Ак торна каргышы” повесте. Әсәр язылганга 15 еллап вакыт узган, ләкин күтәрелгән проблемалары бүгенге көндә дә актуаль. Беренче проблема - кешеләрнең бер-берсенә битараф мөнәсәбәте. Моны әсәрнең төп героинясы Сара язмышы аша күрәбез. Сара − гап-гади хатын, андыйлар тормышта җитәрлек. Яшь, көче ташып торган чагында, ул да башкалар кебек үк эшләгән, шатланган-көлгән, хезмәттәшләре белән аралашкан. Ә инде сырхаулап, урын өстенә яткач, аның беркемгә дә кирәге калмаган. Ә бүгенге көндә азмы башкалар ярдәменә мохтаҗ кешеләр? Сәламәт чагында кеше һаман каядыр чаба, нидер эшли, булганына гына канәгать булмыйча, яңадан-яңа планнар кора. Башкаларда аның гаме юк, бары үзенеке генә җитеш булсын. Һәм бу хыялларның бер мизгелдә чәлпәрәмә килергә мөмкин икәнен бары соңлап аңлый... Нишләп соң бүген һәр кеше үзе өчен генә яши, кая киткән милләтебезгә хас ярдәмләшү, бер-берсенә булышу кебек күркәм сыйфатлар? Хәзер кунакка йөрешү дә аз дәрәҗәдә, үз өебездә җиде кат йозакка бикләнеп утырабыз. Ә элек әбиләребез бер-берсендә кич утырганнар, хәл-әхвәл сорашу кул эшләре белән бергә үрелеп барган. Аларга ияреп йөргән кечкенә кызлар-малайлар да, әбиләрдән җыр-моң ишетеп, хезмәтне хөрмәтли белергә, башкаларга карата игътибарлы була белергә өйрәнеп үскәннәр. Бүген, кызганычка каршы, әсәрдәге Фәрдәнә һәм Сәрия кебек, эшләгән эшләре өчен зур бәя сорап, авыру кешеләрне җәфалаучы бәндәләр белән дөнья тулган. Аларга, ярдәмгә мохтаҗ кешедән күбрәк акча алып, баш төзәтү юлын чамалау артыграк. Шулай итеп, Н. Гыйматдинова күтәргән тагын бер проблема – эчүчелек. Бу - аерым бер кешенең генә түгел, ә тулаем җәмгыятьнең әхлагын, милләтне бетерүче корал. Моны язучы әсәрдә кат-кат ассызыклый. Нәкъ менә хатын-кызларның ныклап аракыга үрелә башлавы безне чаң сугар дәрәҗәгә җиткерә . Кайбер хатыннарның ирләреннән дә уздырып аракы чөмерүләренә исең-акылың китәр. Ләкин бу шулкадәр гадәти хәлгә әверелеп бетте ки, хәзер моңа игътибар итүчеләр күренми дә диярлек. Мондый исерек аналар үз халкына нинди балалар табып, тәрбияләп бирәләр соң? Аннан җинаятьчелекнең очы-кырые булмаганга аптырыйбыз...Әлбәттә, һәр нәрсәне аклардай сәбәпләр табарга мөмкин. Әсәрдә Арысланның әнисе дә, ачынып: "Менә яшәп кара әле, аракысыз сыңар салам да селкетмәгәннәрен үзең дә күрерсең. Бездә ялгыз карчык-корчык пинсә акчасына икенче көнне үк аракы юнәлтә. Аракы – баш, аракы – муен хәзер авылда”,- ди. Арысланның гына тынмас җаны авыл кешеләренең шул дәрәҗәдә үзгәрүен аңлый алмый. Аның моңа күңеле ышанмый. "Юк, юк, егерме ел эчендә авылның бу тикле бәгыре катмас. Болай ук үзгәрмәс Каратай”, - дип ачыргалана ул. Һәм, Габдулла мулла белән берлектә, авылдашларын иманга китерергә тырыша. Ләкин күзләре томаланган кешеләр аны аңлар дәрәҗәдә түгел шул. Аларга яңа мәчет тә, мулланың вәгазе дә кирәкми. Габдулла хәзрәт үзе үк: "Мәчетебезне түгел, иманыбызны савыктырырга иде әүвәлгесе”, - ди. Бүгенге көндә дә шул ук хәл. Әлбәттә, әледән-әле мәчетләр ачылып тора. Бу бик тә күркәм күренеш. Ләкин эш аның белән генә бетми, анда йөрергә дә кирәк бит. Ә авыл мәчетләренә, 2-3 карт-карчыктан кала, кеше йөрми. Яшьләрнең анда барырга вакытлары юк, югыйсә әлләни күп вакытны алмый инде ул... Уйлап карасаң, җәмгыятьне яхшы якка үзгәртүдә, халыкның әхлагын, милләтне саклауда диннең әһәмияте бик зур бит. Кайсы гына динне алып карасаң да, барысы да ата-ананы рәнҗетмәскә, шәфкатьле булырга, үзеңнән көчсезләрне кыерсытмаска, кешеләргә ярдәмчел булырга, саран һәм үчле булмаска, гайбәт сөйләмәскә, әхлаклы булырга өйрәтә. Ә хәзер нәрсә? Берәрсенә ярдәм итсәң, ниндидер чиктән тыш хәл булгандай сәерсенеп карыйлар. Янәсе, болай гына булышырга, башына тай типмәгәндер бит?! Моны әсәрдә Арыслан авызыннан да ишетәбез: "Алайса миһербанлык кылу хурлык эш санала хәзер,ә?”,- дип аптырый ул, әнисе Сара янына барып йөрмәскә кушкач. Әнисе аңа җавап итеп: "Авылда элеккеге ата-баба гадәтләре бетеп бара, улым. Күрше хәлен күрше белми, һәркем үз көнен үзе күрә, үз кайгысын үзе йота. Син генә ала карга булмассың, кеше ничек яшәсә – шулай яшәрсең”, - ди. Ләкин Арыслан бирешә торганнардан түгел шул. Аның күңеле чиста, кеше сүзенә карап, Сараны авыр хәлендә ташламый, аягына басарга ярдәм итә. Табигатьнең язылмаган шундый законы бар: кеше тарафыннан кылынган изгелекләр яки усал нияттән башкарылган эшләрнең әҗере шул кешенең үзенә кайта. Үзенә кайтмаса – балаларына, балаларына булмаса – оныкларына. Олылар әйтмешли, каргыш - рәнҗеш адәм баласын җиде буынга чаклы озата бара. Монда сүз кешене рәнҗетү турында гына бармый, болар тереклек, җан ияләре, табигатькә дә карый. Н. Гыйматдинова моны да бик оста сурәтли. Ул табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласының шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була. "Ак торна каргышы” повестендә пар торнаның берсен аткан өчен җәза бөтен авыл халкына төшә: кинәт чыккан җил-давылдан электр чыбыклары өзелә, калай түбәләр, шиферлар оча, "әйтерсең дөньяны кемдер зур кәйлә белән бәрә-кыйный, изә – вата иде”. Автор фикеренчә, кылган эш-гамәлләрнең берсе дә эзсез генә узмый, шуңа күрә, нидер эшләгәнче, алдын – артын уйларга кирәк. Чөнки, кеше гомере − уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле... Менә шундый уйлар белән китапның соңгы битләреннән аерылам. Аерыласы да килми... Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: Н.Гыйматдинова күтәргән мәсьәләләр бүгенге көндә дә актуаль. Җәмгыятебезгә көннән-көн ныграк үтеп кергән җинаятьчелек, эчүчелек, битарафлылык, әхлаксызлык һәркемне борчый. Тамчыдан күл җыелган шикелле, һәрберебезнең әхлагыннан җәмгыятьнең әхлагы, милләтебезнең йөзе барлыкка килә бит. Аның асылын исә әдәплелек, шәфкатьлелек, аралашу матурлыгы, тыйнаклык кебек сыйфатлар тәшкил итәргә тиеш. Татар халкы борынгыдан бу хисләрне изге итеп, буыннардан буыннарга күчереп, саклап, тәрбияләп килә. Чөнки халык бердәм булганда гына, милләтнең көчен, бай мәдәниятын, телен, әхлагын саклап кала алачак. Тирә – юнебездә Арыслан һәм Сара кебек, башкалар агымына иярмичә, үз кыйбласын, үз юнәлешен табып, кешеләргә риясыз яхшылык кылырга атлыгып торучы, әйләнә-тирәгә карата игътибарлы, эчкерсез, саф җанлы кешеләр булганда, әле киләчәккә өмет бар. Һәм мин халкымның һәрвакыт көчле, югары әхлаклы, зыялы милләт булып калуына чын күңелемнән ышанам!
Автор: 9нчы сыйныф укучысы Нургалиева Алина Булат кызы, Менделеевск шәһәре, "Гимназия №1” Җитәкче: II квалификацион категорияле укытучы Закирова Роза Әхмәд кызы
8-987-282-18-00, 423650, Менделеевск шәһәре, Советская урамы, 14а йорты gimnaz0011@rambler.ru
Просмотров: 1447 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...