Главная » 2012 » Февраль » 12 » "Көмеш каләм"№100 Нәҗметдинова Ясирә, Арча районы Наласа мәктәбе укучысы.
22:49
"Көмеш каләм"№100 Нәҗметдинова Ясирә, Арча районы Наласа мәктәбе укучысы.

Минем милләтем һәм киләчәгем

         Туган тел төшенчәсенә гаҗәеп  зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган  җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа  күрә халык аны ана теле  дип атаган да инде.
        Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз булган төшенчәләрнең  берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала.

      Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, Аллаһ  рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.       Тел турында яңадан–яңа китаплар чыга, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.

     Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең  галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр.

       Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлык һәм киртәләрне үтте. Әмма халкыбыз күпме изелүләргә дучар булса да ана телебезне саклап кала алды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

      Муса Җәлил, Абдулла Алишның татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләреннән һәм гильотиналарыннан да көчлерәк булганнар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
атылса да, асылса да,
җиңү рухын җуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
Яшәү җырын җырлаган ул!  - дип, телебезгә югары бәясен бирә.

      Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Безнең телебез – бик моңлы тел дә. Борынгы  халык җырларын тыңлаганда, андагы моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.

    Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.

      Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде! Безнең киләчәк – безнең кулда! Хәзер без рус телендә сөйләшсәк тә, без үзебезнең телне онытырга тиеш түгел! Чөнки татар теле – безнең туган тел! Бабайларыбыз кулындагы милләт киләчәге өчен җаваплылык безнең кулга күчте!

                                                           Нәҗметдинова Ясирә, Арча районы Наласа мәктәбе укучысы.

                                                           Укытучысы: Габдрахманов Камил.


Просмотров: 915 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...