Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" №154 Муллин Айнур, Чичкан төп мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучысы
22:07
"Көмеш каләм" №154 Муллин Айнур, Чичкан төп мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучысы

И туган тел, и матур тел, әткәм -әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
            Габдулла Тукай

        Мин – татар малае. Диалектым белән мишәр булсам да, минем туган телем - татар теле. Ул минем өчен әткәм - әнкәм кебек үк якын. Татар малае булып үсүем белән горурланам. Чөнки, үз телен белгән, үз җирен сөйгән кешенең генә киләчәге бар. Безнең татар халкы милләте өчен янып яшәгән, бердәм халык булган. Шуңа күрә бүгенге көнгә кадәр бу милләт сакланган. Ләкин безнең милләтне какканнар да, сукканнар да, асканнар да, кискәннәр дә. Шулай да нык булган халкым бирешмәгән. Туган җиренә, туган теленә , үз милләтенә гасырлар буе тугрылыклы булып калган. XX гасырның беренче чирегенә кадәр татар халкы башлыча үз авылларын төзеп, шәһәр җирендә үзе бер бистә булып мәхәлләгә оешып яшәгән. Һәр аерым гаилә, аерым бер кеше бөтен җәмгыятьнең күз алдында торган. Кешенең тәрбиясенә, әхлак-әдәбенә Ислам динен ихлас тоту, олы буын аксакалларның йогынтысы зур роль уйнаган. Ул чордагы минем татар халкыма гыйлемлелеккә омтылу, кешелекнең мәңгелек кыйммәтләренә, хикмәтенә төшенергә тырышу хас булган. Бу вакытта татарлар үзләренең аң-белемле булулары, сәүдә эшләрендә булдыклыклары, олыларга, башка милләт кешеләренә ихтирамлыклары белән аерылып торганнар. Хатын-кызларның уңган, пөхтә булулары, тәрбиялелекләре, сабырлыклары, тыйнаклыклары башкаларга үрнәк мисал саналган.

         Минем уемча, җир шарында яшәүче кешеләрнең бер генә милләттән булмавы үзенә күрә бер матурлык, ямь бит ул. Әгәр болын кырларда бер генә төрле чәчәкләр, урманнарда бер генә төрле агачлар үссә, бу өчпошыргыч, күңелсез булыр иде. Минемчә,  һәр милләт ул бер чәчәкне хатерләтә. Шуңа да бер милләтнең бетүе, юкка чыгуы ул ваемсызлык, кешеләрнең саксызлыгы ул. Һәр аерым милләт ул кешелек барлыкка килгәннән бирле тамчы - тамчы тупланып, зур сынаулар аша узып, сакланып килгән зур байлык, хәзинә бит ул.

         Милләт сүзе – бер телдә сөйләшүче, бер төрле яшәү рәвеше, гореф – гадәтләре, җыр биюләре, кигән киемнәре, уртак дине, бер җирдәрәк оешып яшәүче күп санлы кешеләр төркеме ул.

        Без яши торган 21 гасырда зур тизлек белән мәгүлүмат алмашынуы, технологик интелектуаль үсеш, товар җитештерүдә һәм сәүдә итүдә көндәшлек аз санлы милләт кешеләре файдасына түгел.  Минем татар милләтемә дә глобализация -бер зур милләтнең башкаларны үзенә йотып баруы яный. Аз санлы милләт кешеләренең ят телдә сөйләшүгә күчүе, башкаларга охшарга тырышуы, уртак яшәү рәвеше алып баруы, киеме, сәнгате, кызыксынулары,бәйрәмнәре бер төрле булуы - ул бүгенге көндәге чынбарлык.

          Һәр яңа туган сабый дөньяга кайсыдыр милләтнең баласы булып килә. Балага әби-бабасы, әти-әнисе үз милләте телендә сөйләшергә, тирә-якны танырга, нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлеген өйрәтергә тиеш. Минемчә, яңа туган баланы башка милләт кешеләренә охшатып тәрбияләргә  тотыну зур ахмаклык ул. Бу гөнаһсыз сабый  үз милләтенең буыннан буынга килгән әби - бабаларының бишек җырлары белән көйләп йоклатылырга , үз ана теленең  кадерле сүзләре белән теле ачылырга тиеш. Ничек инде чит телдә, ят сүзләр белән үз балаңа, үз милләтеңнең, үзеңнең нәсел – ыруыңның, авылыңның хәерле, игелекле, мәрхәмәтле баласы бул, дип теләп була.

           Башкача булырга безне беркем дә мәҗбур итми, көчләми. Бу җаваплылык тик шул нарасыйның әти - әнисе өстенә төшә. Башка милләтләр белән аралашып яшәгән җирдә күпчелек әти - әниләр шушы сынауда бирешәләр. Бала башка милләт кешесенә охшап үсә, ана телендә сөйләшә белми, үз ана теленең рухи мирасыннан мәхрүм кала, буыннар чылбыры өзелә. Бу тик кызгану хисе генә тудыра...

Просмотров: 620 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Дустың  
0
Әйбәт язгансың!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...