Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№109 Мөхәммәтҗанов Алмаз , КФУ ның Алабуга филиалы студенты
08:09
"Көмеш каләм"№109 Мөхәммәтҗанов Алмаз , КФУ ның Алабуга филиалы студенты

Минем милләтем һәм киләчәгем.  20 йөз башында Гаяз Исхакый "Ике йөз елдан сон инкыйраз” дигән данлыклы повестенда ярсулы рух белән татар милләтенең ике гасырдан юкка чыгуы турында үтә дә борчулы фикерләрен җиткерә. Г.Исхакый татарларның юкка чыгуын  Европа һәм рус культурасы белән бәйләнеш булмауга бәйли. Үз милләтенең киләчәген Европпа һәм Көнбатыш культурасы белән якынаюында күрә.

Бүгенге көндә без Гаяз Исхакый хыялланган җәмгыяттә яшибез. Татарлар хәзер иң Европалашкан мөселман халкы дисәң дә ялгыш булмастыр. Тик бу дөрес юнәлеш микән соң?

Татарлар Рәсәй Федерациясендә сан ягыннан икенче урында тора, һәм милләтебезнең киләчәге - безнең үзебездә – татар халкында.

Элек яшьләр гармун көенә җыелышып күңел ачсалар, хәзер көннән-көн арта барган күңел ачу йортларында эчеп, тартып,тәртипсезләнеп йөриләр, ярым шәрә биюче кызлар арасында да  татар кызлары күп булу күңелне сыкрандыра.

Аларның киенү манеры, ял итү стиле – бырасы да "көнбатышлашкан”. Түгәрәкләп утырып, уртага гармунчыны утыртып, тальян гармун көйләренә җырлауларны көнбатыш көйләре алыштырган, уртаны да инде гармунчы түгел - шешә яулаган. Авыздан чыккан сүзләрнең русча булуы гына түгел, яшелле – зәңгәрле ямьсез сүгенү сүзләре белән үрелеп чыгуы турында әйтәсе дә юк. Шундый идемени безнең татар халкы?!

Татарча җырлар тыңлаучылар да бик аз калды, рус телендә булган җырларны, рок, хип-хопны күбрәк тыңлыйлар, театр-спектакльга йөрүчеләр бармак белән генә санарлык.  "Татар милләтен җыр саклап калды. Беләсезме, татарны фәкать моң гына билгеләячәк. Моң ул – безнең персонаж", – дигән кайдадыр ишетелгән  сүзләркүңелгә килә.

Теләсә нинди милләтнең киләчәгендә гаиләнең роле зур, бигрәк тә әниләрнең роле. Чөнки әни кеше үз милләтенең ул-кызларын тудырып кына калмый, аларга тәрбия бирә, милли тәрбиянең нигезен сала. Ә игътибарлап карасаң, кзганычка каршы, әтисе дә, әнисе дә эчкечелек юлына баскан балалар да җитәрлек бит. Алар ничек, нинди булып үсерләр микән?! Аларга кем дөрес тәрбия бирер, кемнән үрнәк алырлар алар? «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр», ди бит халкыбыз.

Дөреслекне танырга кирәк. Төнге күңел ачу йортларында татар кызларының эчеп, тартып йөрүе, бәлигъ булмаган кызларның никахсыз бала табулары – милләтебезнең, татар халкының үлеме түгел микән?.                     

Милләтебезне саклап калу мөмкинлеге дә шуны ничек тизрәк аңлавыбыздан тора. Милләт киләчәгенә кирәкле шәхесне тәрбияләүдә туган телебезнең  роле гаять зур. Димәк, киләчәк кешесе - үз милләтенең рухын, күңелен аңлаучы , милләте өчен җаваплы, дини белемле һәм теле дә камил булган шәхес дип уйлыйм мин.

Безнең арабызда татарча бер сүз дә белмәгән татарлар да күпме! Ә  татарча белеп тә, рус телендә сөйләшүне кулайрак күргән  яшьләрне мин бөтенләй анламыйм. Авыллардан чыккан яшьләребез, телләрен "сындыра-сындыра”,  үзара русча аралашкан булалар.  

Халыкның үз ана теленә хөрмәте югалу, битарафлык күрсәтүенә нинди сәбәпләр мәҗбүр иткән соң? Сәбәпләрнең беренчесе итеп югары уку йортларына керү имтиханнарының һәм алардагы укытуның рус телендә генә булуын күрсәтергә мөмкин. Балалары мәктәптә татар телендә укып та, шул телдә имтихан тапшырырга һәм шул телдә югары белем алырга мөмкинлек булмагач, ата-аналар нишләргә тиеш соң? Билгеле,  "татар телендә уку нигә кирәк "дип,  балаларын , ярыша –ярыша, рус мәктәпләренә бирергә мәҗбүр алар.  

Икенче сәбәп – барча дәүләт учреждениеләренең бары тик рус телен генә тануы  һәм эш кәгазьләренең дә рус телендә генә алып барылуы. Бу сәбәпләр тәэсирендә хакыбызны милләт итеп торучы беренче билге – аның теленең кулланылыш күләме тараеп беткән. Нәтиҗәдә, татар телендә китап укучылар да, телевидение тапшыруларын караучылар да кими бара.

       Милләт һәм  тел - аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Кемдер теле барның – иле бар дип, юкка гына әйтмәгән бит.

Шунысын онытмыйк: әле бер гасыр элек кенә татар -  югары мәдәниятле милләт саналган, , Г.Тукай,  Г.Исхакый, Г.Ибраһимовлар  иҗаты башка замандаш төрки халыклар өчен дә өлге булып торган. Урта Азиядә, казак далаларындагы  кардәш халыкларга да безнекеләр - татарлар белем биргән.

         Г.Исхакыйның милләт турында уйланулары бүгенге көн өчен дә актуаль, чөнки соңгы бәйсез дәүләтебез – Казан ханлыгы алынуыннан башлап – бүгенге көнгә кадәр милләтебезне кысу сәясәте дәвам итә: туган тел һәм әдәбияты дәресләрен кыскартып, милли компонентны да киметтеләр, рус телендә  БДИ тапшыруны мәҗбүри итеп куйдылар. Ә бит конституция нигезендә - татар  һәм рус телләре Татарстанда бертигез статуска ия! Рамазан һәм Корбан бәйрәме көннәренең эш көне дип саналуын мин мөселманнарны кысу дип бәяләр идем, чөнки христианнарның Раштуа бәйрәме – дәүләт бәйрәме бит.

 Корбан бәйрәме уңаеннан мәчеткә барырга җыенган милләттәшләребез үз теләкләрен тормышка ашыра алмадылар, бу безнең халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын, диннәрен хөрмәт итмәү. Шулай булмаганда һичшиксез безгә бәйрәмнәребезне зурлап үткәрү өчен мөмкинлек тудырырга тиешләр иде дип саныйм. Бу кануннарнын үтәлеше тиешле дәрәҗәдә булмавы, үз илендә туган телебезнең, милли бәйрәмнәребезнең икенче сортлы булып яшәеше йөрәкне сыкрандыра.

Безне  йөздән артык этногруппаларга бүлү дә милләтебезне янәдән упкын читенә китереп бастыра. Әйе, төрле төбәкләрдә сибелеп яшәгән халкымның үзенә генә хас сөйләме, гореф-гадәтләре бар, әмма ул үзен ярым халык дип санап, башка милләт кешесе дип язылса – безгә тулы инкыйраз яный. "Аерылганны аю ашар,  бүленгәнне бүре ашар”, "Бердәмлектә көч” дигән шигарьләрне истән чыгармыйк. Урысларда  "Разделяй и властвуй” дигән әйтем дә бар, аларны  истә тотып фикер йөртсәң, безне Явыз Иван вакытларыннан ук – тураклаганнар, теләгәнчә – бүлгәләгәннәр, талаганныр...

Тарих битләренә күз төшерсәк, аска тәгәрәү һәм күтәрелешләрнең чиратлашуын күрергә мөмкин,  Рәсәй тарихында иң хәвефле заман – 70 ел буена барган совет дәвере. Бу чорда рус булмаган милләтләрнең милли үзаңы җуелган, милли кыйммәтләр югалган.  Безне динсез, имансыз иткән совет реҗимының тегермәне милләтебезнең иң асыл затларын халык дошманы буларак эләктерә.

Татар тарихының бәйсез киләчәгенә өметләр уянган  җанлы чор - узган гасырның 90нчы елларыдар. Халкыбызның   азатлык  өчен көрәшкә баскан, милли алгарыш мәсьәләсен республикабыз күләменә куеп караган, югарыдагы җитәкчеләрнең дә Татарстанның суверен әләмен кулларында кыю тоткан, биеккә күтәргән чаклары бу еллар.

Дуслар, милләтебез белән  горурланыйк, иманлы булыйк, әхлак каннунарынча яшик дип  әйтәсе килә. Туган телебезне яратыйк,. милләтебезнең, телебезнең аһәңлелеген, матурлыгын  башкаларга да җиткерик.

Просмотров: 646 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.6/5
Всего комментариев: 3
3 Фәнис  
0
Кайбер җөмләләрне алтын белән юдыртыр идем, бигрәктә 8 нче кызыл юлны ир-егет милләттәшләребез калын шрыфт белән язылуын теләр иде!Бу җөмләләр башка беркемдэ юк!

2 Фәнис  
0
Сүз юк хак сүзләр!

1 azat  
0
бик яхшы мәкалә, дөрес әйтәсең милләттәш, дөрес!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...