Главная » 2012 » Февраль » 9 » "Көмеш каләм"№86 Лениногрск муниципаль районы Урмышлы төп гомум белем мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Илалтдинова Флүсә
21:02
"Көмеш каләм"№86 Лениногрск муниципаль районы Урмышлы төп гомум белем мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Илалтдинова Флүсә

Лениногрск муниципаль районы Урмышлы төп гомум белем  мәктәбе

Башкарды: 8 нче сыйныф укучысы  Илалтдинова Флүсә Флүс кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Рузалия Наил кызы 

Милләтем – киләчәгем.   Тел – милләтнең сакчысы.

Ә.Кәримуллин

Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен дә татар теленнән дә кадерле, аһәңле тел юк. Аның үсүенә, камилләшүенә чын күңелемнән сөенәм. Ә туган теленә битараф булучыларга  гаҗәпләнәм. Хәзерге көндә әдәби телебездә, сөйләү һәм язу практикасында күп кенә чуарлыклар, төгәлсезлекләр яшәп килә. Күбесе телләрне бутап сөйләшүгә бәйле. Еш кына үзебез дә сизмәстән урынсызга рус сүзләрен китереп кертәбез һәм даими куллана башлыйбыз. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән-көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә.

Ә бит безнең әби-бабаларыбыз,  мәшһүр акыл ияләре, әдипләр телнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләгәннәр, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән, күп сынаулар аша чал тарих аны һаман саен эшкәртеп,  шомартып безнең заманга китереп җиткергән. Шундый "Сират күпер”ләрен кичеп, хәзер инде артка борылып карамыйча, бары тик алага, алага гына атларга торганда, хәзерге заман яшьләренең кубесе татар теленең киләчәге турында уйламыйлар. Ни өчендер үз телеңне белү кирәклеге турында купме генә сөйләмәсеннәр һәм язмасыннар, яшьләр арасында телен белмәүчеләр дә аз түгел. Күпчелек үсмерләр, үз ана телләрен санга сукмыйлар, кыерсытып, русча сөйләшкән булалар. Тагын менә шунысы җанны әрнетә: кайбер ата-аналар, хәтта яшьтәшләрем арасында да ”Татар теле нигә кирәк?”- дигән сүзләр яңгырый. Өстәвенә дәүләт тә  татар теленнән имтихан бирүне таләп иткәч, мондый фикерләрне еш ишетергә туры килә.

 Киләчәк буын халкы татар милләте исемен йөртәчәкме соң? Безнең милләт, яшь буын кулына калгач, нинди хәлдә булачак? Татар милләте дә урыслашырмы икән? Билгесез...  Алдагы көнебез хәзерге буын яшьләреннән, нәкъ менә бездән тора. Безгә, яшьләргә, үз халкыңның улы – кызы булу өчен аның гореф – гадәтләрен, җыр моңнарын, әкиятләрен, мәкаль-әйтемнерен тыңлап, ишетеп үсү кирәк. Ә үзебез татар телен саклап калу, үстерү өчен ниләр эшлибез?

Без, Урмышлы мәктәбе укучылары, татар теле дәресләрен теләп, яратып өйрәнәбез. Мәктәп, район, республикакүләм чараларда актив катнашабыз, татарча тапшырулар карыйбыз, газета-журналлар укыйбыз. Язучыларыбызга, туган телебезгә багышлап стенгазеталар чыгарабыз, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез. Туганнарыбыз, дусларыбыз белән татарча аралашабыз. Татарча җырлыйбыз, сөйлибез, уйныйбыз, уйлыйбыз.

Мәктәбебезнең иҗат белән шөгыльләнүче  укучыларының шигырьләре район газетасында даими басылып тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары телебезне саклап калу, үстерү өчен төрле кызыклы чаралар үткәрәләр.  

Якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән безнең мәктәптә очрашулар еш үткәрелеп тора. Минем кулымда якташ шагыйребез Рәшит Шиһапның "Җан авазы” исемле шигырьләр җыентыгы. Анда да халык язмышы, милләт – тел язмышы өчен борчылу, халкы белән горурлану хисләре  ташып тора.

Туган телем миңа нәкъ анам күк,

Тарихларда эзле халкым -  атам кебек.

Туган телсез калу – милләтсезлек,

Ә милләтсез калу – үлгән Ватан кебек.       («Анам кебек»)

 

Килер дәверләргә нәселең кими –

Шунысы бигрәк үтә үзәккә.

Син – бәрелгән җирем,

Син – авырткан җирем,

Син – бер ачык ярам и халкым!

Киләчәгең – тулы мөстәкыйльлек,

Шунсыз ни дәрәҗәң, ни хакың?!    («И халкым»)

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: телебезне саклау һәм үстерүгә игътибарны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Татар теленә ихтыяҗ булдырырга, ана телендә белем алырга, аларның үсешенә күбрәк мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Бүгенге көндә яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернеттта үткәрәләр, шунлыктан интернет челтәрендә татар телендә төрле уеннар, фильмнар, видеороликларны күбрәк урнаштырырга, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтларны булдырырга кирәк. Татарстан  районнарында халык арасында төрле очрашулар, чаралар, җыелышлар татар телендә алып барылсын иде. Эшкә алганда да ике телне дә камил белгән кешеләргә өстенлек бирелсен иде.

Минем фикеремчә, туган телне саклау һәркемнең изге бурычы. Үз ана телендә иркен сөйләшә алмаган кешене  татар  дип әйтеп буламы соң? Юк. Туган телен камил дәрәҗәдә белгән, аны саклап калу өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән кешене генә чын мәгънәсендә милләт баласы дип әйтеп була.

Телебезне саклап калыйк. Телебез яшәсә, милләтебез дә яшәр, киләчәге дә өметле һәм якты булыр!

Просмотров: 1007 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Айгөл  
0
Флүсә, иншаң бик матур, эчтәлекле. Иншаңда язып киткән теләк-максатларыңа ирешүдә бар көчеңне дә куярсың дип ышанам.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...