12:34 "Көмеш каләм" № 139 Лениногорск районы Урмышлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Курамшина Алинә |
Туган телебездән башка, Алга китә алмыйбыз. Туган телне белсәк кенә, Без югалып калмыйбыз. Алинә Курамшина Халыкның зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен саклап, үстереп килгән һәм безнең буыннарга тапшырган. Һәр кеше, бернәрсәгә дә карамастан, үз туган телен белергә тиеш. Ләкин күпчелек үсмерләр, бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр татар телен санга сукмыйлар. Татар теле укырга кергәч кирәкми, дип астыртын елмаешалар, ә үзләре татар йөзле кешеләр. Юк, мин бары тик татар телендә генә сөйләшергә кирәк дип тәнкыйтьләмим. Урыс, инглиз һәм башка телләрне дә белү мәслихәт. Ләкин син ниди генә мөхиттә яшәсәң дә, нәрсә генә эшләсәң дә үз газиз телең синең йөрәгең түрендә урын алырга тиеш. Һәм син ярлы сөйләм теле турында зур проблемалар күтәреп, татар телен үстереп, яклап яшәргә тиешсең. Күп кешеләр гаилә эчендә дә урысча сөйләшә. Мәсәлән: минем бер иптәшем бар. Ул үзенең әти-әнисенә "мам”, "пап” дип эндәшә. Тулысынча алганда, өйдәгеләр белән гел урысча сөйләшә. Шулай беркөнне кызыксынуымнан: ”Нигә әти-әниеңә шулай эндәшәсен?”-дип сорадым. - Мин күнеккән инде, - дип җавап бирде ул. Татарча сөйләшү аның уенда да юк. Татарча аңлый, сөйләшә дә белә. Тик шунысы кызганыч: Нигә ул урысча сөйләшә? Ул бит татар баласы! Әти-әнисе татар булып – ул урыслашып, газиз телен онытып бара. Татар булып тугансың икән – татар телеңдә сөйләш, чит телләрне өйрәнеп, бүтән җирләргә күчеп китеп, бүтән милләт кешеләре белән дуслашып яшәсәң дә – татар теле синең туган телең, кимсетмә аны, онытма, үстер. Туган телне саклау һәм үстерү – һәрбер татар булган кешеләрнең төп бурычы. Телебезне сакласак кына милләт югалмаячак. Йөрәгемнән ургылып чыккан шигъри юллар аша мин барлык газиз халкыма эндәшәм: Милләттәшләр! Яшик бергә Туган җиремдә, Аралашыйк Туган телемдә! Динебезне, телебезне саклыйк Бердәм булып киләчәккә атлыйк!
Башкарды: Лениногорск районы Урмышлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Курамшина Алинә Эдуард кызы Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Рузалия Наил кызы |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||