Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" №152 Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Җамалетдинова Гөлназ Минзәкрәм кызы
21:58
"Көмеш каләм" №152 Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Җамалетдинова Гөлназ Минзәкрәм кызы

ЧУВАШСТАН МИШӘРЛӘРЕ МЕНӘ ДИГӘН ТАТАРЛ

Җирнең төрле почмагында яшәп ята татарлар.

Чувашстан җирендә дә байтак кына татар бар.

Бу төбәкнең татарлары динен, телен саклаган.

Туган илен, туган йортын сугышларда яклаган.

Чувашча да белә алар, урысча да сөйләшә.

Урмай, Тукай һәм Шыгырдан кала белән тиңләшә.

Горурланыр шәхесләр күп: галимнәр, язучылар...

Күбесе шәһри Казанда зур дан казанучылар.

Ә яшьләре белем ала- Чабаксарда, Казанда

Төшеп калганнардан түгел- укуда алар алда.

Казан базарларында да, безнең эшмәкәр көчле  

Ул анда үзен хис итә судагы балык төсле.

Гади халык мал асырый, яшелчәләр үстерә.

Әби-бабай кайнашмаган кәсепләр үзләштерә.

Һәр ике йортның берсендә «Триколор» тәлинкә.

Казан белән, татар белән татар тота элемтә.

Җыр белән татар ял итә, көйгә сала уйларын.

Бәйрәмнәренең бәйрәме- җәйге Сабантуйлары.

Чувашстан мишәрләре менә дигән татарлар,

Кирәк икән боз тишәләр,ташка кадак кагалар.

Чувашстанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрь Роберт Хамдеевның бу шигырен укыгач, монда Чувашстан татарларына карата барлык сыйфатламалар бирелгәнлеге ачык күренә, тик мин монда үзебезнең төбәккә карата булган кайбер мизгелләргә игътибар юнәлтергә уйлыйм.

   Безне - Чувашстанда яшәүче татарларны, "ц”лаштырып сөйләшүче чүпрәле ягы татарлары, яки мишәрләре дип атыйлар. Чувашстанда без- мишәр-татарлар күп түгел, алар җөмһүриятебездәге барлык халыкның 2,8% гына тәшкил итә һәм алар башлыча Батыр(халыкның 24%ы), Комсомол районнарында (халыкның 23%ы) яшиләр һәм көн күрәләр. Ялчек, Шомыршы һәм Козловка  районнарында, шулай ук зур шәһәрләрдән- Чабаксар, Канаш һәм Яңа Чабаксар шәһәрләрендә яшиләр. 1926 елгы халык санын алу вакытында татарларны төрле вак группаларга бүлгәләгәннәр (мишәр, типтәр, керәшен һәм тагын башкалар) һәм мишәрләр саны 240 меңләп саналган. 1937 еллардан аларны бер милләт – татар милләте итеп саный башлыйлар.

   Авылга нигез салынуга дүрт гасырлап вакыт үткән. Риваятьләргә һәм кайбер архив документларга таянып шуны әйтеп була. Гөбенә һәм Була елгалары буендагы авылларга нигез салу Явыз Иван гаскәрләре Казан ханлыгын буйсындыргач, Көньяктагы «дошман»нардан саклану ныгытмалары төзегән чорга туры килә. Дөрес, бу яклар "кыргый дала” дип йөртелсәләр дә, монда монголларга кадәр үк халык яшәгән, тик аларның торак урыннары туздырылган һәм монда урманнар үсеп киткән. Авылга нигез салыну чоры хакында бер мирасханә документында болай язылган:

 «... Служилые татары получили земли на «диком поле» по рекам Большой Кондурле, Малой Кондурле, Чеканде, Убытии, Ерыкле, а также Буле и Якле «по обе стороны». Но последние к середине XVII века еще были заселены. Строительство в 1650 годах Симбирско-Корсунской укрепленной линии, закрывшей этот край с юга от набегов феодальных союзов племен, создало благоприятные условия для его заселения. Тогда возникли здесь служило-татарские населения Токаево, Бисубино, Полевые Бикшихи, Карабаево, Полевое Байбахтино. По составу эти были служилые татары и служилые чуваши».

Дүрт гасырлык тарихы булган авылым Чувашстандагы татар авыллары арасында зурлыгы һәм халкы саны ягыннан өченче урында торучы авыл. Авыл халкы элек-электән дини халык булган.  Авылда 1780 елларда мәчет эшләп килгән. Төрле кимсетүләргә карамастан авылда дини йолалар туктап тормаган, хәтта 1941 елда манарасы киселеп, мәчет бинасы халыктан алынып, мәхәллә бетерелсә дә, әби-бабаларым яшерен рәвештә булса да дини йолаларны үтәп киләләр. 1947 елда авыл картлары мәхәллә оештыралар һәм аның җитәкчесе (мулласы) итеп Төхфәтуллин Гайнулланы сайлыйлар. 1947 елның җәеннән авылда шәхси йортларда гомуми рәвештә җомга, рамазан аенда тәравих намазлары укулар башлана һәм шуннан алып авылда җомга, тәравих, гает намазлары уку тукталмый. 

   1970-90 елларда җомга һәм тәравих намазларын Хөснетдинов Җамалетдиннарда (каенатамның төп йорты) укыйлар, аларның йортлары мәктәп каршында булуга карамастан, югарыдагы түрәләр тарафыннан аларга тел-төш тидерүче булмый. Аллаһ саклаган. Алар бу изге  эшне бушлай эшлиләр. 20 ел вакыт узганнан соң булса да, 2010 елда, куйган хезмәтләрен искә алып Сания апага (аңа минем тормыш иптәшем һәм аның апасы аны үз күреп яшь әни дип дәшәләр) Диния нәзарәтенең Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләге тапшырыла. 1968 елда авыл аксакалы Әхмәтҗанов Минегали тырышлыгы белән авыл халкы зиратлар өстен койма белән әйләндереп ала, җәйлеген җомга намазларын үтәү өчен сарай ясап куя һәм шунда 40-50 кеше җыелып җомга намазы укый. Авылыбызда мулла вазыйфасын Мөхәммәтгалиев Бәдретдин  үти.

   Халыкны милли рухта, әхлаки яктан, дини яктан тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен 2002 елның 20 сентябрендә Чувашстан Республикасының беренче Президенты Н.Федоров үз кулы белән Тукай авылы халкы алдында аңа рәхмәт хатын тапшырды. Анда мондый сүзләр бар:

"Уважаемый Бедретдин Мухамедгалиевич! Благодарю Вас за активную и многолетнюю работу по духовно – нравственному воспитанию населения”     Н.Федоров.

Ә икенче бер имамыбыз Әхмәтсафин Шакирга "Ел имамы” номинациясендә 2005 елда Диния нәзарәтенең Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләге тапшырыла.

   1991 елда авылда элекке мәчет урынында яңа мәчет җиткерелә һәм 2011 елның җәендә  авыл халкы мәчетнең 20 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Бу бәйрәм мәчет каршында оештырылган ислам лагерының тәмамлануына багышлап "Шәкертләр бәйрәме” итеп оештырылган иде. Бәйрәмне икенче төрле балалар сабантуе дип әйтеп, алдагысы елларда республика күләмендә үткәрү хакында карар кылынды. Бәйрәмгә багышлап авыл халкы  корбан чалды һәм табигать кочагында – авыл паркы янында зур мәҗлес үткәрелде. Бу эшләрнең барында мәхәлләнең иҗтимагый киңәше үткәрде. Бу бәйрәмгә Казаннан, Мәскәүдән, күрше Диния нәзарәтләреннән, мәхәлләләрдән күп кенә кунаклар чакырылган иде.

    Яңа мәчетнең 20 еллыгын бәйрәм иткән көнне авыл тарихында тагын бер зур вакыйга- булачак мәдрәсә урынына билге ташы куелды. Бу чаралар югары дәрәҗәдә үтте һәм милләтебезне, динебезне саклауга керткән практик эшләр иде.

    2007 елда Төркия шәһәреннән дини белем алып авылдашыбыз Наил хәзрәт Җамалетдинов кайта һәм ул кайтып эшли башлагач авылда дини тормыш тагын да җанлана: балаларга башлангыч дини белем бирү башлана һәм урта яшьтәге ханымнар өчен укулар оештырыла. Хәзер алар Коръәнне гарәп хәрефләре белән укыйлар. Ул бер үк вакытта авылның имам-хатибы һәм Шыгырдандагы "Гөлстан” мәдрәсәсенең ректоры вазыйфасын үтәп килә. Аның тырышлыгы белән авылда гына түгел, Чувашстан күләмендә күп кенә эшләр башкарыла.

    Россия күләмендә барган чирләрнең берсе илдә елдан ел халык саны кимү. Бу күренеш бездә ничек тора соң?

   Ике халык санын алу (2002 – 2010) чорында Комсомол районы буенча 321 кешегә кимегән (27273 тән 26952 гә калган), ә Тукай авылында киресенчә халык саны арта.

Халык санын алу мәгълүмәтләренә караганда авылда 2002 елда 414 торак йортта 1631 кеше санала, шуның 793 хатын-кыз, 838 ир-ат; ә 2010елның октябрь аена 456 торак йортта 1745 кеше, шуның 914 хатын-кыз, 831 ир-ат булган.

Авыл җирлегендәге мәгълүмәтләрдән күренгәнчә 2012 елның 1 гыйнварына авылда 1850 кеше яшәве билгеле. Тукай авылы районда гына түгел, республика күләмендә дә халык саны артучы авылларның берсе. XXI гасырда гына да авылда 322 (163 малай һәм 159 кыз) туган; ә 2011 елда (район буенча 294, Урмай авыл җирлеге буенча 84) 35 туган баланың 18 ир бала һәм 17се кыз бала. Балаларга ниндидер интернациональ исем бирү бездә чит нәрсә кебек кабул ителә. Адәм баласы фани дөньяга мәңгелеккә килмәгән һәм иртәме, соңмы төрле сәбәпләр аркасында бакыйга күчә. Авылда XXI гасыр башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 198 кеше вафат була, бу күрсәткеч район күрсәткеченнән күпкә аз. Шушы чор эчендә авылыбызда табигый үсеш 123 кеше, ягъни авыл халкы һәр елны 11кешегә арта дигән сүз. Авылдан читкә китүчеләр бик аз, башлыча укырга китүчеләр.  

2011 елда авылда  яшьләр 22 пар гаилә корган, алар барысы да үзләренең алдагы язмышларын татар-мөселман халкы белән бәйләгән. Авылыбызда байтак еллардан бирле күркәм гадәт яшәп килә, ул да булса егет өйләнеп кайту белән имамны чакырып шәхитләр алдында никах укыту.  Авылдагы 500гә якын гаиләдә катнаш парлар юк һәм авыл халкы 100% белән тик татарларны (мөселманнар) тәшкил итә, шунлыктан да парларның аерылышуы безнең авыл өчен кыргый гадәтләрдән санала.

    Авылыбызда дини бәйрәмнәр элек-электән зур дәрәҗәдә үтәлеп баралар. Рамазан аенда һәр көн ир-атлар һәм хатын-кызлар өчәр җирдә ифтар мәҗелесендә була, ә корбан аенда 300 гә якын корбан чалына. Болардан башка да күп кенә дини бәйрәмнәр үткәрелә. Мәчеттә һәр җомга көн төрле темага вәгазьләр оештырыла. Авылда булып киткән бер журналист менә ничек яза: "Тукай авылы турында ишетмәгән кеше сирәктер. Тик ишетү- уку бер хәл, аны үз күзләрең белән күреп кайткач, бөтенләй башка хисләр кичерәсең икән”. 

   «Тыйнаграк итеп киен, башыңа яулык ал», дигәч, «Авыл мәчетенең 20 еллыгы тантанасын ябу өчен инде бу, аннары салып куярмын», дип уйлаган идем дә, ялгышканмын. Авылның кайсы гына почмагында, нинди генә урынында булырга туры килмәсен, барлык хатын-кызлар да яулыктан, ир-атлар түбәтәйдән иде. Юк-юк, алар аны бәйрәм уңаеннан гына кимәгән, Тукайда бу гадәти хәл санала.

   Тукай авылының 4 гасырга сузылган тарихы бар. Шушы вакыт эчендә нинди генә вакыйгалар булмаган да, нинди генә шартларда яшәмәгән халык. Тик шулай булуга да карамастан, авыл дөнья шаукымына бирелеп үзенең йөзен югалтмаган. «Татар авылы» исеменә тап төшерми, ислам дине кануннарына тугры калып гөрләп яши.

Халык телендә шундый әйтем бар: "Борын астындагы күренми, урман артындагы күренә”. Шуңа охшашлы, шул авылда яшәгәнгә, бары да үз халкың кулы белән эшләнгәнгә, үзебезгә бер ни дә түгел кебек, ә төрле вакытлы матбугат чараларыннан килгән журналистлар, кунаклар аларны күрәләр һәм аларны башкаларга үрнәк итеп газеталарда язалар, телевидениедән күрсәтәләр. Инде бу язмалар югалып калмасын, ә киләчәк буынга мирас итеп калдыру йөзеннән авылдашыбыз Гаяз Җамалетдинов аларны китап итеп ясап бара. Авылның иҗтимагый Шурасының үтенече буенча тиражы 500 данә булган "Нурлы иман” газетасын 5 ел буе айга ике тапкыр нәшер итеп бара һәм ул авыл халкына бушлай таратыла. Бу газетада бик күп дини, тәрбияви темалар яктыртыла.

Интернет челтәрендә Тукай һәм Урмай авылларының үз сайтлары бар. Тукай авылының сайты 2008 елның 28 сентябреннән татар һәм рус телләрендә эшләп килә. Бу сайтлар аша дөнья халкы шушы татар-мишәр авылларының тормышы белән танышып бара.

    Авылда урта мәктәп эшләп килә һәм анда Тукай авылыннан гына 300 бала белем ала. Мәктәптә белем бирү һәм тәрбия эшләре кирәкле таләпләргә туры килә. Башлангыч сыйныфларда дәресләр татар телендә алып барыла, моннан тыш 1 нче сыйныфтан чуваш теле, 2 нче сыйныфтан инглиз теле дә өйрәтелә. Болардан тыш мәдрәсәдә гарәп телен дә читкә куймыйлар һәм балалар Коръәнне һәм бабаларыбыз укыган гарәп шрифты белән язылган китапларны укырга өйрәнәләр. Укучыларыбыз да телебезне, динебезне, милләтебезне сакларга күп көч куялар, шулай булмаса алар төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннарны ала алырлар иде микән. Бу шулай булмаса мәктәбебез Президентыбызның грантына ия булыр иде микән.

   Авылдашларым сәнгать өлкәсендә дә бирешергә (авылда мәдәният учагы булмаса да) исәпләмиләр һәм алар төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм катнашып кына калмыйча призлы урыннарга да лаек булалар. Мәсәлән, 2011 елда "Татар кызы” бәйгесенә сайлап алу бәйгесендә, Гөлия Хәйретдинова март аенда Казанда үтәчәк бәйгегә юллама алды.  

Мәдәният өлкәсен үзенең вакытын да, көчен дә җәлләмичә, Татарстан һәм Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.Гыйбатдинов алып бара. Аның тырышлыгы белән Урмай, Чичкан һәм Тукай авылында фольклор класслары эшләп килә. Фольклор классында укучыларыбыз икенче ел гына белем алуларына карамастан әти-әниләре алдында чыгыш ясап абруй казанырга өлгерделәр инде.

Авыл халкы үзенең эше белән мактанмый, башка милләтләрдән үзен өстен куймыйча, күңел, рух байлыгын югалтыйча, бердәм, нык, өметле, бердәм татар милләте булып яшәргә омтыла.

Без һәр халыкны ихтирам итәбез һәм алардан да үзебезне ихтирам итүне өметләнәбез.

Халык язучысы Нурихан Фәттах әйткәндәй: "...Икенең берсе – йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә”. Без динебез, телебез, милләтебезнең якты киләчәге өчен көрәшергә тиеш.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә:

Татар халкын бары татар үзе

Күтәрер, я түбән төшерер.

Тик аңласын иде яше-карты:

"Бисмилла”быз бар бит,бар, шөкер!

Яшәр татар, яшәр тулы булып!

Сынауларда ул җиңелмәс!

Рухы ныгып, халкым алга барыр,

Ислам нуры сүнмәс, сүрелмәс.(М..Гыйбатдинова).

        

Чувашстанның Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Җамалетдинова Гөлназ Минзәкрәм кызы.

 

 

Просмотров: 707 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...