Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№114 КФУның Алабуга филиалы студенты Шәйхетдинова Чулпан
09:29
"Көмеш каләм"№114 КФУның Алабуга филиалы студенты Шәйхетдинова Чулпан

Минем милләтем һәм киләчәгем.Мин – татар. Элек милләтем
Ничекләр аталгандыр –
Анысын белмим. Асылда
 Бер бары татарлардыр.
Ничекләр атамасыннар,
Бу исем түгел хәтәр –
Ассалар да, киссәләр дә,
Милләтем... фәкать татар.
(  Римзил Вәли) 

        Үземнең иншамны   Римзил Вәлиев шигыре белән башлыйсым килә. Аның милләтенең татар булуы белән горурлану хисләре минем хисләр белән ничек тәңшәл килә. Милләт язмышы туган  телебез белән дә бәйле дип уйлыйм  мин .Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыгар кебек. "Теле барның - иле бар”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар.

          Ә кешенең үз ана теленә  битарафлыгы каян килә соң? Моңа бик күп сәбәпләр табарга була. Бала туа, аңа ата-анасы, туганнары ана телендә дәшә. Баланың теле  ана телендә ачыла.Менә  газиз баласын ата-ана балалар бакчасына бирә һәм  баланың теле әкренләп русчага күчә бара.

       Яхшы әхлаклы бала тәрбияләү – безнен бурыч. Үсеп килүче буын дин ярдәмендә тәрбияләнергә тиеш. Дин бервакытта да начарлыкка өйрәтмәде. К. Насыйри, Р. Фәхретдин дәресләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Милләт язмышы – телебез язмышы. Галимнәр әйтүенчә, балада телне үзләштерү нигезе тугыз яшькә кадәр салына. Баланың аңы, хисе ата-анасының теле ярдәмендә үсә башлый. Башлангыч мәктәптән үк телебезгә нигез салынса, бала үз ана телен онытмаячак, гомер буе аннан тәм табып, аны хөрмәт итеп, кадерен белеп, үзе үк аны баета барачак һәм башка телләрне үзләштерү өчен ышанычлы таяныч итеп файдаланачак.

Без бу турыда күпме генә сөйләшсәк тә, күпме генә дәлилләр тапсак та, моның гына файдасы  булмас. Ана телебез,милләтебез язмышы турында өстәге урыннарда утыручылар уйлансын иде. Җитәкче урыннарны биләүчеләр ике телне дә  белсә, ничек  яхшы булыр иде.

Безнең татар халкы дөньяның төрле җирләрендә төркем-төркем булып  яши.Ул эшчән,намуслы,тырыш,батыр,гадел,көчле рухлы халык. Шушы җир шарында сибелеп яшәүче халыкны  ничек кенә бөтен дөньяга танытырга икән?

Моңа ирешү өчен татар халкын бербөтен милләт итеп берләштереп, аның әдәбиятын һәм сәнгатен, мәдәниятен, үзаңын үстерергә, аның тоташ гыйлемле булуына ирешү кирәктер. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү , туган телдә аралаша белү – милләт буларак сакланып калу, гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру  һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Туган телен белмәгән буын аның киләчәк язмышын куркыныч астына куя. Тел югала икән – милләт тә тарихта  гына яшәп калачак. Бүгенге укучыбыз – милләтебезнең киләчәге.

Язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә,  халкыбызның күркәм гадәтләрен, матур сыйфатларын, рухи хәзинәләрен буыннан - буынга тапшыру – барыбызның алдында торган зур бурычларның берсе.

 Иншамны Лена Шагыйръҗан шигыре белән тәмамлыйсым килә:

 «Туган телем, айлы төнем, якты көнем,

Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.

Сине саклап калыр өчен, күпме белем    

Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген
Просмотров: 552 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...