Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№115 КФУның Алабуга филиалы студенты Шәйдуллина Әлфинә
09:45
"Көмеш каләм"№115 КФУның Алабуга филиалы студенты Шәйдуллина Әлфинә

Минем милләтем һәм киләчәге Милләт... Нәрсә соң ул милләт? Милләт нинди була соң? Нигә һәр халыкка үз милләте якын? Ничек аны саклап калырга? Һәм без моның өчен нәрсә эшлибез? Шул кечкенә генә сүзне ишетүгә күңелдә ничәмә - ничә сорау туа. Ә бу сорауларга инде ничә мең еллар элек күренекле язучыларыбыз, фәлсәфәчеләребез, галимнәребез җавап эзләгән, үзләренең уй-фикерләрен исбатларга тырышкан. Галимнәр генә түгел, үз халкын, Ватанын, туган телен яраткан, хөрмәт иткән гади адәм баласын да бу сораулар борчыйдыр. Ни өчен дисезме? Чөнки милләтебез киләчәге – ул безнең киләчәгебез, безнең үз язмышыбыз. Көн саен диярлек дөнья үзгәрә бара, яңадан-яңа техника, яңа казанышлар барлыкка килә. Яңача яшәү, яңача киенү, яңача аралашу... Шуның белән бергә элек-электән килгән гореф-гадәтләр, йолаларыбыз, сагынып көтеп ала торган милли бәйрәмнәребез, хәтта туган телебез дә онытыла бара. Татарча "Ләйсән” дип матур итеп язып куелган кибеткә кергән татар баласы , телен вата-сүтә, "дайте хлеб" диеп эндәшә бит! Кем аңа матур итеп "ипи”, "икмәк” дип әйтергә, изге туган телендә сөйләшергә ирек бирми соң? Юк, беркем дә каршы килми. Бары тик ул сабый заманча гаиләдә тәрбияләнә генә. Белгәнебезчә, бик күп заманча гаиләләрдә татар телендә сөйләшү кабул ителми. Ә иң куркынычы - ата-ана үзе дә татар телен яхшылап белми. Йола-бәйрәмнәребезне алсак, милләтебез өчен борчылу тагы да арта. Хәзер "Сабантуй” бәйрәме дә (аның исеме генә калган инде) гадәт буенча гына үткәрелә, ахры. Ә "Нәүрүз”дәге атта йөрүләр, гармунда уйнаулар, җырлауларны әйтеп тә тормыйк. Алар берничә ел элек үк онытыла башлаган иде инде. Әйтерсең, бу бәйрәмнәрне бары тик эчү һәм шыксыз гамәлләр кылу өчен генә искә алалар. Бары тел һәм гореф-гадәт мәсьәләләрне генә хәтергә алдык, ә никадәр борчу күңелдә яңарды. Шунысы күңелне тынычландыра: халкыбыз күңелендә татар язучысы, рәссам, җырчыларына карата хөрмәт , горурлану хисләре әле һаман яши. Горурланмаслыкмы соң? Тукай, Җәлил, Такташларны ничек онытып була ди? Йөрәктә милләтебезнең киләчәге, аның дәвамлылыгын кайгыртып, өмет уты кабына. Ләкин моның белән генә тынычланып калырга һич тә ярамый. Үз киләчәгең, үз милләтең, үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Чөнки милләтебезнең язмышы безнең кулда, ә безнең язмыш халкыбызның, телебезнең, дөньябызның исән-имин, матур киләчәкле булуына бәйле.

Просмотров: 598 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...