Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№106 КФУның Алабуга филиалы студенты Әсәтова Раилә
08:03
"Көмеш каләм"№106 КФУның Алабуга филиалы студенты Әсәтова Раилә

                    Милләтем язмышы – минем киләчәгем.Татар халкы чал тарихтан алып бүгенге көнгәчә  авыр, сикәлтәле юллар аша үтте. Иң борынгы бабаларыбыз – Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры халкының, гомумән, дәүләтләренең  яшәешен искә төшерсәк, ихтыярсыздан, күңелдә милләтебез белән соклану, горурлык хисләре туа. Горурлыгы, уңганлыгы, хөрлеге һәм гаҗәеп дәрәҗәдә рухи яктан байлыгы бу халыкның киләчәген дә шанлы, данлы итеп күз алдына китереп бастыра. Әмма рәхимсез тарих битләре халыкның киләчәген көтелмәгән якка борылуын күрсәтәләр. 16 нчы гасырда Мәскәү хакимияте Казан ханлыгына һөҗүм иткәннән соң, татар дәүләте үзенең дәүләтчелеге, мөстәкыйльлеге, азатлыгы өчен аяусыз көрәшкә күтәрелә һәм иминлеге, бәйсезлеге, хөр яшәве өчен тарихта тиңе булмаган зур корбаннар бирә.

Әлеге хәлләрдән соң күп еллар, гасырлар үткән, күпме сулар аккан. Әмма канлы вакыйгаларның эзе татар милләтенә һаман да тәэсир итүен дәвам итә. Элеккеге горур, хөр халык инде ничәмә-ничә гасыр Мәскәү кул астында яшәргә мәҗбүр. Йөрәкне тетрәндерерлек күпме үзгәрешләр кичергән халкым: "әттә”, "әннә” дип теле ачылган бала, яслегә яисә бакчага йөри башлау белән,  "папа”, "мама” дип әйтергә гадәтләнә; көндәлек мәшәкатьләргә чумган ата-ана тел өйрәтү белән шөгыльләнергә вакыт таба алмый, русчаны белү-белмәвенә кармастан, баласы белән гел русча сөйләшергә омтыла. Туксанынчы елларда ачылган татар мәктәпләре, гимназияләр бер-бер артлы ябыла бара. Фәүзия Бәйрәмова , Газинур Морат кебек шәхесләребез Ирек мәйданында ачлык иглан итү бәрәбәренә яулап алынган "татар иреге” , иртәнге томан кебек , акрынлап, эри бара, тарала бара. Сабыйны кечкенәдән үк гел –гел кисәтә киләләр:  "русча сөйләшегез, юкса авыр булачак. БДИ бирәсегезне онытмагыз! Юкса "бөек рус” дәүләтендә сиңа урын булмаячак!”

Ай-һай куркыныч чорда яшибез түгелме? Сабыйга мәҗбүри тел тагу сәясәтен Явыз Иванның көчләп чукындыруы белән чагыштырсак, алар – ике бертуган палач, җитәкләшеп, татарыбызны изә түгелме?

Мәктәпне бетергәндә, Бердәм дәүләт имтиханнарын бары рус телендә тапшырырга гына мөмкинлек бирелгәндә,  балалар бакчасында атнага ике тапкыр унбиш-егерме минут татарча "ипи”, "алма”, "кызыл”, "куян” шикелле сүзләрне өйрәнүнең мәгънәсе  бар микән?

Милләтнең киләчәге хакында уйланганда, җитди борчулар уята торган тагын бер мәсьәләгә тап булабыз. Ул да булса – катнаш никахлар проблемасы. Яшьләрнең әлеге мәсьәләгә өстән-өстән каравы да алган тәрбиядән,  әйләнә-тирәлек шартларыннан килә. Бала туганнан бирле диярлек рус мохитендә үсә. Өйләнер, кияүгә чыгар вакыты җиткәч тә, ул, әлбәттә, татар һәм рус милләтләре арасында аерма күрми, күнегелгәнчә, рус балаларын тудырып, рус милләтенең чираттагы вәкилен тәрбияли. 

Бәхеткә каршы, танышларым арасында гаилә кысаларында ир – хатын – бала чиста татар телендә сөйләшүчеләр дә бар. Аларның күбесе – чыгышлары белән татар авылыннан булган кешеләр.Дәүләтебезнең милли телләргә мөнәсәбәте,шәһәр мохите, шәһәр тәэсире аларның балаларына, балаларының балаларына тискәре йогынты ясамас микән, руслаштырмас микән?  Ә шәһәр кануннары аяусыз, алар рус теле мәнфәгатьләрен яклый...

Милләтебезнең киләчәге хакында уйлап, тагын шуны ассызыклап үтәсе килә: татарларның руслаша баруына, төптәнрәк уйлап карасаң, алар үзләре дә, гасырлар буена күрше булып яшәүче рус халкы да гаепле түгел. Иҗтимагый тормыштагы бик күп нәрсә дәүләт сәясәте белән бәйләнештә тора. Татар теленә дәүләт күләмендә өстенлек бирелгән очракта гына милли үсеш алга китә алачак. Чөнки тел – милләтне милләт иткән төп шарт.

 

Просмотров: 593 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...