Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№117 КФУның Алабуга филиалы студенты Раупова Сөмбел
09:50
"Көмеш каләм"№117 КФУның Алабуга филиалы студенты Раупова Сөмбел

(Улыма хат) "Нәрсә соң ул милләт? Милләтме? Милләтне әйтәсеңме, улым?.. Милләт – менә без булабыз инде. Пароходта бергә киңәш корган мөгтәбәр әфәнделәр һәм аларның илләрендә торучы барлык мөселманнар – бер милләт булабыз. Нәселебез бер, динбез бер...” Кави Нәҗминең "Язгы җилләр” романында шундый юллар бар. Бик гади сүзләр... Гади, әмма дөрес сүзләр... "Пароходта бергә киңәш корган әфәнделәр” – безнең илбашчыларыбыз булса, "аларның илләрендә торучы барлык мөселманнар” – без булсак, менә сиңа үзебезне милләт дип дәлилләүче мисал! Аны әллә ничә еллар элек үк исбатлаган икән бит Кави ага. Ләкин биредә яңа сорау туа – без үзебез кем соң? Кем соң әле без үзебез? Кем булсын инде!? Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп тапкан акчасына, оялу- нитүне белмәгән кыяфәт белән урам уртасында сыра эчеп, тәмәке тартып торучы, "мать твою” дип, шул газиз ананы "хөрмәтләп " искә алучы яшьләр дә – без! Эч пошканнан интегеп, наркотик кебек нәрсәләрне тәмләп караган балалар да - без үзебез! Әллә кызык өчен генә дөньяга китереп, яңадан инде әллә кызыгы беткәч, әллә карарга акчасы булмаудан, бала табу йортларында , хәтта чүплекләрдә ташлап калдырылган нарасыйларның кәккүк аналары да – без! Шул сабыйларның пособияләрен эчеп яткан аналар да – без! Акча эшләүнеңиң җайлы ысулы дип, борынгы һөнәрне сайлаган яшь , чибәр кызлар да – без! "Современный” булып үссен дип, баласының телен "папа” , "мама” сүзләре белән ачтырган маңкортлар да – без! Әллә нинди сериал геройларына охшарга тырышып, адәм көлкесенә калучылар да – без! Без! Без! Без идек... Без ... ... ... Ничек шушылай булып җитештек соң без? Җитешмәссең - бар! Без бит әкиятсез үскән буын. Ә әкиятне борын – борыннан безнең бабаларыбыз иң-иң файдалы тәрбия чарасы буларак кулланып килгән. Туксанынчы елларда без, әкият тыңлыйсы урында, компьютерны үзләштердек: "супер Марио”, "Танчик”лар өчен яндык- көйдек, күпме танк һәм очкычлар шартлаттык, "Голем”нар белән көч сынаштык. Хәзер исә тәҗрибәбез тагын да арта бара – интернет челтәрләре буйлап иртән дә, көндез дә, төнлә дә дөньяның әллә кайсы почмакларына барып җитеп, теләсә нинди "мавыктыргыч маҗаралар”ны карап, әллә нәрсәләргә өйрәнеп утырабыз. Илебездә бит – де –мо-кра –ти –я! Ирек! Рәхәтләнеп "өйрән” , яшь буын! Цензура ул – искелек калдыгы, ә без "модернизация» юлыннан алга барабыз. Барып җиттек , ниһаять... Сүземне "караңгы почмактан” кара буяулар белән башладым, чөнки халкыма янаган авыр дәһшәтне яшәешебезгә керттек дә, хәзер исә аннан котылу юлын эзлибез. Милләт язмышына шулай ук куркыныч яный микәнни? Һичшиксез шулай. Асылда , милләт – һәр шәхескә аңлаешлы кешелек берәмлеге ул. Шул ук вакытта Ватан төшенчәсе белән дә тыгыз бәйләнештә тора ул. Милләт – Ватанның бер кисәге,иң газаиз, җанга якын бер өлеше ул. Улым, газизем минем! Әниеңне ничек яратасың, милләтне дә шулай кадерләп сакларга кирәк. Синең өчен милләт менә шушы бусагадан - әти-әниеңнән башлана. Аңлашылдымы инде? Милләт – синнән , миннән башлана , әмма бездә туктап калмый. Амин, дәвам итсен , киләчәге аянычлы булмасын берүк!

Просмотров: 626 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...