Главная » 2012 » Февраль » 19 » КФУның Алабуга филиалы студенты Мингалеева Галия Фәрид кызы иншасы
13:21
КФУның Алабуга филиалы студенты Мингалеева Галия Фәрид кызы иншасы

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

                                                         И туган тел, и матур тел,

                                                         Әткәм, әнкәмнең теле!

                                                         Дөньяда күп нәрсә белдем

                                                         Син туган тел аркылы.

   Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

                          И туган тел! Синдә булган

                          Иң элек кыйлган догам:

                   Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

                   Әткәм-әнкәмне, Ходам!

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балга җиңелрәк бирелә һәм үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. "Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, - дип яза Г. Бәширов, - һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.” Шагыйрь Н. Нәҗми аны "җырдай моңлы”, Р. Фәйзуллин "тыйнак, басынкы, түзем”, И. Гыйләҗев "тәмле, күркәм, өстен”, ә Хәсән Туфан исә "күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас” дип атый.

Бүген татар теле җөмһүриятебездә дәүләт теле дип беркетелгән. Шуңа күрә аның кулланыш даирәсе дә киңәя. Ул инде хәзер – кешеләр арасында үзара аралашу коралы гына түгел, дәүләт эшләрендә дә тулы хокукка ия булган тел.

                          Тарихым истәлегем син,

                          Болгарым истәлеге,     

                          Гасырлар аша үтелгән

                          Юлларым исәлеге,-

дип яза Х.Туфан. Чыннан да, тел тарихы ул - ил тарихы. Безнең туган телебез тарихның төрле авырлыкларына, җәзалау – кимсетелүләренә дучар булган. Ләкин:

                          Чукындырган чагында да

                          Чукынмадың, татар теле,-

ди Н.Нәҗми.

    М.Җәлил, А.Алиш татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләренә, гильотиналарынан да көчле булдылар. Бу турыда шагыйрь Р.Фәйзуллин:

                          Түзем тел ул

                          Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда

                          атылса да, атылса да,

                          җиңү рухын җуймаган ул.

                          Гильотина өсләрендә

                          Яшәү җырын җырлаган ул!-

дип, татар теленә булган югары бәясен бирә.

Безнең телебез- бик моңлы тел.

                          Туган җирнең Идел буе,

                          Һәр телнең бар туган иле.

                          Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.-

дип язган Н. Нәҗми.

Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң безнең күңелләребезне айкап, тирәк уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларана кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Телнең матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Телнең нечкәлеген белү өчен, аны һәркем куллану кирәк. Туган телне белмәү - наданлык. Үз телеңне, үз мәдәниятеңне белмәү, бүтәнгә табыну, аларны үз мәдәниятеңнән өстен кую кебек зарарлы караш китереп чыгарырга мөмкин.

Халык кечкенә булмаган кебек, кечкенә телләр дә юк. Әгәр без халкыбызның гасырлар буе тупланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, иң беренче туган телебезне белергә тиешбез. Телне ярату өчен аны аңлау, һич югы, аңларга тырышырга кирәк. Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау – кагылмасаң чыңламый. Безгә шушы кыңгырауны ешрак кагырга кирәк. Ул туктамасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.

Үз телеңнең кадерен белер өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. Ана теленең моңын, аһәңен аңлау өчен, кайвакыт бер бишек җырын ишетү дә җитә. Аның мәгънә тирәнлегенә шаккатып, эчке бер ләззәт кичерергә теләсәң, халыкта йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә төшер, әдипнең маһир каләменнән чыккан китап сүзен укы.

Тел үсә, үзгәрә шул. Бик матур мәгънәле сүзләре дә кулланылыштан төшеп кала, әйтелеше сөйләмебез аһәңенә ярашмаганнар да телебездән төшми. Димәк, еш кына аңа зыян да салына.

Ана телебез тарих гыйбрәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә шулкадәр зур эш башкара, моны бәяли алырлык үлчәмнәр юк. Телнең таралышы, мөмкинлекләре, зур сынаулар аша үткәнлеге, газизлеге һәм тагын, тагын бик күп башка нәрсәләр турында сөйли алар. Ана телебездә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз без. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларыбызны иркәлибез, сөеклеләребезгә хатлар язабыз. Аның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүенә җан әрнүе  көчәя.

Туган телем язмышы- милләт язмышы. Туган тел мәсъәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел - халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган социаль-мәдәни байлыкларының иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе - зиһен байлыгы. Һәр милләт кешесе өчен «иң моңлы көй- милли көй, иң матур тел - туган тел». Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер.

Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә без үзебезнең татар телен белергә тиешбез. Ана теле яңгырашы белән ул колакны назласа, ягымлылыгы белән ул куңелне юата, тәэсирлеге белән изгелек хисләре уята. Милләтнең төп  күркке-тел һәм моң.

Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй- үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – узенең туган теле. Минем өчен татар теле - әнә шундый.

Туган тел туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул- кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул- әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең  ачылырга, әйләнә тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел.

Туган тел турында фикерләремне шагыйрь И.Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

                          Ул булганда адашмабыз-

                          Юлым туры, нурлы көнем.

                          Күз карасы кебек саклыйм

                          Ана телен - Татар телен.

 

Просмотров: 664 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...