Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№122 КФУның Алабуга филиалы студенты Мөбәрәкшина Рүзилә
10:22
"Көмеш каләм"№122 КФУның Алабуга филиалы студенты Мөбәрәкшина Рүзилә
Минем милләтем һәм киләчәгем. Мөлдерәмә чиләкләрен Тибрәндереп иңендә, Озын толымлы чибәр кыз Чишмәдән кайтып килә. Көн дә карап кала аны Чишмә буена килеп, Сабантуйларның батыры- Бер матур гына егет. Йөрәкләрдәге серләрен Сүзсез генә аңлашып, Чиләкләренә чишмәдән Су алалар парлашып. Күпме яшь йөрәкне шулай Кавыштыра чишмәләр, Саф сөюдән янган яшьләр Һаман шунда киләләр. Милләтем дигәндә минем күз алдыма менә шушы күренеш килеп баса. Һәр авылның иң бай хәзинәсе, матурлыгы булып аның саф, изге чишмәләре тора. Аларны карап, чистартып торганда һәм кирәклеген күңел белән тойганда гына, авыллар да яшәгәннәр, яшиләр һәм яшәячәкләр. Сүз милләт турында барганда, авыл һәм аның чишмәләрен искә алу бик сәер тоелырга да мөмкин. Ләкин, минемчә, милләтнең башы һәм таянычы, төп терәге булып, нәкъ менә авыл тора! Тарих битләренә күз салсак, тормыш борынгы бабаларыбызның сука белән җир сөрүләреннән башлана түгелме соң? Димәк, минем милләт турындагы сүземне авылдан башлавым - бер дә гаҗәп түгел. Авыл кешесеме син, шәһәрнекеме, без барыбыз да җиргә бәйләнгән, һәрберебезнең чыгышы авылга, җиргә барып тоташа. Ә инде чишмәләр – ул халыкның, бигрәк тә татар халкының, күңел көзгесе дияр идем мин. Билгеле, бүгенге көндә, алдагы шигырьдә язылганча, чиләк-көянтә тотып чишмәгә суга баручы кызлар бик сирәк очрый торган күренеш. Ләкин шунысы куанычлы: милләтебезнең йөзек кашы булган чишмәләребезгә юл әле өзелмәгән. " Һәркемнең өенә су кертелгән бер заманда чишмәләрнең нигә кирәге бар соң?” дип бәхәсләшүчеләр дә табылырга мөмкин. Мин аларга каршы киләм. Өйдә телевизор карап утырганчы (я башка мөһим булмаган эш белән мавыкканчы), чишмәгә суга барып, аның челтерәп аккан тавышын тыңлап кайту үзе ни тора бит! Кызганыч, без аларның гасырлар аша килгән бай тарихын инде онытып барабыз. Менә шулай кечкенә генә бер чишмәдән башланган зур милләтнең дә онытылып юкка чыгуы бик мөмкин. Моңа без юл куймаска тиешбез. Әби-бабаларыбыз безне элек-электән кыю, батыр, акыллы, тыйнак, тырыш итеп тәрбияләгән. Минемчә, бүгенге татар яшьләренә дә менә шушы күркәм сыйфатларыбызны искә төшереп, милләтебезне саклап калырга тырышырга кирәк. Тарих битләренә матур эз салган татар милләтеннән булуың белән ничек горурланмаска мөмкин? Бер-беребезне уздыра-уздыра чит телләр өйрәнгән заманда, үзеңнең туган телеңне ятим итү, чит күрү күңелләрне әрнетә торган күренеш. Бу бит җир астыннан ургылып чыккан чишмәне үз кулларың белән күмеп кую дигән сүз. Милләтебезнең юкка чыгуын теләмибез икән, татар телебезне дә онытмыйк. Ана телебезне киләчәк буынга җиткерү - безнең кулларда. Димәк, милләтебез язмышы безнең кулда. Авыллар яши икән, татар милләте дә яши дигән сүз. Тормышта авырлыклар очрамый тормый инде ул. Хәзерге заман авылларында да чишелмәгән бик күп мәсьәләләр бар, ләкин без аларны җиңеп чыгарбыз. Явыз Иван яуларыннан соң да бөек булып кала белгән татар халкы өчен, хәзерге көн кадагында торган сорауларга җавап табу кыен булса да, бу - мөмкин эш. Гаепне өлкәннәр - яшьләрдән, яшьләр - өлкәннәрдән эзләп кенә алга китеп булмый. Шуңа күрә, татарның бердәм халык икәнен искә алып, авырлыкларга каршы бердәм булып көрәшик. Күңелләребезне юатып торучы авылларыбыз, аларда күңел көзгесен чагылдыручы чишмәләребез булганда, мин милләтебез дә яшәр һәм аның киләчәге матур булыр дип ышанам. Саф күңелле, милли җанлы, озын толымлы чибәр кызларыбыз һәм бөркетләрдәй батыр, акыллы егетләребез барында, милләтебез чәчәк атар, йөрәкләрне җылытып торган салкын чишмәләребез челтерәп агуыннан беркайчан да туктамас дип уйлыйм.
Просмотров: 615 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...