Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№108 КФУның Алабуга филиалы студенты Константинова Алинә
08:07
"Көмеш каләм"№108 КФУның Алабуга филиалы студенты Константинова Алинә

Минем милләтем һәм аның киләчәге.   Мин - татар кызы! Телемне , халкымны яратам. Дөрес, мин бу яңа заманның татар кызы – егерме беренче гасыр кызы.Татар кызы дим дә, күз алдына милли киемнән - бәби итәкле, милли бизәкләр төшерелгән күлмәк, аның өстеннән күз явын алырлык камзул, чигүле читек, асылташлар белән бизәлгән калфаклы кыз күз килә. Минем дә бар шундый матур татар кызлары киеме. Мин аны киеп сәхнәләрдә биергә бик яратам. Татар кызлары биюен аеруча дулкынланып, тырышып башкарам. Әле нибары бер гасыр гына элек милләттәшләребез әнә шундый матур милли киемнән йөргәннәр, саф татар телендә сөйләшкәннәр.               

    Бер гасыр... Тарих өчен күп вакыт аралыгы түгел бу. Ә шушы вакыт эчендә милләтебез нинди үзгәрешләр кичерде? Шәһәр яисә авыл урамында сине татар халкының милли киеменнән күрсәләр, сәерсенеп карыйлар. Яисә  ипи-тоз тотып, ниндидер олы кунакны каршыларга җыеналардыр дип уйлыйлар. Кызганычка каршы, бүгенге киемнәребездә миллилегебезнең бер генә өлеше дә сакланып калмаган бит. Мин бик теләп шәһәребездә чигүле читек кигән кызларны күрергә теләр идем, шулар сафына берсүзсез кушылыр идем. Саф татарча, рус сүзләре белән чуарланмаган телне ишетергә теләр идем. Кызганычка каршы, милли киемнәребез сәхнә киеменә генә әверелеп калды. Хәер, монысы глобализация чолрында һәр халыкныкы да шулай.

     Ә менә тел мәсьәләсендә эч пошырырлык нәрсәләр күп. Татар теле әкренләп авыл теленә әйләнеп бара. Ә шул телне саклап торучы авыл кешеләре картая, көннән –көн сирәгәя. Ел саен татар мәктәпләре ябыла, ә эшләп торган татар мәктәпләрендә төп фәннәр рус телендә алып барыла. Моны заман шулай таләп итә, чөнки рус телендә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасы бар, укып бетергәч, төрле уку йортларында белем алуны рус телендә дәвам итәсе бар.

     Телевизордан да  саф татарча матур итеп сөйли белүчеләр кими бара. Бүтәнгә ни сан дигәндәй, йөзек кашыбыз булып саналган Камал театры артистларының русча акцент белән сөйләшүләренә күңелем әрни минем. Югыйсә алар телнең иң саф үрнәген күрсәтергә тиешле белгечләр - татар театры артистлары.

    Әйе, милләтне милләт итеп тота торган күрсәткеч ул - тел. Милләтебезне саклап калу өчен иң беренче чиратта телебезне сакларга кирәк. Ә туган телне саклау гаиләдән: ана сөтеннән, бишек җырларыннан, татарча "әннә”, "әттә” сүзләреннән башланырга тиеш.

     "Татарга тылмач кирәкми”,-- ди халык мәкале. Төрки телләрнең анасы ул - безнең туган телебез. Татарча белгән кеше теләсә кайсы төрки телдә сөйләшүче кеше белән тәрҗемәчесез аралаша ала. Ә шушы телне саклап калу бары үзебездән тора.

    Тарихыбыз телне кысрыклау, руслаштыру  чорларын күрде. Тик милләтебезне  туган теленнән  яздыра алмады. Моңа тагын мисал булып, чит илләрдә, бөтенләй башка мохиттә яшәүче, телебезне, гореф- гадәтләребезне саклаучы милләттәшләребезне үрнәк итеп куярга була.

Ә менә башкалабыз Казанда яшәп тә татарча аңламаган, яисә ипи- тозлык кына телне сукалаган татарлар өчен оялам мин.

     Минем милләтемнең киләчәге нинди булыр соң?

      Бу сорау мине шактый сагайта. Соңгы халык саны алу мәгълүматларына буенча да татар кешеләренең саны кимү күзәтелгән. Монда, әлбәттә, катнаш никахтан туган балаларның руслашып китү сәбәбе дә, гаиләдәге балалар санының кимүе дә, туган телен бөтенләй белмәгән татарларның: "Телең рус булгач, нинди татар инде мин”,-дип уйлаучыларның артуы да сәбәп булып тора торгандыр. Әлбәттә, болар уйландырырлык сәбәпләр.

  Тик күңел төшенкелегенә бирелмичә, милләт яшәр, татар теле иң гүзәл телләрнең берсе булып калыр дип ышанасы килә. Туксанынчы еллардагы милли күтәрелеш чоры кабат кайтыр әле ул. Тарих бит гел кабатланып тора. Татар мәктәпләре, милли балалар бакчалары челтәре ачылу, рус мәктәпләрендә татар теле укыту, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү- әнә шул елларга туры килде.

     Милләтебезне саклар өчен татар авылларын сакларга кирәк. Авылны саклап калу өчен мәктәпләрне саклау зарур. Авыл мәктәбендә укырга балалар туып торсын өчен, авылда яшьләрне калдыру чарасын күрергә: эш белән тәэмин итәргә, яшәү шартлары тудырырга кирәк. Җитәкчеләребез шуны аңласын иде.

    Иң мөһиме- милләтебезне саклар өчен халкыбызда милли үзаң тәрбияләнергә тиеш.  Милләтебезнең киләчәге үзебездән -- татар халкыннан тора. Бай тарихи һәм әдәби мирасыбызны саклап, аларны яшь буынга тапшыра алсак, балаларыбызга туган телдә милли тәрбия бирә алсак, әлеге тәрбияне гаиләдә сеңдерә алсак, татарлыкны тел белән генә түгел, милли моңнарыбыз, зур тәрбияви көчкә ия булган әкиятләребез, гомумән, халык авыз иҗаты белән тәрбияли алсак, әлбәттә, милләтебез яшәячәк. Ләкин моны һәр татар гаиләсе аңларга һәм белергә тиеш.

Просмотров: 574 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...