Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№102 КФУның Алабуга филиалы студенты Галиуллина Илгизә
07:56
"Көмеш каләм"№102 КФУның Алабуга филиалы студенты Галиуллина Илгизә

МИЛЛӘТНЕҢ НИГЕЗе– АНА ТЕЛе                                                         

          Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен ,оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап , мең еллар буена үстереп килгән , аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен ,иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән . Ә бит күп еллар буена "татар халкы надан булган " дигән фикер тудырдылар . Юк , халкыбызның мең елдан артык вакыт белән исәпләнгән язуы , бай әдәби теле бар ! Мондый халык берничек тә надан була алмый .

  Тел – тарихның хәзинәсе,җаны ул. Тел язмышы – халык язмышы. Ә татар теле – иң матур, иң аһәңле телләрнең берсе. Татар теле  булмаса,безнен милләт тә яшәмәс иде. Татарларның мәдәнияте, мәгарифе, теле үсеше өчен бүген яңа мөмкинлекләр ачылды. Татар телендэ төрле тапшырулар елдан-ел арта, татар җырчылары узләренең моңлы җырларын яңгыраталар. ТНВ каналы ничек тә булса татар милләтен саклауга тырышлык куя.

  Тел ул –кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше .Күп кенә язучыларнын туган телгә багышланган бик күп шигырьләре һәм әсәрләре бар . "Татар теле – мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле тел ",- дигән  Каюм Насыйри . Моның белән тулысынча килешми мөмкин түгел . Тик шушы мөстәкыйль һәм төзек телне без бүген дә төзек килеш саклыйбызмы соң ? Мин бу сорауга "әйе " дип әйтергә кыенсынам. Телне белү, аның белән дөрес эш итү – сүз байлыгына ия булу, кагыйдәләрне дөрес куллана белү дигән сүз. Күбебез бу таләпләрне үтәп бетерми. Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы, ди халкым. Димәк, татар телен кешенең гыйлем дәрәҗәсен билгеләп калмаска, акыл дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен дә күрсәтерлек итеп үстерергә кирәк. Ә инде үз халкыңның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын  хөрмәт итмәсәң, ана телен дә ярата, саклый алмыйсың. Шуңа  күрә кечкенәдән үк бу шартларны хөрмәт итеп үсәргә кирәк.

  Үз туган телендә шигырь сөйләгән, җыр җырлаган бала, һичшиксез, бай рухлы татар  җанлы, газиз  телебезне яратучы бала булып үсәчәк,мона берниниди дә шик юк.

Ләкин Татарстанда икетеллелек өстенлек итә .Рус телен белгән балалар аеруча күбрәк ,мине монысы гына бик борчый. Хәтта татар балалары да үзенең телен бозып русча сөйләшеп маташа. Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы – ике телле кешеләрнең ике телне дә камил белүе. Туган телебезнең бозылуына битараф караш  булырга тиеш түгел. Милләтебезне милләт итеп, халкыбызны  халык итеп саклаган, илебезне ил буларак тотып торган  нигез ташларының берсе – ана телебез өчен горурлану аның язмышы өчен чын күңелдән кайгырту – һәрберебезнең төп бурычы булсын.

Телне пычратмыйк,  үстерик .Тел үссә, милләт тә үсәчәк !

Просмотров: 627 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...