Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№101 КФУның Алабуга филиалы студенты Галимуллина Зәлия
07:52
"Көмеш каләм"№101 КФУның Алабуга филиалы студенты Галимуллина Зәлия

Милләтем һәм киләчәгем Милләтем... Ал таңнарның алсу нуры кебек Син балкыйсың йөрәк түремдә. Гүзәллеккә, матурлыкка дәшеп, Җырың яши минем күңелдә. Әйе, бу дөньядагы һәркем кебек мин дә үземнең милләтемне хөрмәт итәм, аның киләчәген матур итеп күрергә телим һәм шулай булачагына ышанам. Минемчә, милләт ул гаиләдән башлана. Милли аң төшенчәсе безнең һәрберебезгә ана сөте белән керә. Әлбәттә, без үз ана телебезне күз карасыдай сакларга тиешбез, аны оныткан кешене мин җинаятьче дип атар идем. Мин шәхсән үзем, кечкенә генә татар авылында, 4 балалы гаиләдә әнием тәрбиясендә үскән татар кызы. Әтием миңа 9 яшь булганда вафат була. Әнием бик нык авырлыклар белән булса да, безне, дүрт кызны, кешедән ким-хур итмичә, яхшы итеп тәрбияләп үстерергә тырышты. Милли холык дигән төшенчә дә минем күңелемдә әниемнең татар хатын-кызларына гына хас булган түземлеге, сабырлыгы, язмыш сынаулары каршында сынатмавы белән бергә тугандыр. Милләтем дигәндә, минем күз алдыма - әнием килә, чөнки безне , милли җанлы саф татар кызлары итеп, нәкъ менә ул тәрбияләде, ана телебезне өйрәтте һәм әле дә безнең өчен өзелеп тора. Оныкларына үрнәк әби ул. Хәзерге вакытта, кызганычка каршы, татар милләте үзенең борынгыдан килгән матур гореф-гадәтләрен, йолаларын оныта бара. Ләкин шулай да, әле татар халкы үзенең барлык гүзәл җәүһәрләрен югалтып бетермәгән. Авылларда, алай гына да түгел, дөньяның бик күп шәһәрләрендә һәр ел саен татарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Сабантуйлар гөрли, татар яшьләре борынгыдан килгән туй, каз өмәсе йолаларын , дини бәйрәмнәрне яңарталар. Болай булганда әле милләтебезнең киләчәге куркыныч астында дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килеп тә бетми. Татар халкы элек-электән үзенең миллилеген, динен, тарихын, горурлыгын саклап кала алды һәм алга таба да саклар дип ышанам. Мин үземнең татар кызы булуым белән бик тә горурланам. Милләтемнең рухи хәзинәләрен бервакытта да онытмыйча, аларны балаларыма да җиткереп, туган телемне саклап калу үземнең иң зур бурычым дип саныйм. КФУның Алабуга филиалы студенты Галимуллина Зәлия эше. Җитәкчесе: Шакирова Гүзәл Әдһәмовна

Просмотров: 652 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...